Тугыз ай эчендә 97 чаллылылы әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән
Дөньяда иң зур байлык - ул балалар. Әмма кызганычка каршы, моны барлык әти-әни дә аңлап бетерми. Шул сәбәпле җәмгыятебездә балалардан баш тарту, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителү кебек күренешләр әледән-әле кабатланып тора. Мәсәлән, ел башыннан гына да шәһәребездә яңа туган 6 кыз һәм 2 малайны әнисе калдырып киткән.
Бүгенгесе көндә аларның алтысы уллыкка алынып, икесе, сәламәтлекләре буенча, шәһәр учреждениеләренә урнаштырылган. Тугыз ай эчендә 97 шәһәрдәшебез әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән. Социаль ятимнәр саны, кызганычка каршы, кимеми, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Яр Чаллы башкарма комитетының Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер.
Әмма илебездә әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә актив эш алып барыла. "Россия ятимнәрсез" стратегик программасы эшләп килә. Аның кысаларында ятим һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру системасы булдырылган.
Татарстанда да әлеге программа яхшы үтәлә. Бүгенге көндә Казан, Бөгелмә һәм Яр Чаллыда ятим балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итүче үзәкләр эшләп килә. Шәһәребездә ул элеккеге "Мәрхәмәт" балалар йорты нигезендә тормышка ашырыла. Агымдагы елның 8 сентябрендә учреждение "Ятим һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәге" статусын алып, ТР ның 11 көнчыгыш районнарына да ярдәм күрсәтә башлады. Ноябрь башына Яр Чаллының опека һәм попечительлек исәбендә 742 балигъ булмаган бала тора. Аларның 111 мәктәпкәчә яшендә, 628 - укучы балалар һәм студентлар, 39 - мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Шулар арасында 111 балигъ булмаган бала 85 гаиләдә тәрбиягә алынып үстерелә.
- Балаларны гаиләләргә ирекле опека һәм "возмездная опека" аркылы тәрбиягә алалар. Беренче очракта аларны туган булган кешеләр үстерә. Икенчесендә - чит кешеләр. Балаларны тәрбияләүче опекуннар һәм попечительләргә дәүләт тарафыннан ярдәм дә күрсәтелә. Мәсәлән, уллыкка бала алганда әти-әниләргә берьюлы 15 512 сум акча бирелә. 7 яшеннән зур булган, абыйлы-сеңелле балаларны, төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны алганда берьюлы һәрберсенә 124 289,55 сум түләнә. Моннан тыш ай саен мәктәп баласына 8783 сум, мәктәпкәчә бала өчен - 7615 сум акча түләнә. Андый балаларны тәрбияләүче әти-әниләргә дә 3000 күләмендә ай саен пособие түләнелә, - дип сөйләде Роза Гернер.
Тәрбиягә алынган балалар өчен ел саен алар беркетелгән шифаханәләрдә бушлай диспансеризация үтү, савыктыру лагерьларында ял итү мөмкинлеге дә булдырылган. Моннан тыш ТР Министрлар Кабинеты карары белән ятимнәрне фатир белән тәэмин итү эшләре дә алып барыла. 268 ятим-бала шуның нигезендә фатирлы булды. Аларның 51 - Чаллылар.
- Бала гаиләдә тәрбияләнеп үсәргә тиеш. Шул вакытта гына ул бәхетле тулы тормыш белән яшиячәк. Без дә моңа мөмкин кадәрчә ярдәм итәргә тырышырбыз, - диде Роза Гернер.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев