Шəhри Чаллы

Тукай укулары уза

20 апрель көнне "Сәләт" йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан Республикакүләм нәфис сүз осталары ярышы узачак. Чара иртәнге 10:00 башлана. Бәйге әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларның үсешләрендә практик ярдәм күрсәтү, әдәби мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвыкъ тәрбияләү, замана балалар һәм яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү,...

20 апрель көнне "Сәләт" йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан Республикакүләм нәфис сүз осталары ярышы узачак. Чара иртәнге 10:00 башлана. Бәйге әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларның үсешләрендә практик ярдәм күрсәтү, әдәби мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвыкъ тәрбияләү, замана балалар һәм яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү, татар халкы өчен милли горурлык хисе уяту, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү һәм актив яшьләрне "Сәләт" проектлары белән таныштыру, катнашырга чакыру максатыннан уздырыла.

Ярышта 7-22 яшь аралыгындагы төрле уку йортларының сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. Аларның осталыгын ТР Язучылар берлеге әгъзалары, танылган язучы һәм шагыйрьләр, журналистлар һәм мәдәният эшлеклеләре бәялиячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: