Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәртипле балалар – киләчәгебез иминлеге

Үткән ел шәһәребездә яшүсмерләр тарафыннан 175 җинаять кылынган. Барлык хокук бозуларның 85%ы - урлау, талау, мошенниклык - табыш алу ниятеннән эшләнгән. Әлеге саннар Шәһәр Советының регламент, хокук һәм халыкның иминлеген саклау, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссияләрнең яшүсмерләр җинаяте проблемаларына һәм аларны булдырмау чараларына багышланган...

Үткән ел шәһәребездә яшүсмерләр тарафыннан 175 җинаять кылынган. Барлык хокук бозуларның 85%ы - урлау, талау, мошенниклык - табыш алу ниятеннән эшләнгән. Әлеге саннар Шәһәр Советының регламент, хокук һәм халыкның иминлеген саклау, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссияләрнең яшүсмерләр җинаяте проблемаларына һәм аларны булдырмау чараларына багышланган утырышында китерелде. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Хәлимов башкарма комитет каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды.

Комиссиядә эшләүче 15 кешенең тугызы - штатта, ә алтысы җәмәгать башлангычларында эшли - балигь булмаганнар, аларның ата-аналары һәм мәгариф учреждениеләре белән системалы эш алып бара. Тәрбиягә авыр бирелүче балаларны һәм аларның гаиләләрен даими контрольдә тота: балаларның мәгариф учреждениеләренә һәм түгәрәкләргә йөрүләре исәпкә алына, авыр гаиләләргә рейдлар үткәрелә, "Диалог" үзәге белгечләре булышлыгы белән кирәкле педагогик-психологик ярдәм күрсәтелә. Комиссиядә бүгенге көндә 544 яшүсмер исәптә тора. 2015 елда барлыгы 171 авыр гаилә учетка куелган.

Шәһәрдә яшүсмерләр җинаятьчелеген профилактикалау системасы булдырылуын һәм аның нәтиҗәле эшләвен эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы Римма Искәндрова да раслады. Ул шәһәрдә яшүсмерләр җинаятенең соңгы ун елда кимүе күзәтелүен ассызыклады. Бүлек башлыгы үзенең чыгышында тагын ике мөһим тенденциягә тукталды: исерек хәлдә, шулай ук төнлә кылынган җинаятьләр саны кимегән. Болар - профилактика буенча эшләүче барлык субъектларның нәтиҗәле эшләве, балаларның шөгыльле булуы һәм ата-аналарның ныклы контроле нәтиҗәсе. Рамил Хәлимов тәрбиягә авыр бирелүче балаларны хип-хоп, брейк-данс кебек урам биюләре, спортның экстремаль төрләре җәлеп итүен искәртте. "Гренада"да ачылган экстрим-парк урамда йөрүче бик күп үсмерләрне үзенә тартты. IT-паркта эшли башлаган якшәмбе университетында 150 бала шөгыльләнә.

Депутатларның гамәлдәге барлык чараларны көчәйтергә, тәрбиягә авыр бирелүче балаларны шефлыкка алырга дигән тәкъдиме хуплау тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев