Уку елына ничек җиңел кереп китәргә?
Озын җәйге яллардан соң балалар да, әти-әниләр дә яңа режимга күчә. Бу өлкәннәр өчен бигрәк тә борчулы вакыт, чөнки бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк – ничәдә уянырга, баланы кем илтә, укудан соң түгәрәкләргә үзе барамы, илтергә кирәкме һ.б. Бу чорда кайбер гаиләләр стресс кичерә. Уку елына җиңел генә кереп китәр өчен психолог Чулпан Рәхмәтуллина киңәшләренә колак салыгыз әле.
Балага укудан тыш күп эш йөкләмәгез
Башлангыч сыйныфларда укучы балалар өчен мәктәп ул яңа тормыш. Аларның әле уйныйсы, йөгерәсе килә, озак вакыт хәрәкәтсез утыру бик авыр бирелә. Моның өстенә 7-8 яшьтә кеше шәхес буларак формалашуның да җитди чорын үтә. Уку вакытында бу яшьтәгеләргә артык йөкләмә бирү кирәкми, чөнки яңа урында булу, яңа танышкан кешеләр белән аралашу, яңа төр эшчәнлек физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да арыта. Шуңа күрә түгәрәкләр белән артык «мавыкмау» яхшырак.
Өлкәнрәк сыйныфларга килгәндә, укудан тыш балаларның нәрсә белән шөгыльләнәсе килүен үзләреннән сорарга, аларның фикерен исәпкә алырга тырышыгыз.
Көндәлек режимны көйләгез
Дәрес әзерләгәндә тәнәфес ясап алыгыз. Кечкенәләр 25-30, олыраклар 40-45 минут саен. Йокылары туеп уянырлык итеп режим оештырыгыз.
Аралашыгыз
Улыгыз-кызыгыз белән көн дәвамында ниләр булганы, аның нинди хисләр кичергәне турында сөйләшергә җай табыгыз. Утырган урыны уңайлымы, класстагы балалар дусмы, укытучы сөйләгәне аңлашыламы һ.б. белән кызыксынырга була.
Укытучыны ачуланмагыз
Мәктәп яки укытучы ошамаса да, балалар янында канәгатьсезлек белдерергә, тәнкыйтьләргә ашыкмагыз. Балалар сезгә караганда бу мәгълүматны йөрәгенә якынрак ала, авыррак кичерә. Мәсьәләне хәл итү өчен укытучының үзе янына барып сөйләшегез.
Мактау сүзләрен кызганмагыз
Балаларга укуы җиңел түгел. Тырышса да барып чыкмаган эшләре, аңламаган дәресләре, хәл итә алмаган бәхәсләр була. Аларны мактагыз, чөнки балалар әлегә үзләрен өлкәннәр күзлегеннән бәяли. Эшләгән эшләрен, ирешкән уңышларын күрү аларның үз-үзләренә бәяләрен күтәрергә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә кызлар-малайлар килеп чыккан проблемаларны мөстәкыйль хәл итәргә өйрәнәчәк.
Уңайлы эш урыны булдырыгыз
Дәрес әзерләгәндә балага уңайсыз булса, ул тизрәк арыячак, бу эшкә күбрәк вакыт сарыф итәчәк. Кирәкле әйберләрне баланың үзе белән сайларга, аңа урынын үзенчә бизәргә, үзгәртергә рөхсәт итегез.
Сәламәтлеккә игътибар итегез
Адаптация чоры 6-8 атна дәвам итә, шул вакытта баланың йокысын, аппетитын күзәтегез. Үз-үзен тотышында үзгәрешләр булса, озакка сузмый үзе яки укытучысы, кирәк булса мәктәп психологы белән сөйләшегез. Үз эчендә «кайнап», бала проблеманы хәл итә алмаслык итеп күрергә мөмкин. Теләктәшлек күрсәткән очракта бала уку елына җиңел кереп китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев