Шəhри Чаллы

Тынгы белмәс йөрәк

Чаллыда милли җанлы шәһәрдәшебез Алсу апа Мирзаит кызын белмәүче кеше юктыр, мөгаен. 72 яшендә булуына карамастан, ул җәмгыять тормышында зур активлык күрсәтеп төрле чараларда еш катнаша. Халкыбызның милли йолаларын саклауга үз өлешен кертеп, татар халкының кул эшләре проектларын оештыра, яшьләр белән әхлакый очрашулар үткәрә.

Гомумән, милләт өчен җанын атып яши. Моннан тыш инде сигез ел буена ул Чаллыда эшләп килүче "Саф чишмә" өлкәннәр клубын да җитәкли. - Гомер буе эшләгәннән соң, тыныч кына өйдә утыру читен. Җәмгыятькә, халкыма файда китерәсе килә. Яшь барган саен теләкләр арта гына бара. Әмма мөмкинлекләр генә кими. Шулай да теләк һәм сәламәтлек булганда, газиз халкыма ярдәм итәчәкмен, - ди Алсу апа.

Әлеге максатны тормышка ашыру теләге белән ул газетабызга да мөрәҗәгать итте. Яңа сәхифәне - "Саф чишмәдән су алам" ны ачарга тәкъдим ясады:

- Тормышта аптырап калган чаклар күп була, хәтта, өлкән яшьтә дә кемнеңдер җылы сүзен ишетәсе, үз фикереңне дә белдертәсе килә. "Саф чишмәдән су алам" дигән сәхифәдә халык үзенә рухи дәва, азык тапсын иде. Шәхсән мин үзем дә бу сәхифәдән бер-берсенә бер дә охшамаган, үрнәк итеп алырлык шәхесләрнең фикерләрен көтәм. Һәркемнең авырудан терелү өчен үз рецебы була, ди галимнәр. Мин дә әзер инструкция көтмим. Әмма уйланырга, тормышымны уңай якка үзәртергә ярдәм итәрлек рецептлар була икән, аларны кулланырга кирәк, - дип әйтә ул.

Без дә бу теләкне хуплап, әлеге сәхифәне башлап җибәрдек. Аның тәүге кунагы Алсу апа үзе. Тумышы белән ул Азнакай районы Әгер авылыннан. Томытык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга китеп, медицина белгечлегенә укырга керә. Гомумән, Алсу апа әйтүенчә, ул белем алырга ярата. Шуңа да үз гомерендә шактый гына уку йортларында да, төрле курсларда да укыган. Шулай, ул Әлмәттә товароведка, Мәскәүдә финанс белгеченә дә укып чыккан.

1967 елда ул үзенә тиң насыйп яр табып гаилә корып җибәрә. Ире Әхтәм тырыш егет, ышанычлы терәк, яхшы гаилә башлыгы була. Бер-бер артлы диярлек ике кызлары туа. Алар гаиләгә бәхет өстәп, тормышны тагы да ямьләндереп җибәрәләр. 1972 елда Алсу апаның ирен бөек төзелешкә КАМАЗга җибәрәләр. Шулай итеп гаилә Яр Чаллыга килеп төпләнә.

- Автокалага күченгәнче мин туган якларымда шактый еллар буе тәрбияче булып эшләгән идем. Үсеп килүче шәһәрдә ул вакытта балалар бакчалары күп булмаганлыктан, мин һөнәремне үзгәрттем. Сәүдә өлкәсендә эшли башладым. 1993 елларда исә 24 нче мәктәпкә сәламәтлек дәресләрен, "Шәфкать туташы эше"н укытырга кердем. Җиде ел буена бер меңләп балага әлеге өлкәдә белем бирдем. Гомумән, үзем шифаханәләрдә еш дәваланганлыктан, киләчәк шәфкать туташларын, табибларны кешелекле, авыру хәлен яхшы аңлый ала торган шәхесләр итеп тәрбияләргә тырыштым.

2000 ел башында исә ул янәдән балаларны укытуга әйләнеп кайта. Әмма, Алсу апа әйтүенчә, бу вакытка балалар танымаслык булып үзгәрә.

- Әллә замана шулай үзгәрде, әллә мин олыгайдым, балалар белән аралаша башлагач, аларда һөнәр сайлаганда табыш ягын күбрәк кайгырта башлавын сиздем. Әлбәттә, моны күзәткәндә күңел бик әрнеде. Әлеге хәлне үзгәртер өчен дә күп тырыштым. Ләкин булмады... 2004 елда мин мәктәптән киттем.

Лаеклы ялга чыккач, Алсу апа гаилә мәшәкатьләренә чума. Оныклар тәрбияли, бакчасын карый. Әмма, узышларда катнашкан чапкын атлар кинәт кенә туктый алмаган кебек, ул да өйдә утырып кына күңелендә тынычлык тапмый. Җәмгыятькә файда китерим дип, патриотик тәрбия бирү клубы оештыру идеясе белән янып китә. 2008 елда әлеге ният белән ул, ул чакта мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләгән Рамил Халимов янына килә. Җитәкченең ризалыгын алгач эшкә керешә.

- Шөкер, юлыма ярдәм итүче кешеләр еш очрый. Патриотик клубны оештырганда да миңа, иң беренчеләрдән булып, ул вакытта 33 нче мәктәпне җитәкләгән Сәйфи Кайбышев ярдәм итте (хәзер ул 52 нче мәктәптә директор булып тора). Әлеге мәктәп бинасында бу клубның беренче җыелышларын үткәрә башладык. Гомумән, миңа иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүдә шәһәребез, аның кешеләре, оешмалары бик теләп булыша. Моның өчен аларга зур рәхмәтемне дә җиткерәм: 13 нче китапханә, Татар драма театры, шәһәр советы ветераннарына, 33 нче, 52 нче мәктәпләр, 29 нчы гимназия, 84 нче лицей, экология музеена, шәһәребез басмалары, шул исәптән "Шәһри Чаллы" газетасы, радио һәм телевидениебезгә.

Клубның исеме итеп "Саф чишмә" сайланыла. Аңа 22 өлкән шәһәрдәшебез керә. Шулай итеп Чаллыда яңа иҗтимагый, яшь буынны, аның киләчәген кайгыртучы берләшмә эшләп китә. Аның җитәкчесе, оештыручысы һәм бүгенге көнгә кадәр җитәкләүчесе Алсу апа үзе була. Әйтергә кирәк, өлкәннәр клубы үз эшчәнлеген төрле яклап алып бара. Монда тәрбия һәм әхлак, халкыбыз мирасы һәм йолаларын саклау, иҗади сәләтләрне үстерү дә кайгыртыла. Клуб әгъзалары шактый гына шәһәркүләм чараларында катнашалар, үзләре дә аларны оештыралар. Мәсәлән, "Татар кызы - таң йолдызы" бәйгесендә катнашалар, Сабыйлар һәм өлкәннәр сабан туен оештыралар, "Мизгел" татар лагеренда "Икмәккә мәдхия" очрашуын үктәрәләр. 2012 елда милли йолаларга багышланган, татар халкының сөлге темасына багышланган чара - "Чаллы кызы сөлге чигә Сабан туе батырына бүләккә" үткәрәләр. 2015 елда - "Зәңгәр кулъяулык" темасындагы проект оештыралар. Саный башласаң аларның саны алтмыштан артып китә.

- Клуб эшчәнлегендә төп игътибарны милли йолаларга, шул исәптән кул эшләренә бирергә тырышабыз. Чөнки кул эшләре - ул бит әйбер тегү яки чигү генә түгел. Элекеге заманнарда, мәсәлән, берәр өйгә кич утырырга җыелганда, хатын-кызлар, гадәттә, җырлап яки хикәяләр сөйләп эшләгәннәр. Без дә моны ассызыкларга тырышып, шул юнәлешкә дә басым ясарга тырышабыз, - ди ул.

Бүгенге көндә дә Алсу апаның планнары зур. "Саф чишмә" өлкәннәр клубы нигезендә "Кулларымда йөрәк җылысы" студиясен ачып җибәрергә ниятли. Хыялында "Кунак йорты"н ачу теләге дә бар. Хәзер шул идеясен тормышка ашырырга йори.

- Мин - әби тәрбиясендә үскән кыз. Өч буынны үстерде ул. Әбием татар халкының ак әбиләре кебек, чиста, кунакчыл, оста хуҗабикә иде. Шуңа да безнең өйдән кеше дә өзелмәде. Авылга килгән артистлар, яшь белгечләр - барысы да бездә тукталалар иде. Шуңа да мин дә шәһәребездә шундый йорт булдырырга телим. Ул татар халкының барлык күркәм сыйфатларын үзендә туплап, һәркемне кабул итсен иде. Анда яшьләр белән дә кызыклы һәм файдалы очрашулар үткәреп булыр иде.

Алсу апабызның шундый теләкләр белән янып яшәве гаҗәпләндерә. Дөнья мәшәкатьләренә карамыйча җәмгыятьне, яшь буынны кайгыртып тора ул. Каян килә микән аңа шундый дәрт, көч-куәт?

-Тормышым җиңел генә булмады. Чәчләр үрә торырлык вакыйгалар да урап узмады мине. Шөкер, аларны җиңеп чыгарга көч булды. Аңа карап йөрәк тә ташка әйләнмәде. Күрәсең, кечкенәдән килгән тәрбия һәм кешеләрнең ярдәме моңа булышты. Ә дөньяда мондый ярдәм көтүчеләр шактый бит. Шуңа да мин шәһәрдәшләребезне дә изгелек кылып, файда китереп яшәргә чакырам. "Саф чишмәдән су алам" сәхифәсендә үз тормышлары, казанышларыгыз турында языгыз. Рухи азык та дәва. Күңел җылысын җәлләмик, дуслар, - дип мөрәҗәгать иттеп калды Алсу апа.

Без дә барлык шәһәрдәшләребезне яңа сәхифәбездә фикерләре, тормыш тәҗрибәсе белән бүлешергә, үрнәк булырдай эш-гамәлләре, иҗатлары белән уртаклашырга чакырабыз. Шәһәребезгә белдертергә теләгән кешеләрегез турында 57-01-19 телефоныннан редакциягә шалтыратып яки shahri_chally@mail.ru электрон почтага язып җибәрегез!

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: