Шəhри Чаллы

Укучылар – телебез сагында

Быел Габдулла Тукайның тууына - 130 ел. Бөтен төрки дөнья бөек шагыйребезне зурлап искә ала. Тукаебызга, туган телебезгә багышлап, Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицеенда да күптөрле чаралар оештырыла. Бу көннәрдә лицей укучылары шәһәркүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә актив катнашып, шәһәрдәшләребезне татар телендә аралашырга әйдиләр. Әлбәттә, беренче чиратта, телне...

Быел Габдулла Тукайның тууына - 130 ел. Бөтен төрки дөнья бөек шагыйребезне зурлап искә ала. Тукаебызга, туган телебезгә багышлап, Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицеенда да күптөрле чаралар оештырыла. Бу көннәрдә лицей укучылары шәһәркүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә актив катнашып, шәһәрдәшләребезне татар телендә аралашырга әйдиләр.

Әлбәттә, беренче чиратта, телне саклап калыр өчен, шул телдә аралашырга кирәк. Лицейда һәр бала татарча аңлый, сөйләшә. "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашучылар "Әгәр дә кешеләрне берәр гамәлгә әйдисең икән, үзеңнән башла" дигән фикерне алга куеп эш итәләр. Татар милләтенең киләчәге безнең - 21нче гасыр балалары кулында.

Бүгенге көндә шәһәребездә төрле чаралар, мәҗлесләр, бәйгеләр үтә. Иң мөһиме - алар татар телендә уздырыла. Гали Акыш лицееның 6 "б" сыйныфы укучылары, әлеге чараларда актив катнашып, лаеклы урыннар яулыйлар, телне белү дәрәҗәсен үстерәләр. "Теле барның - иле бар" шәһәркүләм бәйгесендә I урынны яулау, "Татар телендә синең 150 сүзең" дигән татарча-русча сүзлек төзү, Марат Мингалиев җитәкчелегендәге "Эстамп Кабинеты" иҗади остаханәсендә "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм фестиваль-акция кысаларында узучы "Яхшы сүз - җанга дәва" дигән темага чара оештыру - бу юнәлештә эшчәнлекнең бер өлеше генә.

Икенчедән, укучылар шәһәр урамнарында, плакатлар тотып, үзләренең татар булулары белән горурланып, башкаларны татар теленең нинди матур икәненә инандырырга теләп йөрделәр. Татар булулары белән горурланучы шәһәрдәшләребезнең бик күп булуы укучыларга дәрт өстәгән, киләчәккә ышаныч биргән. Чыннан да, әгәр бала кечкенә чактан үк гаиләдә татар телендә аралашса, соңыннан ул барыбер татар телен кулланачак. Димәк, үз баласына газиз туган телен өйрәтү - әти-әнинең бурычы.

Өченчедән, бу эшне дәвам итәрдәй мәктәп кирәк. Андый мәктәпләр бар шәһәрдә, ләкин минем беренче урынга үзебезнең лицейны куясым килә. Милли мохитле, татар традицияләрен саклап эшләүче галиакышлылар бу юнәлештә зур көч куялар һәм без дөрес юлда дип уйлыйм.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: татарча аралашыйк, татарча яшик. Безнең әби-бабаларыбыз татар милләтенең киләчәге өчен җан атып, үз-үзләрен корбан итеп, гасырлардан-гасырларга туган телебезне саклап килгәннәр. Без дә телебезнең сафлыгын, матурлыгын саклап, аны үзебездән соң килгән буыннарга тапшырыйк.

Алинә Әбдрәфыйкова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: