Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туган көне алдыннан Виктор Гончаров шахмат буенча Чаллы чемпионатында җиңде

Россиянең атказанган тренеры, Чаллы шахмат клубы директоры, халыкара арбитр Виктор Иванович Гончаров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Үзенең шахмат карьерасын тренер буларак башлап, ул мәктәпкәчә яшьтәге шахматчыларны әзерләү буенча уникаль, күрсәтмәлелеккә нигезләнгән методика уйлап тапкан. Аның «Партия өлеше буенча фигуралар исемлеге» таблицасы мәктәпкәчә шахмат педагогикасы классикасына әверелде.
Виктор Иванович Әзербайҗанның Кировабад шәһәрендә (хәзер - Гәнҗә) туган. Физик культура, спорт, яшьләр эшләре һәм туризм университетының шахмат специализациясен тәмамлап, 1976 елда КАМАЗга юлланган һәм тормышын Чаллы шәһәре белән бәйләгән.
1980 еллар ахырында Виктор Иванович СССРда иң яхшы шахмат клубларының берсе –«КАМАЗ» шахмат-шашка клубын җитәкли. Шунда ук беренче оештыру уңышлары барлыкка килә – 1988 елда Яр Чаллыда шахмат клублары командалары арасында беренче СССР чемпионаты уздырыла (Россиянең заманча команда чемпионатына нигез биргән чемпионат). Чаллыда оештырылган Округ чемпионатлары һәм беренчелекләре, халыкара турнирлар, Россия Кубоклары этаплары – болар барысы да Виктор Гончаров тарафыннан үткәрелде.  Еш кына аңа турнир директоры ролен баш судья вазыйфасы белән бергә алып барырга туры килде. Күп кенә әйдәп баручы гроссмейстерлар Чаллыда булды, бигрәк тә 2010 елда ул чорда Россиядә иң эре балалар турнирларының берсе – «Автодорстрой»га Анатолий Карповның килүе истәлекле.  
Виктор Гончаровның шахмат арбитры буларак хезмәт итүе дә бай тарихка ия. Ул Лоо Россия балалар беренчелегенең судьялар коллегиясен, Дагомыстагы «Белая ладья» финалын җитәкләде. Аның активында дөнья, Европа, Россия беренчелекләре; озак еллар ул – Aeroflot openның алыштыргысыз хөкемдары.
Виктор Гончаров Россия шахмат федерациясенең Күзәтчелек советы составына кергән, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Шахмат Федерациясенең гамәлдәге вице-президенты булып тора.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт шахмат