Шəhри Чаллы

Туган якта яши шагыйрь рухы

Кадыйр Сибгатуллинны искә алып, хәтер яңартыр өчен, соңгы елларда яшәгән, соңгы сулышын алган шәһәрдән - Чаллыдан бер төркем зыялылар Балык Бистәсе районына сәфәр кылды. Шулай ук, Казаннан шагыйрь иҗатына фидакарь затлар, мәдәният хезмәткәрләре Шамил Ногманов, Рафинад Сәлахов килгәннәр иде. Олы шәхеснең бакыйлыкка күчүенә 20 ел үткән. Бу мәңгелек өчен бер...

Кадыйр Сибгатуллинны искә алып, хәтер яңартыр өчен, соңгы елларда яшәгән, соңгы сулышын алган шәһәрдән - Чаллыдан бер төркем зыялылар Балык Бистәсе районына сәфәр кылды. Шулай ук, Казаннан шагыйрь иҗатына фидакарь затлар, мәдәният хезмәткәрләре Шамил Ногманов, Рафинад Сәлахов килгәннәр иде.

Олы шәхеснең бакыйлыкка күчүенә 20 ел үткән. Бу мәңгелек өчен бер мизгелдер, бәлки, ә менә аны юксынучы якыннары өчен шактый вакыт.

"Килүләр бар җиргә, китүләр бар..." Әлеге юлларның авторы Балык Бистәсендә яшәүче шагыйрә Рәсимә Гарифуллинаның шигыренә җавап итеп, остазы Кадыйр Сибгатуллинның бик күп фәлсәфи шигырьләреннән җавап табарга була. Минем күңелдә исә шигъри юллар бөтерелә:

"Без үлчибез кеше гомерләрен

Әнкәсеннән туган көненнән.

Үлә диләр, кеше бер мәртәбә,

Ничә тапкыр туа кем белгән?!"

Искиткеч зур, тирән мәгънәле мирас калдырган шагыйрь гомере, иҗаты нәрсә белән үлчәнә? Яшь буынның шигырьләрен белүе, каләмдәшләренең, гаиләсенең яхшы сүз белән искә алуы, якташларының, шигърият сөючеләрнең искә алу кичәләрен ихлас үткәрүләре беләндер, ахрысы. Туулары архивлары барланып, китаплары дөнья күрүе белән кабатланадыр. Арабыздан киткән зур-зур классикларыбызның китаплары бары юбилейлары уңаеннан гына басылып, искә алу кичәләре дә сирәк үткәрелсә, бу нисбәттән Кадыйр аганың рухы шаттыр. Балык Бистәсенә килеп керү белән, беренче тукталыш Кама ярында булды. Шунысы кызык, барыбыз да бертавыштан шагыйрьнең шигъри юлларын пышылдыйбыз. Кычкырып сөйләргә беребезнең дә кыюлыгы җитми, күңелләр мөлдерәмә тулган...

Кама ярына терәлеп үк утырган беренче номерлы гимназиягә күтәреләбез. Безне районның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Садыйков, гимназия директоры урынбасары Илгиз Садыйков, бер төркем укытучылар каршы алды. Биредә шагыйрьнең музее урнашкан. Зур дулкынлану белән һәр тарафтан шагыйрь рухы бөркелгән бинага үтәбез. Музей өчен җаваплы мөгаллимә һәр экспонатның кадерләп саклануы, дәрестә күргәзмә әсбап итеп файдаланулары турында сөйли, истәлекләре белән уртаклаша. Бәгырьне юксыну, сагыну хисләре айкый. Шагыйрьнең хатыны Фәния апа Хамматова Кадыйр абыйның кадерле ядкәрләрен бирегә тапшырган, шулай ук райондашлары да экспонатларны арттыруда үз өлешләрен керткәннәр. Бу килүдә дә буш кул белән килмәгән тынгысыз ханым, 1962 елдан алып мәкаләләре, шигырьләре басылган "Октябрь юлы" газетасы төпләмәсен тапшырды. Илле елдан артык тупланган мирасның бөртекләп җыелуы Кадыйр абыйның үз иҗатына игътибарлы булуы хакында сөйләсә, бу елларга кадәр сакланып калуы аның иҗатына Фәния апаның мөнәсәбәте турында сөйли.

Ачык дәрес кунакларны унберенче сыйныф укучылары белән очраштырды. Факил Сафин шагыйрьнең иҗатын фәнни югарылыкка күтәреп, Чаллы каласында конференция үткәрүен, язмаларын туплап китап чыгаруын һәм диссертация яклавын, шулай ук монографиясен бастырып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүен сөйләде, Кадыйр аганың иҗатына югары бәя бирде. Фәния ханым аның вафатыннан соң чыгарылган "Осенняя весна", "Бер ноктада" китапларын да яшь буынга бүләк итте. Шагыйрьнең архивын барлап, нәшер иткән китаплары белән таныштырды, бу юнәлештә эш тукталмавын, бүгенге көндә "Биобиблиографик күрсәткеч"нең тулырак вариантын һәм җырлары тупланган китап әзерләнүен хәбәр итте. Бу хезмәтләрдә Роза Хәмидуллинаның ярдәменә зур рәхмәтен җиткерде.

Роза Хәмидуллина исә Чаллы төбәгендә Кадыйр аганың иҗатын халыкка җиткерүдә китапханәнең ролен һәм шәхси мөнәсәбәтен белдерде.

Балалар язучысы Рәшит Бәшәр шагыйрь белән Чаллыда иңгә-иң куеп иҗат итүләрен, бер-берсен аңлап, соңгы көнгәчә дустанә мөнәсәбәтләрен җиткерде.

Дания ханым филология факультетында төбәк әдәбияты укытуын, аеруча Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын төгәл мәгълүматларга нигезләнеп, булачак мөгаллимнәргә укытуын җиткерде. Шулай ук шагыйрьнең бик күп шигырьләренең көйгә салынуына җырчы буларак бәя биреп кенә калмады, "Сагыну" җырын башкарды.

Ләйсән Шәйхетдинова исә Балык Бистәсе районы җитәкчелегенең үз шагыйренә югары мөнәсәбәтен әйтеп үтте.

Фәния ханым гаилә архивында сакланган К.Сибгатның фотосурәтләрен һәм хезмәт кенәгәсен Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музеена тапшырды.

Аннан Кадыйр абый мәңгелек сыену тапкан Кече Укмаска юл алдык. Зират каршында Балыклы Чүкәй мәктәбе директоры Илфар Мөхәммәтгалиев урынбасарлары, укытучылары белән көтеп тора иде. Шагыйрьнең каберенә зиярәт кылдык, чәчәкләр куйдык.

Сәяхәт Балыклы Чүкәйдә тәмамланды. Шагыйрь әтисенең йорт нигезе каршында дулкынландыргыч мизгелләр кичердек. Озак еллар татар теле укытучысы булып эшләгән Әлфинур Билалова Идиятулла абыйның гаилә язмышы, Кадыйрның балачак мизгелләре хакында сөйләде. Ә авылның урта мәктәбендә кунаклар өчен Кадыйр Сибгатуллин иҗатын чагылдырган әдәби кичә күрсәтелде, укучылар тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Шунысы мөһим, бүгенге яшь буын чын шигъриятне аңлап, "Безнең Минкадыйр абый" дип горурлануларына инандык.

Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Миңнур Сафиуллинның да хатирәләре кызыклы иде. Дәресләр күптән тәмамланса да, Иске Арыш мәктәбе укучыларының безне көтеп алып, зур игътибар белән кызыксынып тыңлаулары сөендерде. Гомумән, һәр тарафтан Кадыйр абый рухы сизелә, моның тагын берничә буын дәвам итәчәгенә ышанып кайттык.

Ләйсән Юлдашева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: