Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уку елы вакытыннан алда төгәлләнәчәкме?

Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә, кирәк булган очракта, 1-8 нче сыйныф укучылары өчен уку елын вакытыннан алда тәмамларга һәм киләсе елга уку программаларының бер өлешен күчерергә рөхсәт итте. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте бастырган гаризада әйтелә.

Россиядә 1-8 сыйныф укучылары өчен уку елын вакытыннан алда тәмамларга рөхсәт иттеләр

Анда төбәкләр, дистанцион форматка күчеп, уку эшчәнлеген элеккечә график буенча дәвам итә алалар, дип билгеләп үттеләр.

Шулай ук, министрлык гаризасы буенча, төбәкләр, дистанцион режимда үткәрелгән Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алып, «1-8 сыйныфлар өчен уку елын» яки графигын үзгәртә алалар.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, кирәк булганда, киләсе елга уку программасының бер өлешен күчерү идеясен карарга мөмкин.

Элегрәк министрлыкта 11 нче сыйныф укучылары өчен уку елын 8 июньгә кадәр озайту мөмкинлеген карыйлар иде.

7 апрельдә Дәүләт Думасында коронавирус вәзгыяте аркасында быел БДИ үткәрүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр.

Чыганак: russian.rt

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев