Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылары да, укытучылары да хөрмәткә лаек

Әлеге мәктәпнең бусагасын атлап керүгә үк, әйтеп бетергесез җылы нур бөркелә. Мондагы яктылыкка, татар мөһитенә, балаларның үзара татарча аралашуларына күңел сөенә. Әйе, сүзебез шәһәребезнең 54 нче гимзаниясе турында бара.

 Директорлары  Исаев Рамил Робертович әле быел гына бу коллективта эшли башлавына карамастан үзенә карата хөрмәт казанырга өлгергән.
“Рамиль Робертович беренче көнненнән үк безне якын итеп, мәктәпне үз итеп эшли башлады. Гадәттә, яңа килгән кешегә күпмедер вакыт ияләшәсең, аың үзенә дә эш урыны, хезмәттәшләре белән танышыр өчен вакыт таләп ителә, ә Рамил Робертович белән алай булмады. Без аның белән гомер буе бергә эшләгән кебек. Ул шулкадәр милли җанлы, гадел җитәкче”,- ди аның турында хезмәттәшләре.
Гимназиянең уңышлары, бүгенгесе, киләчәге турында җитәкченең үзе белән дә аралаштык.
- Рамил Робертович, бүгенге көндә мәктәп нәрсә белән янып яши?
- Әле менә барлык мәктәпләрдә дә олимпиадалар башланып китте.  Безнекеләр дә санытмый, һәрбер фән буенча катнашып  барабыз, көндә 4-5 укучыдан торган команданы озатабыз. Безнең гимназиядә югары квалификацияле педагоглар эшли,  барлык фәннәр буенча тиешле дәрәҗәдә әзерлиләр.  Татар теле һәм әдәбияттан республика турында Ләйлә Рәисовна, Алсу Рөстәмовнаның укучылары ел саен призер булалар.  Шулай ук, чит телләр буенча да укучыларыбызның нәтиҗәләре һәрчак югары. Безнең мәктәп, гомумән, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, барлык бәйгеләрдә, чараларда катнашып торырга, лидерлар рәтендә булырга тырыша.

-Яңа уку елы башланып 3ай гына узды әле, ә укучыларыгызның уңышлары шактый җыелган инде..?

-Әйе, дөрестәндә, укучыларыбыз барысы да бик тырышлар, бик активлар. 1 нче сыйныфтан ук төрле бәйгеләрдә катнашып торалар. Әле менә  шушы көннәрдә генә 1 сыйныфта укучы кызыбыз Тимергалиева Ясминә безне сөендерде. Ул шәһәр күләмендә үткәрелә торган “ Татар кызы” бәйгесендә финалга чыкты. Финалга чыгу үзе үкбик зур дәрәҗә, җиңү дисәк тә була инде. Мондый бәйгеләрне без бик хуплыйбыз, укучыларыбыз үзләре катнашырга теләк белдерә икән, безнең тәҗрибәле укытучыларыбыз аларны бик рәхәтләнеп бәйгеләргә әзерлиләр.  Әле менә үзебезнең мәктәп эчендә генә дә “Татар малае” конкурсын уздырдык. Иң-иңнәре инде шәһәр турында да чыгыш ясаячак.  Малайлар булуларына карамастан шундый оста итеп бииләр, матур итеп җырлыйлар, төрле уен коралларында уйныйлар, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Шушы бәйгеләргә өстәп тагын шунысында әйтәсе килә, укучыларыбызның татар телендә үтүче бәйгеләрдә катнашып, үз сәләтләрен саф татар телендә күрсәтүләре сөендерә.
Укучыларыбыз сәнгатьне генә түгел, ә фәннәрне дә үз итәләр, бик тырышып укыйлар.  Күптән түгел генә иншалалар конкурсы булып узды, анда да сынатмадык,  муниципаль турда 1 һәм 3 урыннаргы лаек булдык.
“Шатлык” яшьләр үзәге “Читающие Челны” дип аталган конкурс үткәрә. Гимназия анда да ел саен катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Моннан тыш, безнең укучылар һәрдаим әдәби конкурсларда, фәнни-гамәли конкурсларда катнашып торалар.
“Җәлил укулары” конкурсы  турында да бик күпләрнең ишеткәне бардыр.  Әлеге дәрәҗәле бәйгенең безнең мәктәптә үтүе белән без бик горурланабыз.  Аның республика күләмендә үткәрелүен дә искәртеп китү мөһим. Бәйгегә килгәндә ул 3 телдә үткәрелә: татар теле, рус  теле, чит теле. Безнең укучыларыбыз 3 телдә дә Муса Җәлил шигырьләрен шундый матур итеп укыйлар.

-Рамил Робертович, нинди түгәрәкләр эшләп килә гимназиядә?
Дөресен генә әйткәндә, бездә түгәрәкләр бик күп. Укучылар төрле яклап үссен, үзләренең сәләтләрен үстерсеннәр дип тырышабыз. Баланы бит аны теләмәгән җиргә мәҗбүриләп йөртергә ярамый. Ул әллә ничә еллар буе, әти-әнисе теләге буенча баян түгәрәгенә йөрергә мөмкин,  ләкин үзенең теләге булмаса, аннан яхшы баянчы беркайчанда чыкмаячак, бәлки, бик сирәк очракта гына. Шуңа күрә, без балаларга сайлау мөмкинлеге бирүне үз алдыбызга максат итеп куябыз. Шунысын да әйтергә кирәк, заманнан читтә калмаска тырышабыз, хәзер бит көн саен яңалык, балалар ул яңалыкны бик тиз эләктереп ала, заман белән бергә атлый. Шуны истә тотып гимназиядә электротехника, техник модельләү,работотехника түгәрәкләрен булдырдык. Укучылар бик теләп йөри, һәрвакыт үзләренә яңалык ала, үз идеялары белән бүлешә. Шундый сәләтле, акыллы балалар безнең мәктәптә күп булуы бик сөендерә. Шулай ук, безнең укучылар спортны үз итә, волейбол, баскетбол, милли көрәш кебек түгәрәкләр эшләп килә. Шулай ук, һәрвакыт игътибар итеп торабыз, безнең укучылар сәнгатьне бик ярата. Бик күпләре мәктәптә эшләп килүче хор, хореография, милли бию, сәхнә сәнгатенә йөриләр. Бу бик яхшы дип уйлыйм мин, чөнки бала, үскәч ул сферада эшләмәвенә карамастан, кечкенәдән матурлыкны, нәфислекне күреп үсергә тиеш. Чөнки сәнгать ул беркайчанда начар юлдан җибәрми.
Шулай ук, безнең мәктәп базасында 13нче балалар сәнгать мәктәбе дә эшләп килә. Анда йөрүчеләрнең 50% тан артыгы да безнекеләр.

- Сезнең гимназия укучыларының иҗатын төрле газета-журналларда еш кына күрергә туры килә. Үзегезнең мәктәптә дә газета чыгарасызмы?
Әйе, дөрестәндә, укучыларыбызның шигырьләре, хиякәяләре газета битләрендә һәрвакыт басылып тора. Бала күңеле шундый нечкә бит инде ул, алар үзләренең иҗат җимешләрен күреп тагын да ныграк илһамланалар, үзалларына тагын да зуррак максатлар куя башлыйлар.  Билгели ки, аларга карап без дә сөенәбез.
Мәктәптә дә укытучыларыбыз, балалар тырышлыгы белән шундый кызыклы, файдалы  “Гимназия сулышы” дип аталган газета эшләп килә. Анда без мәктәптә булган барлык чараларны, укучыларыбыз һәм укытучыларыбызның уңышларын, балаларның иҗатын яктыртып барабыз.  Бу алар өчен бик зур тәҗрибә мәйданчыгы. Алар шулкадәр дәртләнеп,канатланып эшлиләр.
Өстәвенә, гимназиядә еш кына язучылар, театр актерлары һәм башка бик күп кызыклы шәхесләр белән очрашулар үткәрәбез. Алар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар, балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирәләр. Шунысында әйтергә кирәк, очрашуларда әти-әниләрдә бик теләп катнашалар. Без аларга да татар сәнгатенең, татар мәдәниятенең әһәмиятен күрсәтәбез.
Шунысын да әйтергә кирәк, 23 ноябрь көнне шәһәр күләм “секреты дружного класса» дип исемләнгән бәйге булып узды. Анда 9 мәктәп арасында безнең гимназия 3 урынга лаек булды.
-Мәктәбегездә әле музей да эшләп килә икән?
Әйе, әти-әниләр, укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз тырышлыгы белән гимназиядә музей булдырдык.  Һәрдаим экскурцияләр үткәреп торабыз, башка мәктәпләр дә кызыксынып киләләр.
Укучыларның бик күбесе тарих белән кызыксына бит, гомумән, бүгенге буын үзенең үткәнен, әби-бабаларының язмышын белергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, без музейга барлык элеккеге көн-күреш әсбапларын тупладык.
-Рамил Робертович, мондый уңышларда укытучыларның да өлеше чиксез күптер?
-Әйе, барысы да укытучыларның тырышлыгы һәм профессиональлеге ярдәмендә эшләнелә. Гимназиядә барысы 39 укытучы белем бирә, бүгенге көндә шуларның 8 се югары категорияле.
Шулай ук, мәктәптә яшь белгечләребез дә укыта.  Яшь булуларына карамастан, алар инде безне үзләренең уңышлары белән сөендереп торалар. Алар “Безнең яңа укытучыбыз” исемле республикакүләм грантта катнашалар.  Шулай ук, укытучыларыбыз  “Иң яхшы укытучы” дигән грантларны да игътибарсыз калдырмый.
Педагогларыбыз, гомумән, бәйгеләрдән, чаралардан читтә калмаска тырышалар, барысында да диярлек катнашып баралар. Мәсәлән, 2018 елда татар теле укытучыбыз  Нургатина Алсу Рөстәмовна “Өлкән укытучы” исеменә лаек булды.
Укучыларыбызның имтиханнарда алган нәтиҗәләре дә укытучыларның тырыш хезмәте бит. Мәсәлән, 2016 елда рус теле укытучысы Алмаева Асия Зәкиевнаның укучысы рус теленнән 100 балл җыйды. Узган ел, шул ук рус теленнән Вәлиева Лина Дамировнаның 16 укучысы 80 югары балл белән имтиханнарын тапшырдылар. Химия укытучысы Ләбибә Рәхимуллинаның укучыларының да 90 ннан ким балл җыйганы юк.
Урынбасарлар Фәнисә Мингатовна, Айсылу Рафаэловна, Диләрә Гаптулхаевна, Лина Дамировналарның да хезмәтләре әйтеп бетергесез. Алар безнең барыбыз өчен дә үрнәк һәм терәк булып торалар.
Гомумән, безнең барлык укытучыларыбыз да үз эшләрен җиренә җиткереп, укучыларына җаннарын бирергә әзер булып эшлиләр.


“Сүнгән чакта өметебез, 
Калмаган чакта терәк, 
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, 
Юатырга сез кирәк.” дип тә Фәнис Яруллин нәкъ менә укытучылар турында язган. 54 гимназия укытучыларының һәрберсе дә әлеге сүзләргә лаек.

 

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рамил Робертович

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев