Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучы булып туарга кирәк!

Укытучы... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, аларда аң-белемгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүче бөек җан ул. Чаллыбызның 69нчы мәктәп мөгаллимнәре дә нәкъ менә шундыйлардан.

Әлеге мәктәпнең территориясенә керү белән андагы матурлыкка, тәртипкә таң каласың. Чәчәкләрнең, агачларның ниндиләре генә юк монда! Ел саен мәктәп ишегалды беренче урыннарны алып тора. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки биредә барлык укытучыларның һәм укучыларның хезмәте кергән. 
Язмабыз герое - мәктәп бакчасының мөдире, хезмәт укытучысы Ландыш Хәмидуллина. Тумышы белән ул Тукай районы Теләнче-Тамак авылыннан. Мәктәптә укыганда ук ул рәсем ясарга ярата, сызым фәнен якын итә, оештыру сәләте белән дә аерылып тора. 
Мәктәпне тәмамлагач, 1998 елда Ландыш Рафаиловна Чаллы дәүләт педагогия университетының нәфис графика бүлегенә укырга керә. Эш тәҗрибәсен «Калкан» кадетлар мәктәбендә башлап җибәрә. Инде  21 ел буе 69нчы мәктәптә хезмәт куя. Башта ул монда тәрбияче булып эшләсә, тора бара хезмәт дәресен алып бара башлый.
– Әнинең теләген үтәдем. Аның мине укытучы булып күрәсе килде, – ди Ландыш Рафаиловна. – Үзе гомер буе китпаханәче булып эшләде.
69нчы мәктәп гади мәктәп түгел. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белем ала. Мәктәптә укучыларны киләчәк тормышка, булачак һөнәргә әзерләү бик яхшы оештырылган. Бу юнәлештә Ландыш Рафаиловнаның хезмәте әйтеп бетергесез. Хезмәт дәресләреннән тыш, ул чәчәк үстерү дәресләрен дә алып бара.
– Безнең мәктәп укучылары өчен бу дәрес бик кирәкле. Моны күздә тотып махсус программа төзедем, – ди ул. – Балалар бик теләп, яратып йөриләр. Кайберләре үзләренең киләчәк тормышларын да шуның белән бәйләп, Түбән Камадагы уку йортында яшелләндерүче, чәчәк үстерүче һөнәрләрен үзләштерәләр. Аннан соң шәһәребездә бу һөнәр буенча эшкә урнашу мөмкинлеге дә бар. 
Әлеге программа белән Ландыш Хәмидуллина 100 мең сумлык грант та отып, төрле орлыклар сатып ала, материаль-техник базаны яңарта. 
Света Пивторак әлеге мәктәпнең 9нчы сыйныфында укый. Ул чәчәк үстерү дәресләрен заоыгып көтеп ала. 
– Миңа хезмәт дәресләре бик ошый, бигрәк тә укытучыбызны яратам. Кирәк вакытта ул яхшы да, тыңламасак усал да була ала. Ландыш Рафаиловна бик таләпчән. Дәрес алдыннан ул безгә һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә, бүлмәгә дә без бары эш киемнәреннән генә керәбез, – ди ул. – Көннәр матур торганда, урамда эшлибез, чәчәкләрне язга әзерлибез, искеләрен, кипкәннәрен кисәбез. Монда безне күп нәрсәләргә өйрәтәләр. 
Дәресләрдән тыш, Ландыш Рафаиловна рәсем түгәрәген дә алып бара. Атнага 4 сәгатьлек әлеге дәрескә дә балалар теләп йөри. 
– Былтыр өйдән торып кына укучы балалар да бик теләп шөгыльләнде. Алар белән эшләү бик авыр, чөнки бу укучылар үзләре бернәрсә дә ясый алмыйлар, кулларыннан тотып ясатырга туры килде. Теләкләре булгач, шөгыльләнми мөмкин түгел, укучыны үстерергә кирәк, – ди мөгаллим. 
Әйе, укытучы – катлаулы һәм җаваплы һөнәр. Аны сайлаган кешедә балаларга карата чиксез ярату хисе булырга тиеш. Укучыларны яратмасаң педагог булып булмыйдыр ул. Чөнки ул көне буе алар янәшәсендә, ә балалар үзләрен яраткан, дусты дип санаган кешегә карата гына эчкерсез булалар бит. Бигрәк тә сәламәтлекләре чикле балалар. 
Ландыш Рафаиловна сыйныф җитәкчесе дә әле. Аның 5нче сыйныфында 15 укучы, шуларның икесе өйдән торып укый. 15 баланың 10сы инвалид. 
– Инвалид балалар белән эшләү бик авыр. Аларның һәрберсенә шәхси якын килеп эшләргә кирәк. Артык усал булырга да ярамый, алар үзенчәлекле балалар, кайберләрен сыйпап кына торырга туры килә,  – ди ул. – Мин үз эшемне бик яратам, бу балалар белән эшләүнең файдасын күрәм, эшемнең нәтиҗәсе булгач, рәхәт. Әти-әниләр белән дә, укучыларым белән дә уртак тел табарга тырышам. Аларны берләштерү өчен төрле чаралар үткәрәм, каникул вакытында экскурсиләргә алып барырга тырышам. Һәм гомумән, укытучы ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Укытучы булып туарга кирәктер ул.
Әйтергә кирәк, Ландыш Хәмидуллина сыйныфындагы һәр укучының өендә   булып, аларның тормыш-көнкүреше белән танышып чыккан. Гади мәктәптән аермалы буларак, 69нчы мәктәп укучылары Чаллыда гына тормыйлар. Тукай районы авылларыннан да килеп укучылар бар биредә. Аларга ул тормыш иптәше Айрат белән йөри. 
– Ул минем таянычым, зур ярдәмчем, – ди хәләл җефете турында Ландыш ханым. – Кичә өйгә кичке 9да гына кайттык: Мәләкәс, Иске Ерыклыда яшәүче балаларның өендә булдык. Сыйныфымда имин булмаган гаиләдән дә балалар да бар. Алар белән эшләү өчен күп көч һәм осталык кирәк. 
Бу сыйфатларның барысына да ия Ландыш ханым. Укытучы, куйган хезмәтләре өчен, мәктәп, шәһәр, Татарстан  Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре, грамоталары белән бүләкләнгән. Быел ул тагы да югарырак бүләккә - «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булган.  
– Ландыш Рафаиловна бик тәҗрибәле, талантлы, үз эшен, укучыларын ихлас күңелдән ярата торган чын укытучы. Андагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Киләчәктә дә аңа уңышлар, эшендә яңа үрләр телибез, – диде 69 нчы мәктәп директоры Гәбдрәүф Волков. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә

2
X