Шəhри Чаллы

Туй үткәрү күпмегә төшә?

Җәй – елның иң күп туйлар гөрли тоган фасылыдыр. Бәхеттән балкыган яшьләрне күреп күңел шатлана, кайда икән шундый чакларым дип, бераз уфтанып та куясың. Никах һәм туй мәҗлесләренең күңелле мәшәкать булудан тыш, шактый чыгымнар таләп иткән бәйрәм икәнен дә истән чыгармаска кирәк.

Юкка гына «Өйләнү – түгел сөйләнү» дип әйтмәгәннәрдер инде. Бүгенге көндә туй уздыру күпмегә төшә соң? Язмада әлеге сорауга җавап табарга тырышып карадык.

«Туй күлмәге кигән кыздан көнләшеп лә үләрлек түгел»

Гадәттә, һәр кызның хыялы – ак туй күлмәге кию, диләр. Тик арабызда андый хыялы булмаганнар да очрый. Казанда туып-үскән Гөлфия Зиннәтуллинага 15 ел элек егете, кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, икенең берсен сайларга куша: купшы күлмәкле «шикарный» туймы, әллә гаиләгә машинамы, ди. Гөлфия исә, ике дә уйлап тормый: «Машина алабыз!» – дип җаваплый. Ике як туганнарны чакырып өйдә никах уздырганнан соң, яшьләр 130 мең сум акчага машина алалар.

– Алай эшләгәнебезгә әле дә куа­нып туя алмыйм. Туй уздырып, бер кирәкмәгәнгә акча исраф итүне кирәк гамәл дип санамыйм да. Әле бер кияр өчен никахка дип алынган киемгә киткән акчамны да кызганам, – дип шаярта ул.

Аның фикеренчә, тормышны шактый зур чыгымнар белән башлау яшь гаиләләргә кыенлык кына тудыра. «Туй күлмәге кигән кыздан көнләшеп лә үләрлек түгел, бер көнлек тамаша өчен әллә ничә меңнәр тоту – юләрлек кенә», – ди ул, елмаеп.
Электән никахны – кыз, туйны егет ягы уздырган. Әлеге гадәтләр хәзер онытылып бара, һәркем үз җаена, мөмкинлегенә карап, уртак фикергә килә. Кайчак туй мәшәкате, финанс белән бәйле мәсьәләләр кайбер кыенлыклар да китереп чыгарырга мөмкин. Ә менә 2011 елда кавышкан Айзилә белән Альберт Сагде­евларның туйга әзерлеге исә күпләргә үрнәк булырлык. Алар никах укытканнан соң бер ел чамасы туйга акча туплаганнар. Әлбәттә, ике якның да әти-әниләре хәлле кешеләр, теләсәләр, туй уздырырлык кына хәлләре булган.
– Ел эчендә үзебез 150 мең сум акча тупладык, аңа ике як әти-­әниләр дә 100әр мең сум тирәсе акча өстәде дә, нәкъ үзебез теләгәнчә туй уздырдык. Никах белән туй арасындагы вакыт эчендә яшисе фатирыбызга ремонт ясадык, әти-­әниләрдән аерым яшәргә, гаилә бюджетын тотарга, бер-беребезгә тагын да якынаерга өлгердек. Әзергә-бәзер уздырылмаган туй кадерлерәк һәм гаилә ныклыгы өчен дә файдага, – ди Айзилә.

«Ике гает арасында да уздыралар»

Туйлар турында сүз чыккач, хәләл һәм халыкара туйлар буенча белгеч, тамада Гамил Нурдан сорашмый калу дөрес булмас иде. Аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Гамил әфәнде, хәзерге туйлар белән берничә ел элеккеге туйлар аерыламы?
– Бик нык аерыла, чөнки яңа дөнья­да яшибез. Элеккеге тормышны сагындык дип сөйлиләр иде, менә шул заманнар кайтып килә. Советлар чорында туй уздыру җыелып эчүгә кайтып кала иде, купшы туй уздырулар булмады. Үзбәкстан кебек бай якларда, Украинада гына зурлап туй ясаулар бар иде. Бүгенге туйларның да бер өстенлеге бар – аракыдан халык бизеп бетте диярлек яки теләсә дә эчә алмый, чөнки руль артында. Шуңа күрә туйларда аракы куллану кискен кимеде. Халыкның акчасы булмау сәбәпле, туй ясаудан туктады, күпчелек яшьләр кечкенә генә никах ясыйлар да, шуның белән вәссәлам!

– Ике гает арасында туй ясарга ярамый дигән сүз дә бар. Чыннан да, ике гает арасында туйлар кимиме?
– Суфилар, халык йолалары белән яши торган, совет чоры исламы вакытында моңа игътибар итәләр иде. Исламның вазгыяте, фәлсәфәсе үзгәрде, шуңа күрә моңа игътибар итүчеләр кимеде. Бик борынгы йолалар белән яшәүче совет чоры гадәтләре сакланган татар авылларында ике гает арасында туй ясалмый, дөресрәге, никах укытырга ярамый, дигән сүзгә игътибар итеп, никах укытмыйлар иде. Хәзер мәҗүсилек хорафатларыннан ерак булган мөселманнар «ике гает арасында никах уздырырга ярамый» дигән сүзләргә игътибар бирмиләр.

– Әти-әниләрнең соңгысы белән, бурычка яки кредитка туйлар уздыру очраклары да бар. Андый туйлар читтән караганда сизеләме?
– Андый туйлар 2000 һәм 2010 еллар арасында булды. Бу шул вакыттагы доллар курсы һәм бәяләр арту, хезмәт хакларының шул килеш калуы белән бәйле иде. Бүгенге көндә бурычка туй уздыручы категория юкка чыкты. Хәзер акчалары булмаса, футболка киеп кенә загска барып язылышып кайталар яки тыйнак кына никах уздыралар. Минем тарихта исә бурычка туй уздыручылар булмады, чөнки минем клиентларым бик экономияле яки хәлле кешеләр, ә хәләл булгач, аракыга да акча чыкмый. Дөресен әйткәндә, бурычка ясалган туй уздырганым юк.

«Туйны бушка да уздырып була»

– Гамил әфәнде, бер әңгәмәгез вакытында, сез уздырган туйлардан соң аерылышучылар саны хәмерле туйларга караганда азрак, дигән идегез. Статистика хәзер дә шулай укмы, үзгәрешләр юкмы?
– Үзгәрешләр юк, ә аерма бар. Гадәти туйлардан соң 60  процент аерылышып бара, ә минем туйлардан соң 10-20 процент чамасы гына аерылыша. Туй вакытында ук парларның аерылашачакларын тоем­ларга була. Егет белән кызның гаиләләре арасындагы мәдәни упкын барлыгы күренсә, телләре аерылса: берсе – татарча, икенчесе русча сөйләшсә, бер гаилә – диндә, икенчесенең исламнан бөтенләй ерак икәне күренсә яки кыз бик усал булса, мондый туйның аерылышу белән тәмамлануы бик мөмкин. Мин кайчак Смольныйны хәтерләтәм: туйдан соң әти-­әниләр, туганнар яки кунаклар, шалтыратып: «Тамада аны эшләмәде, моны эшләмәде», – дип зарланалар. Чөнки туйны ата-аналар, тормыш тәҗрибәле кешеләр түгел, ә инстаграмда яши торган, гламур дөньяны чынбарлык дип кабул иткән, акылы китә башлаган киленнәр оештыра. Акчаны кияүнең ата-анасы түли, ә туйны килен оештыра һәм алар үзләренчә иң «кәттә» – рухи һәм мораль таләпләрне бар дип тә белмәгән тамадаларны чакыралар. Аларга кешенең киләчәк язмышы кирәк түгел, алар килен-­кияү бурычлары буенча дөрес юнәлеш бирә торган туй ясамый.

Мәсәлән, бер каенана шалтырата: тамада чәк-чәк тәкъдим итмәде, казны кистереп күрсәтмәде, кияүнең әти-әнисенә баш и дип әйт­мәде, кияүгә киленнең әти-әнисе белән гаугалашма, аларны хөрмәт ит, димәде дип зарланды. Малае икенче тапкыр өйләнергә булгач, «Миңа дөрес тамада кирәк», – дип кабат шалтыратты. Ул көнем буш булмау сәбәпле, ирле-хатынлы, дүрт бала үстерүче, бөтен гореф-гадәтләрне белүче диндәге таныш тамадаларымны җибәрдем. Алар туйны тиешенчә ясаганнар, егет-белән кызны әйбәт кенә сынаганнар, вәгъдәләр алганнар, киленне башын идертеп, кияүнең әти-әнисенә «әти, әни» дип, кияүне башын идертеп, кызның әти-әнисенә «әби, бабай» дип әйттергәннәр. Шул рәвеш­ле яшьләргә борынгыдан сакланып килә торган гадәтләрне иңдергәннәр. Күпләр туйны «ихахай-михахай» бәйрәм дип уйлыйлар. Гадәттә, туйларда иремне яки хатынымны яратам дип әйттертергә мөмкиннәр, ләкин әти-әниемне беренче чиратта яратам дип әйттертмиләр. Егетнең дә, кызның да иң беренче чиратта яраткан кешесе әти-әнисе бит. Кыз да, егет тә ул мине генә ярата дип уйлап өйләнешә. Ә кызны да, егетне дә тудырган, аякка бастырган әти-­әни иң яраткан, кадерле кешеләре икәнлеген онытып җибәрәләр. Өйләнешкәч, ир – хатын аңа гына, хатын – ир үзенә генә хезмәт итәргә тиеш, дигән фикер белән яши башлый, шуның аркасында гаиләдә күп кенә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Шул рәвешле эгоистик мәхәббәт һәм «ихахай-михахай» туйларның ахыры яхшы тәмамланмаска мөмкин. Кайберәүләр туйда килен теләми дип, татарча да җырлатмый, биетми, табынга чәк-чәк тә, каз да чыгармый, аларның «әти-әни» дип тә әйтәселәре килми. Әти-әни дип тә әйтәсең килмәгәч, нигә кияүгә чыгарга соң?!

– Хәзер туй бәяләре уртача күпмегә төшә?
– Авылда төпләнеп бай яшәүчеләр улларын өйләндергәндә, гадәттә, туйны районда уздыра. Андый туйлар берничә ел элек 300 мең иде, хәзер 400 мең сумга төшә. Артык мәшәкатьләр, тамашалар, лимузиннар, артистлар, купшы күлмәкләр белән уздырылган туй 500 мең тирәсе була. Казанда шундый ук форматтагы туй бер миллион сум була. Әле менә бер ай элек бер татар генералы балаларына 3 миллион сумлык туй ясады. Шуны әйтәсем килә: туйны 30 меңгә дә, 300 меңгә дә, 3 миллион сумга да яки бөтенләй бушка да уздырырга була. Монда юрганыңа, нәфесеңә, түбәңнең төзеклегенә карап аяк сузасың инде. Иң арзаны ике сәгатьлек никахлар, аны инде үз өеңдә уздырсаң да була. Әти-әниеңнең пилмәне, бәрәңгесе, кишере бушлай, аракыга экономия­ләсәң, менә дигән бушлай туй була!

«Кредит алып өйләнешү – гөнаһ?!»

«Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин туй уздыру мәсьәләсе турында болай ди:
– Яшьләрнең кавышуын берничек тә билгеләмичә генә уздырып җибәрү дөрес булмас иде. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Бер сарык суеп булса да туй үткәрегез», – ди. Шуңа күрә мөмкинлеге булган кешегә туйны үткәрергә кирәк. Туганнарны, якыннарны җыеп, куаныч-шатлыкны бүлешүнең гаебе юк. Әмма инде туй үткәрәм дип кеше бурычка керсә, кредитлар алса, бу очракта туй гөнаһка әйләнә. Кунак итү турында Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Кунак­лар арасында мохтаҗлар да булмаса, бу мәҗлеснең бәрәкәте булмас», – ди. Иң беренче чиратта туганнарны чакыру кирәк, бу туганлык җеп­ләрен саклау була, чакырмасаң, киресенчә – өзү. Чакырганда, башта туганнарыңнан башларга кирәк, аннан соң гына якыннарыңны. Кунакларны акча янчыгына, дәрәҗәсенә карамый гына чакыру зарур.

– Туй белән никахның икесен дә купшы итеп уздыру кирәк дип саныйсызмы?
– Кешенең мөмкинлеге булса тыярга һәм чикләргә кирәк түгел. Ислам дине аны чикләми, әгәр мөмкинлегең бар икән, рәхим ит – куан, шатлан, бәйрәм ит!
Ни генә дисәң дә, туй мәшәкатьле булса да, иң күңелле бәйрәмнәрнең берседер. Аны уздыру-уздырмау һәм ничек уздыру – һәркемнең үз эше. Иң мөһиме: әти-әни канәгать, ә яшьләр бәхетле һәм туйлар үпкәсез булсын!

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/tuy-tkr-kpmeg-tsh

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: