Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бер елга сузылган проект финишка якынлаша.

Яңа ишегалдының ачылышын шәһәрнең яңа өлешендәге 4 комплекс халкы җәй азагында, аннары сентябрь аенда көтте.

Әмма хәзер инде аңлашыла: быел тәзекләндерү көтелми. Микрорайон төзекләндерү буенча эксперименталь программасына керүенә шатлык кичерер урынына, 4 комплекста яшәүчеләр бу күңелсез күренештән үкенеч хисе генә тоялар.
4/21, 4/22, 4/23, 4/02, 4/04 йортларның ишегалды булып торган әлеге территорияне яңарту өчен 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төзекләндерү проекты буенча халык белән фикер алыштылар, архитекторлар төрле яшьтәге кешеләрнең фикерен исәпкә алдылар. Әзерлек эшләре 2017 ел ахырында үткәрелде, ул вакытта микрорайонда юллар һәм җәяүлеләр юллары төзекләндерелде. Балалар һәм спорт мәйданчыклары элементларын монтажлау, төзекләндерү буенча төп күләмне быел башкарырга кирәк иде. Республика программасы нигезендә әлеге эшләрне “Евростиль” подряд оешмасы алып барды. 4/21 һәм 4/22 йортларда яшәүчеләр үзгәрешләрен күзәтеп барганнар һәм мәйданчыкларны ачуга әзерләнә башлаганнар, кунаклар өчен бүләкләр һәм кәнфит сатып алганнар. Тик эш ни өчендер тукталып кала. Быел проектны ахырына кадәр тормышка ашырырга нәрсә комачаулаганын кешеләр белми, хәтта иң активлары да – ТОС вәкилләре һәм йортлар буенча җаваплылар.

“Мин дә, идарәче компания дә балалар мәйданчыгын бу хәлдә кабул итүдән баш тарттык. Беренчедән, ул тәмамланмаган, анда проектта каралган берничә элемент юк, икенчедән, эшләгән күп әйбер безгә ошамаган,” дип әйтә ТҖҮ рәисе Светлана Исаева.

Җирле халык бүген төзелеп бетмәгән проекттан канәгатьсезлек хисе генә түгел, ә уңайсызлыклар да кичерә. Биредә яшәүче Гөлназ С. хәбәр иткәнчә, кичләрен ишегалдында тәртипсез яшьләр һәм хәтта бомжлар җыела. “Кичен яктырту юк. Бер төркем яшьләр җыела, мәйданчыкны төзекләндерүнең башка элементларына да таулар ныклыгын сыный. Төннәрен бомжлар җыела. Алар бирегә “Гренада” паркыннан күчеп килделәр, чөнки аларга монда уңайлы: беседкада ашарга һәм эчәргә, төн кунарга була. Кешеләр бу балалар мәйданчыгы аша йөрергә курка,” - ди ул.

“Күп сораулар буенча подряд оешма күрше павильонны яктырту буенча эшләрне бетереп килә. Чөнки анда төрле шәхесләр җыела, ә бу үз чиратында куркынычсызлыкны кисәтә. Пилот проект финишка якынлашып килә инде.” – диде проектның кураторы, “Проект төркеме 8” архитекторы Надежда Снигирева.

Бүгенге көндә биредә башкарыласы эшләр бик күп әле. Ватылган конструкцияләр урынына яңаларын урнаштыру, спортплощадканы соңгы рәвешенә китерү кебек эшләр кала. Подряд оешма финишка чыкты дисәңдә була, юллар да декоратив вак таш барлыкка килде, баганаларда утлар янды.

“Активистлар, һәм шулай ук Чаллы халкы проектның перспективаларын белми. Хакимият барлык сорауларга кул белән генә селкиләр: янәсе, акча югары бюджеттан алынган һәм алар белән шәһәрдә эш итәргә хокуклы түгел. Пилот проектын мондый кыяфәттә калдырмаслар, архитекторлар эшләрен төзәтеп, объектны киләсе елда булса да төгәлләр дип өметләнәләбез,” – ди 4/22 йортының җаваплысы Илнур Ваһапов.

6 ноябрьдә проектны тапшыру планлаштырылган иде, тик әле тагын көтәргә туры килер. Тагын күпме? Сорау менә нәрсәдә.

 

Миләүшә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев