Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрәзәдән чүп ташласаң – штраф

Машина тәрәзәсеннән чүп ташлаучыларга закон катгый була. 1 августта кабул ителгән канунда чүпләүчеләрне штрафка халык ярдәме белән тарталар. Моның өчен чүп ыргыткан мизгелне фотога төшереп, махсус сайтка куярга кирәк. Штрафлар бер меңнән башлана. Россиянең күп төбәкләрендә мондый алым күптән кулланыла. Татарстанда бу әле яңалык булып исәпләнелә. Хәзер һәркемнең кулында фотога...

Машина тәрәзәсеннән чүп ташлаучыларга закон катгый була. 1 августта кабул ителгән канунда чүпләүчеләрне штрафка халык ярдәме белән тарталар.

Моның өчен чүп ыргыткан мизгелне фотога төшереп, махсус сайтка куярга кирәк. Штрафлар бер меңнән башлана.

Россиянең күп төбәкләрендә мондый алым күптән кулланыла. Татарстанда бу әле яңалык булып исәпләнелә. Хәзер һәркемнең кулында фотога төшерергә кәрәзле телефоны бар, экологларга шушы юл белән ярдәм итүчеләргә кызыксындыру чаралары да каралган. Белгечләр чүп ташлаучылар белән көрәшүнең бу юлы нәтиҗәле буласына ышаныч белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев