Туфан Миңнуллинның кызы режиссерга әтисенең әсәрләрен куюны тыя
Моның сәбәбе нидә?
Соңгы вакытларда татар театрлары классик язучыларның әсәрләрен сәхнәгә еш куя башлады. Бу – бер яктан караганда мактаулы гамәл. Икенче яктан караганда режиссерларның авторларның әсәрләрен бик нык үзгәртүләре нәфрәт тудыра. Кайбер әсәрләрне хәтта танып та булмый. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Әлфия ханым «Ватаным Татарстан» газетасына биргән интервьюсында моңа карата үзенең фикерләрен әйтте.
Ул спектакльләрне күп вакытта әтисенең хокукларын яклау максатыннан каравын белдерде.
– Мин Чаллы театрында «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен дә карадым. Ул да – быелгы сезон премьерасы. Өч төрле режиссерның өч төрле эше. Әлмәт театры спектакле турында фикеремне мин инде язма рәвештә дә әйттем. Хәзер дә фикерем үзгәрмәде. Шундый тенденция бар: мин аны автор текстын мыскыл итү дип атыйм һәм ул татар режиссерларына гына карамый, дөнья күләмендә дә бара. Нәтиҗәдә әти персонажлары белән бөтенләй башка әйбер туа. Пьесаны танып та булмый кайбер вакытта. Авторның вәкиле буларак, бу миңа Туфан Миңнуллинның популярлыгына сыенырга маташу кебек күренә.
Чаллы театрында «Диләфрүз…»дә мин текстка хөрмәт сиздем. Режиссер Олег Кинҗәгулов аны махсус ретро стилендә эшләгән, шул ук вакытта заманча спектакль туган. Режиссерның кызыклы табышлары да бар, әмма бу табышларга автор тексты комачауламаган, – ди ул Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының премьерасы турында.
Әлфия Миңнуллина режиссер Айдар Җаббаровка Туфан Миңнуллин әсәрләрен куярга рөхсәт бирмәячәген белдерде.
«Туфан Миңнуллинны үзе исән вакытта ук классиклар дәрәҗәсенә күтәрделәр. Әсәр кайчан классикага әйләнә? Әгәр анда күпчелекнең күңеленә хуш килгән фикер-идеяләр ятса, берничә буын кеше яратса. Ул идеяләрне чит идея белән алмаштырырга ярамый. Аның фикерен алып, үзеңнекенә алыштыру – тәртипсезлек хәтта. Моңа каршы миңа болай диделәр: «Хәзер театрга ак яулыклы әбиләр йөрми, яшьләр килә. Аларга экшн кирәк». Бәлки театрларда ак яулыклы әбиләр йөрерлек спектакльләр куелмыйдыр? Мин каршы түгел, экшн да куелсын, триллер да, башкасы да. Әмма ул экшнны ниндидер әсәр өстенә язарга түгел, яңабаштан башка кеше язсын. Яңа әсәр тусын. Шуңа күрә әйтергә мәҗбүр булдым: режиссер Айдар Җаббаровка Туфан Миңнуллин әсәрләрен куярга башка рөхсәт бирмим.
Бу фикерне ТАИСка да җиткердем. Дөрес, ул – искиткеч талантлы егет. Ләкин аның кыйбласы юк. Һәм аңа бу җәһәттән ярдәм итүче дә юк бугай. Без баштан ук аның белән уртак тел таба алмадык. «Агыла да болыт агыла» спектакленнән соң, бу егетне яклап, мине надан, аңгыра, артта калган кеше итеп калдырдылар.
Ә бит спектакльнең 80 проценты – Туфан Миңнуллин пьесасы. Теләгән кеше әтинең китабын алып, үзе дә чагыштырып карый ала. Пьеса Хәсән Туфан турында булгач, табигый ки, анда шагыйрьнең шигырьләре бар. Бу спектакльдә артистлар Хәсән Туфанның иң танылган шигырьләрен укыйлар. Шуннан афишага авторлар дип Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллинны язып куялар. Ә бит пьеса Хәсән Туфан вафатыннан соң дистә еллар үткәч язылган. Бу ничек була, Хәсән Туфан, кабереннән чыгып, әти белән утырып, пьеса язган булып чыгамы инде? Яшь кеше тәҗрибә ясый, син аңламыйсың, диләр. Шуннан шагыйрьләр турында башка спектакльләрне искә төшерәм. Әтинең Муса Җәлил турында «Моңлы бер җыр», Тукай турында «Без китәбез, сез каласыз» дигән пьесалары бар. Икесендә дә шагыйрьләрнең шигырьләре кулланылган. Әмма ике спектакльдә дә Сәлимҗанов авторны «Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин», «Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин» дип куймаган. Чөнки бу абсурд булыр иде. Театр «Агыла да болыт агыла» спектакле буенча шуңа барып җитте: урамдагы айлык афишадан Туфан Миңнуллин исеме алып атылды.
Закон буенча, әсәргә автордаш килешү нигезендә генә кертелә ала. Әлеге килешү автор белән, әгәр инде автор исән булмаса, варислары белән төзелә. Мин андый килешүгә кул куймадым...» – ди математик фикерләү сәләтенә ия булган, туры сүзле Әлфия Миңнуллина.
Мин Әлфия ханымның фикерләре белән тулысынча килешәм. Классик язучыларның әсәрен сәхнәләштерергә алынгансың икән инде, спектакль автор язганча барсын, вакыйгалар, сәхнә һәм музыкаль бизәлеш шул чорга аваздаш булсын. Заманча язучылар күп бит. Алар яшьләр өчен пьесалар язсын. Ә Туфан Миңнуллин, Мирхәйдәр Фәйзи, Разил Вәлиев һәм башка олпат язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәдән бозып күрсәтү бер дә дөрес әйбер түгел. Аларны ничек бар, шулай сәхнәләштерсәләр театрга мәхәббәт артыр, яшь буынны тәрбияләүгә дә саллы өлеш кертелер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев