Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тумаган балам каргадымы?..

«Әбиләр ысулы» белән аборт ясатып йөрүем эзсез узмады...

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач бер егет белән таныштым. Авылга кунакка кайткан иде ул. Кулдан тотып матур итеп озатып куя, кич белән каршы ала иде. Бер-беребез өчен өзелеп тордык. Ул мине, мин аны яратам кебек иде. Тик алай булмаган икән... 
Җәй буе бергә булдык. Җәйге каникуллар тәмамланыр алдыннан дус кызым: «Ул бит сине озатып куя да, икенче кыз янына китә», – диде. Юк, ышанмадым! Йөргән егетемә бернәрсә дә әйтмәдем! Аңа чын күңелдән ышана идем!
Бер кичне, гадәттәгечә, тагын очраштык. Кәефе юк иде... Иртәгә шәһәргә китә икән. Шул төнне аның белән беренче тапкыр үбештек. Мин өйгә кердем, ул китеп барды. Ун минут тирәсе үтте микән, минем бүлмәдәге тәрәзәне шакый башладылар. Дус кызым килгән. «Чык, әйдә, үз күзләрең белән күр», – ди. Чыктым... Егетем белән теге кыз бергә басып торалар иде, кызны биленнән тоткан. Каршысына барып бастым да, өйгә таба йөгердем! Юк, ул арттан килмәде... Икенче көнне шәһәргә китеп барды. Ә мин ут эчендә калдым. Теге кыз да югалды, аның да авылда түгеллеген белдем. 
Вакыт үтте. Мәктәпкә барыр вакыт җитте. Мәктәптә бер егет хат тоттырып китте. Егетем язган. Гафу ит, ялгыштым, сине генә яратам, дигән. Укыдым да ачуымнан ертып ташладым.
Ял көннәрендә ул кайтып йөрде инде. Ә мин барыбер көттем, килер дә гафу үтенер дип уйладым. Юк, килмәде! Шулай көн артыннан көн үтте. Бүгенгедәй хәтеремдә, ямьле май аенда килде егетем. Калтыранган куллары белән билемнән тотып алды да: «Гафу ит! Ялгыштым! Бүтән алай итмәм», –дип кочаклады. Гафу иттем. Чөнки аннан башка үземне күз алдына да китерми идем. 
Шулай итеп кабат йөреп киттек. Мин авылда мәктәптә укып калдым, ул шәһәргә китте. Ике арада хатлар языштык. Бер хатында егетем: «Мине армиягә алалар. Көтәрсеңме?» – дип язды. Мине яшен суккандай булды. Ике ел бит ул!.. Ничек ике ел буе сөйгәнемнән башка яшәрмен.
Ул китте. Мин утта янып яшәдем. Егетем миңа хатлар язды, мин бер утыруда ике-өч хат язып сала идем. Һәм бер хатында «Менә мин кайтырмын да, шунда ук өйләнешербез» дип язды. Шул хыяллар мине яшәтте.
Ул көн килеп җитте. Егетем кайтты. Бик матур итеп каршы алдым. Көне буе сөйләшеп, серләшеп чыктык. Аннары төнлә мине тагын свиданиегә чакырды. Елга буенда очраштык. Ул озак кына күргәннәрен сөйләде, мин тын да алмыйча тыңлап утырдым. Таң ата башлады. «Бүтән түзәр хәлем калмады!» – диде дә, өстемә ташланды. Ничектер бер мәлгә үзгәрде дә куйды. Аны мондый халәттә күргәнем дә юк иде. Итәкләремне өскә күтәрде, кулларын аска таба төшерә башлады. Мин тарткалаша, кычкыра башладым. «Кирәкми, мин теләмим!» – дип ачынып әйткәннәремне хәтерлим. Ничек итсәм иттем, качып китә алдым. Кайттым да түшәккә ятып озак кына елап яттым. «Нәрсәгә алай итте ул? Нигә болай ерткычларча кыланды? Мин бит теләмим дип әйттем...» Башымда мең төрле уй иде. Шулар белән йоклап киттем.  
Икенче көнне, билгеле, ул килмәде. Бер атна үтте микән, дус кызым белән клубка чыктык. Егетем дә шунда утыра иде. Салган, моны әллә кайдан сизеп алдым. Яныма килде дә: «Теге юлы начар аерылыштык. Әйдә, сөйләшәбез», – дип клуб артына чакырды. Мин тагын ышандым. 
Бу юлы «теге» эшен эшләп бетерде. Мин кычкырдым, син бит андый түгел дип кабатладым. Минем клуб артында кычкырганнарымны беркем дә ишетмәде, музыка, шау-шу иде. «Нәрсә кыланган буласың соң син? Мин бөтен нәрсәне беләм! Нәрсә, башка кешегә ярый, миңа ярамыймы?» – дип теләсә нәрсә әйтә башлады. Соңыннан гына кыз булганымны белде. Юк, бернәрсә дә әйтмәде! Эшен эшләде дә китеп барды. «Кыз белән «ощущениеләр» икенче төрле икән. Шунда риза буласы гына иде бит! Үзеңә дә рәхәт булыр иде. Ярар, әйберләреңне җый да, сыпырт моннан. Син хәзер миңа кирәк түгел!» – диде. 
Бу вакытта яшисем килмәде... Клубтан кайтканда ялгыз каен янына барып, рәхәтләнеп акырдым, бушандым. Бу турыда бер кешегә дә әйтмәдем. Оят та иде. Шулай итеп егетем 17 яшемдә кызлыгымны алды. 
Бу хәлләрдән соң күрмәдем мин аны, юллар аерылды. Соңыннан авырлы икәнемне белдем. Билгеле, моны кешегә сөйләмәдем. Игълан аркылы бер әбине таптым да, ул ниндидер үләннәр эчереп баламны төшерде. Авыр кичердем. Сызлануларым, чирләп ятуларым истә. Әти белән әни дә борчылды, тик алар минем авыруны гади салкын тию генә дип уйлады. 
Еллар узды... Кияүгә чыктым, аннары аерылдым. Икенче тапкыр да бик яратып кияүгә чыккан идем, анда да тормыш булмады. Ирем аерды... Ә сәбәбен әйтмичә дә белә торгансыздыр! Теге юлы «әбиләр ысулы» белән аборт ясатып йөрүем эзсез узмады. Мин ана булудан мәхрүм калдым. Менә шулай. Бөтен тормышым челпәрәмә килде.
Хәзер миңа 57 яшь. Гомерем узды. Тик бер бәхетле көнем дә булмады. Бала кирәк иде миңа, бала... Тумаган балам каргады мине...

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев