Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзелеш корбаннары

Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Чаллыдагы эшчеләр үлеме буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Ул РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсе 3 нче бүлеге (хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китерү) буенча кузгатылган иде. Хокук сакчылары тарафыннан эшчеләр хезмәт куйган компаниянең 40...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Чаллыдагы эшчеләр үлеме буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Ул РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсе 3 нче бүлеге (хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китерү) буенча кузгатылган иде.

Хокук сакчылары тарафыннан эшчеләр хезмәт куйган компаниянең 40 яшьлек участок начальнигы тоткарланган, дип хәбәр итә intertat.ru Тикшерү фаразларына караганда, фаҗига участок начальнигы тарафыннан хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре бозылу аркасында килеп чыккан. Ир-ат үз гаебен танымаган. Тикшерү эше дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: фаҗига 7 сентябрьдә булды - SUNRISE CITY (18/1 нче йорты) торак комплексындагы төзелеш эшләре барышында ике эшче җир астында калып үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев