Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ул – гүзәл затларның эталоны

Шәһәрдәшебез, “Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипованы күргәч, күңелгә ирексездән татар халкының бөек шагыйре Һади Такташның “Алсу” поэмасындагы “Урам ташларына басып берәү килә, үзе матур, үзе сөйкемле...” дигән юллар килә.

Боларга тагын  мөлаем, тырыш, максатчан һәм башка бик күп уңай сыйфатларны өстәргә булыр иде. Равилә ханымны якыннан белгән кешеләр дә, аның белән эшләгәннәр дә бу сүзләр белән килешәдер дип уйлыйм.

Чыннан да, Равилә ханым тормышта да, гаиләсендә дә күпләргә үрнәк. Шуңа күрә аны яраталар, хөрмәт итәләр. Аның белән горурланалар. Язмам герое  тумышы белән Балтач районының Нөнәгәр авылында туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында укыган. Биредә икътисад һәм идарә факультетын тәмамлаган. Һәрвакыт белемгә, камиллеккә омтылган. 2014 елда Казан федераль университетында укып, юрист белгечлеге алган.  Һәм тормышын шәһәребез халкына хезмәткә багышлаган. Башта ул социаль яклау идарәсендә инвалидлар белән эшләү буенча беренче категорияле белгеч булган. Биредә эшләгәндә авыр хәлдә калган кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышкан ул. Яшь булуына карамастан, гамәлдәге кануннар нигезендә, кеше хәленә кереп, ярдәм кулы сузган. Шуңа күрә дә аны шәһәрдәшләр хөрмәт белән искә ала. “Егылып, аягымны сындыргач, инвалидлык буенча лаеклы ялга чыктым. Ул вакытта социаль яклау идарәсендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән Равилә  эшли иде. Нинди сорау белән килсәң дә, үтенеч-гозерләребезне җавапсыз калдырмады. Документлар ясатканда да, санаторий, тернәкләндерү үзәкләренә  юлламалар алганда да булышты. Безнең кебек язмыш сынаган кешеләргә игелекле булганы өчен хөрмәткә лаек ул. Шунысын да әйтергә кирәк, ул кешелекле булуы өстенә, тырыш, белемле, кануннарны, карарларны яхшы белә”, - ди шәһәрдәшебез  Нәкыя Яруллина.

Аннары үз эшен намус белән җиренә җиткереп  башкарган Равиләне Яр Чаллының инвалидларны тернәкләндерү үзәге бухгалтер-хисапчысы, социаль яклау идарәсенең халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү фондының исәп-хисап бүлеге мөдире итеп куялар. Бу урыннарда да ул тиз арада үзен җаваплы хезмәткәр итеп таныта.

1999 елда Равилә Зарипованың хезмәт биографиясендә яңа бит ачыла. Аны шәһәрнең коммуналь милек, хосусыйлаштыру һәм хуҗалык җәмгыятьләре бүлегенең баш белгече итеп билгелиләр. Монда да ул үзен кануннарны төгәл белгән, тырыш белгеч итеп таныта. Бу сыйфаты исә үсеш баскычларына югарырак күтәрелергә мөмкинлек бирә. Озак та үтми ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Яр Чаллы шәһәре җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе җир мөнәсәбәтләре бүлегенең аналитик һәм хокукый эшләр бүлегендә беренче категорияле белгече итеп куялар. Кыска гына вакыт эчендә ул монда да үзен һөнәри яктан оста һәм белемле хезмәткәр итеп таныта. Әлеге идарәдә эшләгән бер ханым, аның турында “Равилә Гыйльметдиновна бик тырыш, алдына куелган бурычларны төгәллек белән сыйфатлы итеп башкара. Шуңа ул коллективта хөрмәтле һәм кирәкле кеше булды. Аны аннары әйдәп баручы белгеч итеп куйдылар”, - диде.  2009 елга кадәр ул әлеге идарәдә җиргә аренда мөнәсәбәтләрен җайга салу башлыгы мөдире булып эшли. Ә 2009 елдан ЗАГС идарәсе башлыгы итеп куялар үзен. Бүгенге дәрәҗәсенә ул тырышлыгы һәм кешеләргә җылы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә иреште, диләр аның турында хезмәттәшләре. Адәм баласы җиргә тугач та,  беренче документын ЗАГСтан ала һәм гомере буена әлеге учреждение белән тыгыз элемтәдә яши. Федераль һәм республика кануннарына үзгәрешләр кертелү, пенсия кануннарындагы яңалыклар, документлардагы төгәлсезлекләр  – болар барысы  да кешеләрне ЗАГСка китерә. Бүгенге көндә биредә заман таләпләренә җавап бирерлек хезмәткәрләрдән торган коллектив эшли. Алар барысы да кешеләргә авырсынмыйча ярдәм итәләр. Дөрес итеп документлар тутырырга, гаризалар язарга булышалар. 

  Соңгы вакытларда биредә документларны цифрлаштырып, электрон базага кертү буенча зур эш алып барыла. Бу эш уңышлы гына ахырына кадәр башкарылса, ЗАГС хезмәткәрләренә дә, халыкка да уңайлы булыр иде. Кайбер документларны яңартканда Татарстанның, Россиянең генә түгел, хәтта чит илләрдәге ЗАГС һәм башка оешмалар белән бергә эшләргә дә туры килә. Ә бу вакыт һәм түземлек таләп итә.  Сораулары туган кешеләргә ЗАГС хезмәткәрләре гади һәм җайлы итеп аңлаталар. Шуңа күрә әлеге хезмәт эшеннән шәһәрдәшләребез канәгать, йомышы төшкән кеше монда эшләүчеләргә рәхмәт әйтеп китә.

Равилә Зарипова җитәкчелегендәге ЗАГС идарәсе коллективы кешеләрнең тормышында булган вакыйгаларны истә калырлык итеп уздырырга тырыша. Балага исем кушу йоласы һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, традицияләренә нигезләнеп оештырыла. Никахлары тематик даталарга туры килгәндә теркәлү тантанасы аеруча кызыклы һәм үзенчәлекле үтә. 25, 30, 50 ел бергә гомер иткән кешеләрнең бәйрәмнәрен дә матур итеп уздырырга булышалар биредә. “Әти белән әнинең бергә торуларына 50 ел тулуга багышланган бәйрәмне ЗАГС белән берлектә үткәргән идек. Аллаһка шөкер, бик матур узды. Гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләребезне саклауны максат итеп куйган мондый чаралар балалар һәм оныклар өчен бик кирәк. Алар әби-бабайларының, ата-аналарының тормышын үрнәк итеп гаилә корырга тиешләр”, - ди шәһәрдәшебез Земфира Әхмәтҗанова.

Эльвира ханымның фикерләрен башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова да хуплады. “Нинди генә эшкә алынса да, Равилә Гыйльметдин кызы аны бик яхшы итеп, кимчелексез итеп эшли. Ул шәһәр тормышында актив катнаша. Пенсия фонды белән берлектә гаиләләрендә икенче һәм өченче балалары туган гаиләләргә тантаналы шартларда ана капиталы тапшыра. Равилә гаиләсендә -  балаларының терәге булган, кадерле, хөрмәтле  әни. Малай һәм кыз үстерделәр. Алай гына да түгел, ул инде яраткан әби дә”, - диде ул.

Чыннан да Равилә Зарипова күпкырлы эш алып бара. Ул пенсия фонды, мәктәпкәчә белем бирү учреждениләре белән төрле чаралар үткәрә. Балалар бакчаларында малайлар һәм кызларга гаилә кыйммәтләре турында сөйли. Нәниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Гаиләләрендә икенче һәм өченче балалары туганнарга “Энергетик” мәдәният сарае һәм пенсия фонды хезмәткәрләре белән берлектә ана капиталы сертификаты тапшыруны бәйрәмгә әйләндерде. Балтач районында туып- үскән якташлар җәмгыятен дә җитәкли ул. “Без якташыбыз белән горурланабыз”, - диләр аның турында якташлары. Кыскасы, Равилә Зарипова һәрвакыт кешеләргә матур бәйрәм мизгелләре бүләк итәргә тырыша. Аның фидакарь хезмәтен республика һәм шәһәр җитәкчеләре дә  югары бәяләде. Ул шәһәр хакимияте башлыгы, ТР Министрлар кабинетының рәхмәт хаты, “Бөтенроссия халык санын үткәрүдәге казанышлары өчен” билгесе һәм башкалар белән бүләкләнде. Ә аның өчен иң зур бүләк - хезмәтеннән канәгать булып киткән кешеләрнең рәхмәте. Шәһәребезнең гүзәл затлары аны үзләренә үрнәк итеп куялар. “Равилә ханым – барыбыз өчен дә үрнәк шәхес. Ул матур һәм зәвык белән киенә, үзен һәрвакыт карый, кешеләр белән дәрәҗәсен белеп, әмма үзен гади тотып сөйләшә. Эшен ипләп кенә, җайлы итеп алып бара. Машинаны оста итеп йөртә. Шәхесләр гади була, дигән сүзләр аңа туры килә дисәм дә, ялгыш булмас. Ул бар яктан да эталон. Шуңа күрә аны җитәкчеләр дә, гади халык та хөрмәт итә. Кыскасы, без, хатын-кызлар, аңардан үрнәк алып, аның кебек булырга омтылырга тиешбез”, - ди хореография мәктәбе педагогы, режиссер Алсу Җаббарова. Алсу ханымның киңәшен тыңлап, тирә-ягыбыздагы хезмәтләре һәм үзләрен җәмгыятьтә тотышлары белән өлге булган Равилә Зарипова кебек шәхесләрдән үрнәк алсак, тормышыбыз да, эшебез дә уңышлы барыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев