Шəhри Чаллы

Туган тел язмышы – үзәктә

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI бөтенроссия съезды башланды. Анда Россиянең 34 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Литва, Казахстан һәм Польшадан 600дән артык милләттәшебез катнаша. Татарстан Россиянең 70 төбәге белән килешү төзегән. Шуның нигезендә татар теле укытылырга тиеш. Ләкин бу эш төбәкләрдә каршылыкларсыз гына бармый. Форумның максаты - милли мәгарифнең...

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI бөтенроссия съезды башланды. Анда Россиянең 34 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Литва, Казахстан һәм Польшадан 600дән артык милләттәшебез катнаша.

Татарстан Россиянең 70 төбәге белән килешү төзегән. Шуның нигезендә татар теле укытылырга тиеш. Ләкин бу эш төбәкләрдә каршылыкларсыз гына бармый. Форумның максаты - милли мәгарифнең бүгенге торышына бәя бирү һәм үсеш перспективаларын билгеләү.

Төбәкләрдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казан һәм Саба районы мәгариф учреждениеләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышалар, бәхәс мәйданчыкларында үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, фикер алышалар. Съезд делегатлары Татарстанның ярдәм күрсәтү программалары һәм эш тәҗрибәсе белән танышудан тыш, форумда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы, инновацион алымнар, аларны куллану мөмкинлекләре турында да фикерләшәләр.

Съездда китерелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикабызда 853 татар мәктәбе эшли. Татарлар күпләп яшәгән Россиянең 24 төбәгендә 1305 мәктәптә татар теле укытыла, аларда 93 меңгә якын татар баласы үз туган телен, әдәбиятын өйрәнә. 50дән артык якшәмбе мәктәпләрендә укучы балаларны да исәпкә алсак, аларның саны 97 меңгә җитә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: