Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туйда кияүгә атканнар

Җинаятьче туйга кунак итеп чакырылган булган. Яңа Мәскәүдә кияү һәм аның энесен туй вакытында, бәйрәм иткәндә атканнар. Бу хакта "112" телеграм-каналы һәм ТАСС хәбәр итә.

Үтерү төн уртасында Боровский шоссесы районындагы Власово авылында шәһәр читендәге клубта була, анда яшьләр икенче көн рәттән туй уздыра.

ТАСС чыганагы мәгълүматлары буенча, фаҗиганең сәбәбе көнкүреш конфликты булган. Кияү белән аның энесен элегрәк алар белән сүз көрәштергән кунаклар “разборка”га чакырган. Урамда җинаятьче пистолетын ала һәм икесенә дә ата. "112" хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар - Молдовадан Филипп һәм Радик Кординянулар.

Хәзерге вакытта җинаятьчене эзлиләр, Русия Тикшерү комитеты ике кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X