Төтен булып оча акчалар
Бервакыт шулай күрше республикадан командировкага килгән ир-егетләр төркеменең эшләгәнен карап торырга туры килгән иде. Сүз дә юк, яхшы, тырышып эшлиләр. Вакыт-вакыт ял итеп алырга да онытмыйлар. Ял дигәч тә, дәррәү килеп сигарет кабызалар инде алар. "Егетләр, күптән тартасызмы?", - дим, әңгәмә башлап җибәрер өчен җай эзләп. Яшь булсалар да, тәмәке...
Бервакыт шулай күрше республикадан командировкага килгән ир-егетләр төркеменең эшләгәнен карап торырга туры килгән иде. Сүз дә юк, яхшы, тырышып эшлиләр. Вакыт-вакыт ял итеп алырга да онытмыйлар. Ял дигәч тә, дәррәү килеп сигарет кабызалар инде алар. "Егетләр, күптән тартасызмы?", - дим, әңгәмә башлап җибәрер өчен җай эзләп. Яшь булсалар да, тәмәке тарту стажлары байтак икән ир-егетләрнең, кайсының ун ел, кайсыныкы унбишкә таба якынлаша. Тарткан сигаретларының көненә ничә сумга төшкәне белән дә кызыксынам. Кесәдән бер көнгә кимендә 100 сум чамасы акча шуа булып чыкты.
- Менә исәпләп карагыз әле, - дим, - сез бит айга 3 мең сум, елга 36 мең, ә ун елга 360 мең сум акчагызны төтенгә очырасыз. Бер машина бәясе дигән сүз бит бу. Җитмәсә сәламәтлегегезгә күпме зыян китерәсез.
- Ә минем бу турыда уйлап та караганым юк иде, - диде берсе, кулындагы кабызылган сигаретына карап. Аннан соң аны аяк астына ташлап, изгәли үк башлады.
Чыннан да, тәмәке пыскытучылар көн дә сатып алган сигаретларның бәясен вак-төяккә исәплиләр, ә бит санап карасаң, уйланырлык. Илебездә бу яман гадәткә каршы көрәш башланган кебек тоелса да, нәтиҗәсе әлегә күренми. Ир затлары да, хәтта хатын-кызлар да элеккечә тарта бирәләр. Минемчә пропаганда җитми. Күрәсең сигарет кабы тышына "Тәмәке тарту зыянлы, ул үтерә" кебек язулар урнаштырып кына тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Нигә әле анда тәмәке тартучысы булган гаиләнең ун, егерме, утыз, кырык ел эчендә төтенгә очырган акча суммасын күрсәткән саннарны да урнаштырмаска? Ирләр игътибарга алып бетермәсәләр дә, акчага хирыс хатын-кызлар әлеге югалтулар турында бераз булса да уйланырлар иде. Чынлап торып фикер йөртсәң, тәмәке тартучы үз гомерендә бер әйбәт кенә фатир алырлык акчасын төтенгә очыра бит. Әле моңа хәмер сатып алырга киткән акчаны да өстәсәңме!? Югыйсә шул тәмәке пыскытучыларның, хәмер яратучыларның күпчелеге бу илдә фатир да, машина да сатып алып булмый дип зарланырга ярата.
Күккә очкан акчаларны санау буенча мәсьәләләр чишүне мин мәктәп укучыларының математика дәресләре программасына да кертер идем. Кече яшьтән үк тәмәкегә, хәмергә карата тискәре караш тәрбияләү максатында. Зарарлы гадәтләр аркасында үзенең сәламәтлегенә шактый зыян киләсен генә түгел, ә бәлки күпме акча югалтасын, ул акчаларга гаилә өчен никадәр файдалы әйберләр алып булачагын башына сеңдереп үскән бала алдагы тормышында бәлки бу яман гадәтләргә карата башка карашта торыр иде.
Әлбәттә, минем бу фикерләр пропаганданың бер юнәлеше генә. Әмма халык арасында аңлату эшләре алып барганда тәмәке төтененең кеше организмындагы әгъзаларга зыян салуы, авыруларга китерүе турында гына түгел, ә бәлки икътисади югалтулар турында да сөйләсәк иде. Кеше тормышы өчен акча мәсьәләсе дә бик мөһим. Һәрхәлдә беркемнең дә файдасыз гамәлгә акча югалтасы килми. Ышанам, ниләр югалтуы турында уйланган кеше барыбер дә тәмәке тартуын ничек булса да ташларга омтылачак.
Җәүдәт ХАРИСОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев