Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзелештә тоткарлыклар юк

Үткән язда Төркиянең Sunrise Capital һәм Чаллының "Еврогрупп" төзелеш компанияләре инвесторлыгында SUNRISE CITY торак комплексы төзелә башлаган иде. Биредә эшләр кызу темплар белән бара - торак йортлар салына. Комплексның беренче чиратында шулай ук мәйданнары 10 мең һәм 11 мең кв. метр булган сәүдә һәм офис үзәкләре төзү дә планлаштырыла. Моннан...

Үткән язда Төркиянең Sunrise Capital һәм Чаллының "Еврогрупп" төзелеш компанияләре инвесторлыгында SUNRISE CITY торак комплексы төзелә башлаган иде.

Биредә эшләр кызу темплар белән бара - торак йортлар салына. Комплексның беренче чиратында шулай ук мәйданнары 10 мең һәм 11 мең кв. метр булган сәүдә һәм офис үзәкләре төзү дә планлаштырыла. Моннан тыш, биредә фитнес үзәге, бассейны һәм кинотеатры булган спорт-күңел ачу комплексы да булачак. Бу объектлар барысы да төзелешнең беренче чиратына кертелгән.

Торак комплексының гомуми мәйданы 58,2 мең кв. метр, төзелешнең беренче этабы барышында шул мәйданнарның 32,1 мең кв. метры үзләштереләчәк. Әлеге эшләрне инвесторлар 2015 елның дүртенче кварталында тәмамларга ниятлиләр. Объектларны файдалануга тапшыру 2016 елның беренче кварталына билгеләнгән.

Икенче чиратны төзү вакыты әлегә расланмаган. Комплекс урнашачак 19нчы микрорайонда проект буенча тагын өч торак йорт калкып чыгарга тиеш. Күп функцияле комплексны тулысынча файдалануга тапшыру 2018 елга тәгаенләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X