Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучыларга – яңа дәреслек

Яңа уку елына Татарстан тарихы буенча 7 нче сыйныф өчен дәреслек чыгарга тиеш. Бу хакта Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов хәбәр итте. Галим 5-6 сыйныфлар өчен "Борынгы заманнардан XVI гасыр ахырына кадәр Татарстан һәм татар халкы тарихы" дәреслегенең узган ел азагында мәктәпләргә өләшенгәнен һәм...

«Быел 7 нче сыйныфлар өчен дәреслек әзер булса, киләсе елга 10-11 сыйныфлар өчен әзерләнәчәк. 11 нче сыйныфка чыгаргач, бу процессны тормышка ашырдык дип әйтергә мөмкин булачак», - ди ул тарих буенча яңа дәреслекләр турында.

Марат Гыйбатдинов башлангыч сыйныф укучылары өчен дә яңа буын дәреслекләр әзерләнгәнен әйтте. 1-4 сыйныф укучылары өчен "Әйләнә-тирә мохит" дәреслегенә кушымта буларак "Татарстан мирасы" махсус кулланмасы эшләнгән. «1 нче сыйныфтан алып, Татарстан тарихы белән балаларны уеннар, гореф-гадәтләр аша, кызыклы алымнар белән таныштыру максаты куелган", - ди ул.

Аның әйтүенчә, 1-2 сыйныф укучылары өчен мондый кулланма былтыр өләшенгән булса, быел 3-4 сыйныф укучылары өчен чыгачак. «Бу китапларны Тарих институты хезмәткәрләре Белемне күтәрү институты белән киңәшләшеп эшләде», - ди Марат Гыйбатдинов.

Галим, хәзерге кануннар буенча, мәктәпләргә дәреслекләр кәгазь вариантта гына түгел, электрон варианты белән бергә килергә тиешлеген билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев