Шəhри Чаллы

Украина бик кирәкле даруга Россиядән ат бәясе сорый

Украинаның Харьков дарулар җитештерүче заводы Россиягә Мезатон препараты сатуны туктаткан. Җитештерүче алты ел дәвамында үзгәрешсез торган сатып алу бәясен күпкә арттырган. Мезатон тормыш өчен мөһим һәм кирәкле дарулар исемлегенә керә. Әлеге препарат гомуми наркоз һәм урынлы авыртуны басу максатында реаниматология, анестезиология һәм акушерлык эшендә кулланыла.Кайбер федераль басмалар хәбәр итүенчә, Россиянең...

Украинаның Харьков дарулар җитештерүче заводы Россиягә Мезатон препараты сатуны туктаткан. Җитештерүче алты ел дәвамында үзгәрешсез торган сатып алу бәясен күпкә арттырган.

Мезатон тормыш өчен мөһим һәм кирәкле дарулар исемлегенә керә. Әлеге препарат гомуми наркоз һәм урынлы авыртуны басу максатында реаниматология, анестезиология һәм акушерлык эшендә кулланыла.Кайбер федераль басмалар хәбәр итүенчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә әлеге препарат беткән, яисә бетү алдында икән инде. Дөрес, Россия базарында аны алыштырырлык препаратлар бар икән. Әмма алар кыйммәт. Әйтик, норадреналин - 1,6 мең сум торса, ә мезатон - 40 сум гына, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: