«Укымасаң, урам себерерсең әнә»: «ШК» журналисты да Казан урамнарын себереп кайтты
«Укымасаң, урам себерерсең әнә». Ялкаулансаң, мәктәптә начаррак укысаң, еш әйтәләр иде бу сүзне. Урам себерүче эше алай ук начар түгел анысы, тик кызыгырлыгы да юк.
Шул ук вакытта ишегалларын, урамнардагы тәртипне алардан башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге һөнәрне тулырак күзаллар өчен, «ШК» журналисты үзе Казан ишегалларын себереп карады.
30 елдан артык урам себерүчеләр дә бар
Сәгать иртәнге биш. Вахитов районының идарәче компаниясенә караган участокларның берсендә эшләүче урам себерүче Сергей Клюкин инде эштә. Мин әле йокымнан уяндым гына, аңа ияреп, урам себерергә чыгарга җыенам. Ул 13 ишегалдын җыештыра. Мин килеп җиткәндә, чүплектәге чүп-чарны махсус машинага төяп озатырга өлгергән иде инде ул. «13 ишегалдындагы чүплекләрне чүп түгә торган машинага төяп озату өч сәгатькә якын вакытны ала. Әле өйгә кайтып чәй эчеп килергә дә өлгердем. Иртә белән авызыма бер ризык та капмаган идем», – ди Сергей.
Чүплекләрне бушатуда, гадәттә, хатын-кызлар катнашмый. Чөнки авыр йөкләрне күтәрергә туры килә. Кеше нәрсә генә чыгарып ташламый бит: иске җиһаз, тимер-томыр дисеңме. Анысына махсус зур габаритлы чүпләрне ташый торган трактор чакырталар.
Оешмада барлыгы 13 урам себерүче эшли. Аларның икесе генә хатын-кыз. Күбесе – өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Мин бу көнне иң яше идем. Участок карамагында барлыгы 96 йорт ишегалды: Кремльдән алып «Корстон» сәүдә үзәгенә кадәрге территорияне җыештыралар. Елына берничә мәртәбә ташландык, кеше яшәмәгән йорт ишегалларын да рәткә китерәләр.
Сергейга – 46 яшь. Инде биш ел урам себерә. Элек Себердә шахтада эшләгән. Казанга күченеп кайтып, төрле эшләрдә үзен сынап караганнан соң, бирегә килгән. Ике кечкенә баласы бар, хатыны – хуҗабикә. «Монда эшләргә хыялланмаган идем инде анысы, шулай да хезмәт хакы тоткарлыксыз килеп торгач, зарланмыйм, саф һавада, гел хәрәкәттә булу үзеңне формада тотарга да ярдәм итә. Менә тәмәкене генә ташлыйсы калды. Ни дисәң дә, без – ишегалды хуҗалары бит. Күршеләр хөрмәт итә. Гел исәнләшеп үтәләр», – ди үзе, елмаеп. Оешмада 30 елдан артык эшләүче Анатолий дәдәй дә бар. 72 яшь тулган инде үзенә. Урам себерүче эшен башкага алыштырмый.
Элек торак бирелгән
Элек урам себерүчеләргә эш урыныннан торак бирелә торган булган.
«Күпләр шул торакка кызыгып килә иде. 2000 елларда бу мөмкинлек бетерелде. Шуның аркасында кадрлар җитмәү дә сизелә. Бу мәсьәләне берничә тапкыр җитәкчеләр дәрәҗәсендә дә күтәреп карадылар инде. Эшкә килгән урам себерүче торак белән вакытлыча тәэмин ителсә, начар булмас иде дә бит, тик хәзер бушлай торак беркемгә дә юк бугай инде ул», – ди участок мастеры Надежда Зайцева. Элек торак булса, хәзер үзенә җәлеп итәрлек бер ягы да юк бу һөнәрнең. Махсус киемнәр бирелми, соңгы тапкыр эш формасы белән Универсиада алдыннан тәэмин иткән булганнар, бушлай ашату каралмаган, шифаханәгә юллама, ташламалар бирү турында әйтмим дә инде. Махсус киемне сатып ала башласаң арзан түгел, төп таләп – яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Базарда мондый комплектлар 1000 сум тирәсе тора. Дөрес, перчатка, кирәк-ярак инвентарь, ком, тоз, көрәк, соскыч бирелә.
Урам себерүче – борынгы һөнәрләрнең берсе. Россиядә аның барлыкка килү тарихы 1669 елларга ук барып тоташа. Ул чакта һәр йортка урам себерүче беркетелә торган булган. Алар урамдагы ат тизәген җыйганнар, юлларга су сиптергәннәр. Кышын кар көрәгәннәр. Ул заманнарда чана белән йөреп булсын өчен олы юлга, киресенчә, кар сала торган булганнар. Ә җәяүле атлый торган тротуарларны гел чистартып торганнар. Карны шәһәрдән читкә алып чыгу хезмәте түләүле булганга, күп урам себерүчеләр карны махсус учакларда эреткәннәр. Суга әйләнгән кар канализация юллары аша агып китә торган булган. Урам себерүчеләр чисталык өчен генә җавап бирмәгән, иҗтимагый тәртипне дә саклаганнар. Аларга бөтенесе хөрмәт белән караган, урам себерүче полиция хезмәткәре белән бер рәттә булган. Советлар Союзында исә бу һөнәрнең дәрәҗәсе төшә башлаган. Берара качакларның күбесе, республикада төпләнеп калу өчен, себеркегә ябышкан. Бүген урам себерүче булып эшләүчеләргә кытлык күзәтелә.
Казан урам себерүчеләре үзләре уйлап тапкан соскычны да күрсәтте Сергей. Канистрны кисеп ясаганнар. Кибетнекенә караганда, җайлырак, ди. Сергей себеркене дә үзе өчен җайлаштырган. Сабын озынрак ясаган. «Болай уңайлырак, киңрәк кишәрлекне себереп була. Бер селтәнүдә себерке тротуарның бер ягыннан икенче ягына кадәр җитә. Эш тизрәк бара», – дип себереп тә күрсәтте. Төш вакытында ул ашарга өенә кайтып килә. Ерак барасы юк. Җыештыра торган ишегалларының берсе – үз йортыныкы. Иң еш очрый торган чүп-чар – төрле шоколад, конфет каплары, көнбагыш чүпләре, тәмәке төпчекләре. Әле һаман чисталыкка өйрәнеп бетә алмыйбыз икән шул, чүбебез гел савытның кырыена төшә. Ачык контейнердагы чүпне җил дә тарата икән, каргалар да көтеп кенә тора. Чүплекне алар еш туздыра. «Кайбер контейнерлар капкачлы, тик кеше аның капкачын ябарга җирәнә, шуңа чүплеккә ташланган чүп тә җил белән кырыйга тарала, – ди Сергей. – Көзен яфрак күп. Аларны кара пакет капчыкларга тутырабыз. Урамнан җыелган чүпне чүплектәге соры наклейка ябыштырылган контейнерларга гына салырга ярый».
Җыештырганда кыйммәтле табылдыкларга юлыкмыйсызмы соң, дип кызыксынам. «Ватык телефоннар очрый. Бик сирәк кенә акча чыга. Хәзер кеше картага күчте бит. Ә аны тапсаң да, кулланып булмый», – дип көлә Сергей.
Ишегалды себерергә килгән кешене өч ай сыныйлар. Әгәр дә эшеңне җиренә җиткереп эшләсәң, алалар. Белемең булу кирәк түгел. Төп таләп: кеше медицина тикшерүе узарга тиеш, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк, эшне ярату, ялкауланмау, тырыш булу сорала. Әле тагын көч һәм эшләргә теләк булу да мөһим. Ишегалларын себерүчеләрдән фәлән кадәр сәгатьтә эшеңне тәмамла дип таләп итүче юк, шуңа да алар үзләре җаваплылык тоеп эшли. Эшләмәсәң, шикаять язганнарын көт тә тор. Эше белән торак милекчеләрен канәгатьләндермәгән урам себерүчегә штраф салырга да мөмкиннәр.
«Пычрак урамнан атлавы үзеңә дә күңелле түгел бит, шуңа да барысын да вакытында җыештырып барырга тырышам. Яңгырлы көннәрне урам себереп булмый. Бер яктан азрак ял булса, икенче көнгә эш күп җыела», – ди Сергей. Халыкның нәрсә теләгәнен кайчак аңлап та булмый. Әйтик, кыш көне бозлавык дип зарланалар. Тоз, ком сибә башласаң, аяк киеменә ябышып, подъезд идәнен пычрата, дип ризасызлык белдерәләр икән.
Иң авыры – кар көрәү
Урам себерүчеләр өчен авыры – кышкы кар. Кышын буранлы көннәрдә ялсыз эшләргә дә туры килә аларга. Анда инде график, эш сәгате дигәннәре дә онытыла. Кирәк икән, төнлә дә эшлисең, таң белән дә кар көрәргә чыгасың. Аңа карап, хезмәт хакы гына артмый. Урам себерүчеләр аена уртача 15-20 мең сум акча ала. Шуңа күрә кыш җиткәндә, эштән китүчеләр дә арта икән. «Элек хезмәт хакы әйбәт иде безнең. Аена 75 сум алып эшли идек. Бер урам себерүчегә өч участоктан артык бирелми дә иде. Ипи ул чакта 16 тиен тора иде. Дөрес, ул чакта урамнардагы җәмәгать бәдрәфләрен карап тору да урам себерүчеләр карамагында иде. Хәзер хезмәт хакы мактанырлык түгел, ярый вакытында түлиләр инде», – ди Надежда Зайцева.
Казан мэриясе бу проблеманың җитди икәнлеген аңлый. Бу хакта еш кына «эшлекле дүшәмбе»дә дә сөйләнә. Шуны истә тотып, торак-коммуналь хезмәтләргә тариф бәяләрен дә арттырдылар. Әйтик, 1 июльдән ишегалдын себергән өчен тариф 20 процентка кыйммәтләнде. Бу – урам себерүчеләрнең хезмәт хакын уртача 3 мең сумга арттырырга мөмкинлек биргән. Дөрес, бу ысул да гел ярдәм итми икән. Әнә Совет районы, Патрис Лумумба урамында 14 ике катлы йорт урнашкан бер урам бар. Норматив буенча, аларның ишегалларын җыештыру өчен җиде урам себерүче таләп ителә. Әмма идарәче компаниянең җыештыручыларны тиешле инвентарь, лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә мөмкинлеге юк. Чөнки биредә күбесенчә аз керемле гаиләләр һәм пенсионерлар яши. Алардан нәрсә аласың, кыскасы, тарифны күтәрүдән мәгънә юк.
Эшкә яраклы, сау-саләмәт егетләр кулларына көрәк алырга ашыкмый, өйдә эшсез ятуны өстенрәк күрә. Ә шәһәр мэриясеннән алынган мәгълүматлар буенча Казан ишегалларын җыештырырга 500 урам себерүче җитми. Кыш көне бу кытлык үзен тагын да сиздерер, мөгаен. Дөрес, Сергей кышка инде хәзердән үк әзерләнә башлаган. Көрәкләрен, боз ваткычларын барлап куйган. Тик аның кебекләр бармак белән генә санарлык шул. Киләчәктә урам себерүче һөнәре тарихта гына калмасын иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев