Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уенчыкларның бәясе 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Сатуга чыгарыр алдыннан уенчыкларга башлангыч экспертиза үткәрү аларның бәяләрендә чагылыш табачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Балалар товарлары индустриясе ассоциациясендә исәпләп чыгаруларынча, уенчыкларның бәясе 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. РФ Икътисади үсеш министрлыгында да бәяләр күтәрелер, дип фаразлыйлар.
Россиядә өстәл, компьютер (һ.б.) уеннары, уенчыклар һәм уен корылмаларына социаль, психологик, педагогик һәм санитар экспертизалар үткәрүгә кагылышлы закон проектын Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән. Вице-премьер Татьяна Голикова узган елның ахырында шундый йөкләмә биргән.
«Бу продукциянең кыйммәтләнүенә, җитештерүче һәм импортерларның финанс чыгымнары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары экспертизасы буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен бюджет чыгымнары артуына китерергә мөмкин», — диелә РФ Икътисади үсеш министрлыгының проектка карата бәяләмәсендә.

 
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/02/183754/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X