Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тунны дөрес сайлагыз

Тун ... Кайсы хатын-кыз гына тун хакында хыялланмый икән? Шөкер, бүген туннар төрлелеге күпләрнең зәвыгына да, кесәсенә дә туры килерлек. Аны дөрес сайлый белергә генә кирәк. Тун сайлаганда бик игътибарлы булу мөһим. * Йонын яхшылап карагыз, куелыгын тикшерегез. Әгәр тиешле куелыкта кебек тоелса, сатучыдан аның кайчан җитештерелүе турында кызыксыныгыз. Җәнлекләрнең...

Тун ... Кайсы хатын-кыз гына тун хакында хыялланмый икән? Шөкер, бүген туннар төрлелеге күпләрнең зәвыгына да, кесәсенә дә туры килерлек. Аны дөрес сайлый белергә генә кирәк. Тун сайлаганда бик игътибарлы булу мөһим. * Йонын яхшылап карагыз, куелыгын тикшерегез. Әгәр тиешле куелыкта кебек тоелса, сатучыдан аның кайчан җитештерелүе турында кызыксыныгыз. Җәнлекләрнең йоны кыш көне куе һәм йомшак була, ә җәй көне коела башлый. * Кулыгыз белән йонга каршы сыпырыгыз. Астагы кечкенә йомшак йоннар куе булырга, ә озыннары сынарга тиеш түгел. Яхшы йон тиз арада кире үз урынына ята. Тунны кулыгыз белән кысыгыз, йомарлагыз - яхшы тун бу гамәлләрне генә үткәрә ала. * Йонын тартып карагыз. Әгәр кулыгызда йон бөртекләре калды икән, димәк, тун гел коелып йөриячәк. * Тунны кагып карагыз. Әгәр йоннары аз гына коелды икән, куркыныч түгел, киптерү үткәрелгәннән соң яңа тунда бу хәл булырга тиеш . Ә менә күп коелса, димәк, тун артык киптерелгән, мондый киемне озак кулланып булмаячак. * Буялганын тикшерегез. Йонны бармакларыгыз белән аерып, тиренең төсен карагыз. Тун буялмаган булса, тире ак булачак. Әгәр буялган тун алырга теләсәгез, кулъяулык белән сөртеп карагыз - яхшы буягычлар йокмый. * Тегелгән җирләренең сыйфатын, җөйләрен яхшылап карагыз. Ябыштырылган гына булса, мондый тунны карап та тормагыз. Сатучыдан тунның эчен сүтеп күрсәтүне дә сорый аласыз. Кисәкләр 15х15 сантиметрдан да кечерәк булса, тунны алмагыз. * Кайда җитештерелгәненә игътибар итегез. Гарантиясе булган һәм җитештерүченең адресы күрсәтелгән тунга өстенлек бирегез . * Төрле фасоннар киеп карагыз. Күңелегезгә бик ошаганын һәм килешкәнен тапкач кына аны тикшерә башлагыз . Кышларыгыз җылы һәм матур үтсен! kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев