Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай урамында — Кариб диңгезе пиратлары

Чәчәкләр фестивале бәйрәме узды. Узган ел бик матур булган иде дип сөйлиләр. Берсеннән-берсе күркәм композицияләр бар иде диләр. Танышлар исләре китеп кайтканнар иде. Ә быел? Быел да исләре китеп кайтып төштеләр. "Шундый чәчәк бәйрәме буламыни?!

Базар ясаганнар," - диләр. Күңелләре төшкән, ачулары чыккан. Эш шунда ки, быел ул композицияләрне шәһәр буйлап чәчкәннәр. Барысын да күрәсең, күреп сокланасың, үзара чагыштырасың килсә, каланың бер почмагыннан икенче почмагына барырга туры килә. Шулай карап йөргәндә генә кызыклы композицияләргә тап булу ихтималы бар. Кызыклы композицияләрнең берсе Габдулла Тукай урамында, Мәләкәс елгасы яр буенда урнашкан: "Жилкомсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте иҗат җимеше...

Беркөнне редакциягә шалтыраттылар. "Габдулла Тукай яр буенда куркыныч әйберләр ясап куйганнар. Кеше башлары, кара ямьсез әләмнәр элгәннәр. Тукай урамында андый нәрсә бик үк килешеп бетми инде", - диделәр. Барып карарга булдык. Шәһәрнең 8 нче дәваханәсе каршында карт тал агачлары үсеп утыра. Таллар артында ачыклык. Яңа салынган тротуар, шул тротуарлар арасында чәчәк урыннары өчпочпаклатып та, дүртпочмаклатып та бүлеп калдырылган. Кайбер "өчпочмаклар"да әлегә чәчәкләр юк, киләсе елга утырта торгандыр шәт. Аның каравы "һәйкәл"ләре ни тора! Тырышканнар ичмасам. "Кариб диңгезе пиратлары" киносы буенча ясалган әлеге композиция шул тирәдән үтеп баручыларның игътибарын шундук җәлеп итә. Беренче чиратта, корабы. Эченә үк кереп йөреп булмый булуын, әмма шактый зур, биек. Мачталары дүрт-биш метр чамасы. Иң биегендә - үзәк мачтада кара әләм җилферди. Аны бакчага йөрүче бала-чага да таный бүгенге көндә. Пиратлар әләме - кара фонда ике кылыч һәм кеше башы сөяге төшерелгән. Уенчык әләм. Әзрәк күләме генә зуррак. Балалар дигәннән, көн болытлы, салкынча, яңгыр сибәләп торуга карамастан, ике-өч почык борын бүген дә йөгереп йөри иде әле монда. Аналары белән килгәннәр, билгеле. Әле бер һәйкәлгә "менеп китәләр", әле икенчесенә йөгереп барып "атланалар". Атландырта торганнарның берсе - хәзинәләр сандыгы (кинода "үлек сандыгы" буларак бара). Сандык каршында кеше башы сөяге. Шалтыратып әйтелгән куркыныч "баш" шушы була торгандыр. Кырыена чалыштырып ике кылыч та кадап куелган. Чын булса куркырлык. Әмма болар, күренеп тора - барысы да гап-гади уенчыклар. Бүгенге заманда мондый гына уенчыклар халыкны, шул исәптән балаларны куркытмый да, гаҗәпләндерми дә торгандыр.

Киноның төп каһарманнарын да корабльдән ерак түгел генә чоңгыл белән бергә катырып куйганнар.

- Кемнәр соң бу? - дип сорыйм теге балалардан.

- Джек-Воробей, - дип шартлатып җавап бирә берсе.

- Ә теге ямьсезе? Битеннән капшавычлар асылынып тора, әнә.

- Анысы - Дэйви Джонс. Икенче сериядән...

Бу балаларга, күп булса, 6-7 яшьтер. Әллә ниләр беләләр...

- Курыкмыйсыз дамы?

- Нәрсәсеннән куркасың инде аның? - ди чаясы.

Дөрестән дә, нәрсәсеннән куркасың инде боларның? Ерак түгел ике хатын йөри. Утыз-кырык яшьләр бардыр үзләренә. Корабль каршына басып та сүрәткә төшәләр, сандыкка утырып та. Аларга да килеп сораулар белән "бәйләндем".

- Ошыймы?

- Бик ошый. Үзенчәлекле бакча ясаганнар.

«Жилкомсервис»ка шалтыраттык, анда да шулай диләр. Кешеләр: "Ошый, бик матур ясагансыз", - дип шалтраталар, ди үсеш буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкаручы Виктория Хрусталева. Чәчәк композицияләре бәйгесендә "Кариб диңгезе пиратлары" почмагы беренче урынны да яулаган икән әле. Аны да җиткерделәр.

- Тискәре фикердә булучылар да бар. Кеше башы сөякләре, кара куркыныч әләм Тукай урамында бик килешеп бетми, диләр. Моңа нәрсә диярсез?

- Әйе, бар андый кешеләр дә. Безгә дә шалтыраттылар. Әмма алар кагыйдә буларак, бер, ике кеше була. Ә күпчелек шәһәр халкына композиция ошый.

Райнур Әгъләметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев