Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган

Дуслары ашыгыч ярдәм чакырганнар, тик табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган

Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган. 

Фаҗига кичә көндез булган. Малай, аңын югалтып, уку йорты коймасы янында җиргә егылган. Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган.

«Үсмер соңгы көннәрдә кәефе начар булуын әйткән. Ул башы бик каты авыртуга зарланып медицина кабинетына мөрәҗәгать иткән, аның кан басымы уйнаган. Үлемнең сәбәбе суд-медицина экспертизасы үткәргәннән соң ачыкланачак», - дип хәбәр итте чыганак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев