Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылар ГТО нормативлары тапшырачак

РФ Президенты Владимир Путинның ГТО нормативлары тапшыруны кертү турындагы указын гамәлгә ашыруны мәктәпләрдән башладылар. Пилот режимында ГТО нормативларын тапшыру юнәлешендә эшләячәк 12 төбәк арасында Татарстан мәктәпләре дә бар. Быелгы уку елыннан мәктәпләрдә бу юнәлештә максатчан эш оештырылачак. Нормативлар тапшыру буенча тест ярышлары 2015 елның апреленә тәгаенләнгән. Нәтиҗәләр исә югары уку...

РФ Президенты Владимир Путинның ГТО нормативлары тапшыруны кертү турындагы указын гамәлгә ашыруны мәктәпләрдән башладылар.

Пилот режимында ГТО нормативларын тапшыру юнәлешендә эшләячәк 12 төбәк арасында Татарстан мәктәпләре дә бар. Быелгы уку елыннан мәктәпләрдә бу юнәлештә максатчан эш оештырылачак. Нормативлар тапшыру буенча тест ярышлары 2015 елның апреленә тәгаенләнгән. Нәтиҗәләр исә югары уку йортларына кергәндә исәпкә алыначак. Моннан тыш, Татарстанга спортның милли һәм хәрби кулланма төрләре яки төбәктә популяр булган спорт төрен өстәмә рәвештә сайларга кирәк булачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кайсын сайлар, әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X