«Улымның формасын кочаклыйм да елыйм...»
Түбән Тәкермән белән Югары Тәкермән авыллары арасындагы авариядә һәлак булган Саматның әнисе очрашудан язма.
Май бәйрәмнәрендә бөтен Татарстанны Минзәлә районында балалар катнашында булган коточкыч юл фаҗигасе тетрәндергән иде. Түбән Тәкермән белән Югары Тәкермән авыллары арасындагы юлда «Тойота» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз балаларны бәрдерде. Чаллыдан әбиләренә кунакка кайткан өч гөнаһсыз бала мәңгелеккә күзләрен йомды. Алар арасында 13 яшьлек Самат Шәрәфиев та бар иде. Журналист Гөлназ Хәбибуллина «Интертат» электрон газетасында аның әти-әнисе – Рәмилә һәм Илнур Шәрәфиевлар белән язма әзерләде. Аны кыскартып бирәбез.
«Улым, кулларың алтындыр синең», – дип әйтә торган идем
– Самат төпчегебез, апасы белән аралары 6 яшь ярым. Бик йомшак күңелле, ягымлы булды, бер борчу китергән бала түгел. Гомере кыска булачагын сиземләгән кебек, аның бөтен җиргә өлгерәсе килде, – ди Рәмилә ханым. – Башта музыка мәктәбендә укыды, баянда һәм пианинода уйнарга өйрәнде. Ләкин кызыксынуы озакка бармады, музыка минеке түгел дип, ул мәктәпне ташлады. Соңгы вакытта җитди рәвештә каратэ белән мавыкты.
Улым искиткеч оста куллы булды. Төзәтмәгән, ясамаган әйбере калмаганга: «Улым, кулларың алтындыр синең», – дип әйтә торган идем үзенә. «Ютуб»тан карап, ипигә кадәр пешерде ул. Яз җитә башласа, тәрәзә төбебез яшелчә үсентесе белән тула. Инде март башында ук Самат әби-бабасыннан капчыгы белән балчык алып килә, кыяр, кызыл борыч, карбыз утырта. Быел да теплицага Самат утырткан үсентеләрне күчердек. Аларны улым үстергән кыяр дип сөенеп өзеп ашый идек.
Кышын-җәен балыкка йөрде. Балык тоту өчен нәрсә кирәк, барысын да алып бирдек. Тәҗрибәле балыкчыларның да аныкы кадәр кармаклары булмагандыр. Гомумән, без бала нәрсә сораса да каршы килмәдек. Бу балага самолет алырсызмы икән берзаман ди торган иде туганнарыбыз, – ди ул.
«Улыбыз вафат булган көннән башлап дөнья тукталды»
Рамилә ханым белән Саматның бүлмәсенә үтәбез. Әни кеше баласының шкафын ача. Улының хәрби формасын сыйпап-сыйпап куя, күзләреннән мөлдерәп яшь тәгәрәп төшә.
– Беләсезме, баланың бүлмәсенә керүе – җан әрнүе. Шифоньерын ачып, менә шулай формасын кочаклыйм да елыйм, кочаклыйм да елыйм. Әле чалбарларын юып куйган идем. Кителен юасым да килми, аннан баламның исе килеп тора.
Быел улым «Калкан» полиция мәктәбендә 6нчы классны тәмамларга тиеш иде. Әтиебез полиция хезмәткәре булгач, Самат та, әтисенең формасын киеп уйнап, кечкенәдән полиция булырга хыялланды. Формасын шундый горурланып киеп йөрде. Иптәшләре дә бик якын кабул иттеләр үзен, – ди әнисе.
Бүлмәгә йорт хуҗасы, Саматның әтисе Илнур Шәрәфиев килеп керә.
– Улыбыз бик патриот егет иде, – дип, миңа улының флаглар белән төшкән фотоларын күрсәтә башлый. – Авылга кайтканда флагларын үзе белән алып кайта һәм ишегалдына керүгә, иң беренче итеп, аларны кадап куя иде. Ә менә бу полкага, күрәсезме, Россия Президентының портреты куелган.
– Махсус операция башлангач: «Әни, миңа 18 яшь булса, хәзер мин дә илне сакларга китәр идем», – ди башлады. «И улым, ярый бәләкәй әле син», – дип сөенә идем шул вакытта, – дип, иренең сүзләренә кушыла Рамилә ханым. – әтисе аны мылтыктан атарга да өйрәтте. Мылтыкны сүтеп җыюны бик тиз башкара иде Самат. Криминалист һөнәре белән дә кызыксынып алды. Әтисе белән бергә криминалист чемоданын җыйдылар, һәрберебезнең бармак эзләренә кадәр алып. Гомумән, әтисе белән бик якын булдылар, – ди әнисе.
– Егет кеше нәрсәгә тотынса да булдырырга тиеш дип әйтеп килдем. Үземә алмаш итеп, илне саклаучы, намуслы егет итеп тәрбияләргә тырыштым. Көчле булуын, гаиләсе өчен җаваплылык тоеп яшәвен теләдем. Тик...
Дөнья әйләнә бит инде... Минем өчен улым вафат булган көннән башлап ул әйләнүдән тукталды. Алга таба ничек булыр, белмим, – ди йорт башлыгы, хәсрәт белән тулы күзләрен читкә борып.
«Самат бабай малае иде»
Түбән Тәкермән, кызганычка, әҗәлен дә шунда очраткан авылы – Саматның иң яраткан урыны. Әнисе Рамилә ханымның әти-әнисе яздан кара көзгә кадәр шунда яши. Кышка гына Чаллыга киләләр.
– Әти баланы үзеннән калдырмады инде. Самат үзе дә бабай дип кенә торды. Әти аны матаена утыртып йөртә, бөтен эшкә өйрәтә иде. «Әби-бабайның авылдагы өенә янгын сигнализациясе үткәрәм», – дип хыялланды. Саматка 13 апрель көнне 13 яшь тулды. Туган көненә җыелган бөтен акчага сигнализация куяр өчен әйберләр сатып алды, макетын үзе ясады. Аның бүлмәсенә килеп кереп, чыбык, паяльниклар күплегенә хәйран кала идек. Матайда йөрергә хыяллангач, әбисе белән бабасы быел туган көненә матай алып бирделәр. Бер-ике көн генә алып чыга алды матаен.
«Самат вафат булыр алдыннан сәер төш күрдем»
– Рамилә ханым, бик кыен булса да Саматның соңгы көнен искә төшерик әле.
– Самат пәнҗешәмбе көнне үк «иртәгә авылга кайтам» дип әйтеп куйды. Җомга көнне аны әтисе авылга кайтарып куйды да үзе кире килде. Иртән Саматны гадәттәгечә озатып калдым, кочаклап-үбеп чыгып китте.
Шимбә көнне рәхәтләнеп йөргән ул, бабай да өйдә булган. Ял көнне бабай эшкә киткән, бала әби белән генә калган. Иртәнге якта әни белән видеоэлемтә аша сөйләштек тә, күңелем белән, ашкынып, алар янына кайтасым килде. Эх, рульдә йөрсәм, кайтып кына китәр идем, минәйтәм. Самат ул көнне көндез матаенда басу-кырларга чыккан.
Безнең ике авыл – Югары Тәкермән белән Түбән Тәкермән арасы 1,5 чакрым гына. Үзебезнең авылда кибет булса да, балалар күрше авылга кибеткә йөриләр. Ул кичне Самат матаен кертеп куйган да, дуслары белән, җәяүләп, шул кибеткә менеп киткән. Хәзер инде, ярый матай белән булмаган, дибез. Әти белән әни үзләрен гомерлеккә гаепле санарлар иде.
Кибеткә барышлый видео җибәрде, кәефе юклыкка игътибар иттем, елмаймый да. Өйгә кайту белән шалтыратырга куштым. Ләкин улымның тавышын башка ишетә алмадым инде...
«Кызым, монда авария булган, өч бала үлгән», – дип әни шалтыратты. «Әни, Самат кайда?» – дидем, өзгәләнеп. «Аларның берсе Самат... Өмет юк, кызым», – диде.
Илнур белән кайтып чаптык... Өч бала да юл кырыенда ята... Саматым йоклап яткан кебек кенә... Тәнендә бер ярасы, бер җәрәхәте юк. Выпискасында «умырткалыгының муен өлешенә зыян килгән» дип язылган.
Самат вафат булыр алдыннан сәер төш күргән идем. Аягымны өч бал корты чакты. Әмма бал кортларын минем элек тә күргәнем булды, һәм аны кайнанам акчага юраган иде. Шул төшне искә төшереп, акча керер дип сөендем. Аңлап бетермәгәнмен, бал кортын күрсәң – акчага, ә ул сине чакса кайгыга икән ул.
«Ике кызны саклап калган фәрештә булган минем улым»
– Бу фаҗига ничек килеп чыккан? Сезгә нечкәлекләрен сөйләделәрме?
– Алар биш бала булганнар. Ике кыз исән калган. Мин аларны белмим, ләкин берсен Югары Тәкермән кызы дип аңладым. Самат белән үлгән малайларның әниләре – минем белән бергә уйнап үскән кызлар.
Балалар машиналарга каршы, юл кырыеннан дөрес итеп хәрәкәт иткәннәр. Самат – иң беренче булып, аның артыннан ике кыз, алар артыннан ике малай кайткан. «Борылыштан шушы машина килеп чыкты да, фарасы бик нык күзләребезне яктыртты. Кара әле, машина бигрәк тиз якынлаша дип уйларга гына өлгердек, Самат инде әллә ничә метр читкә очты», – дип сөйләгәннәр кызлар. Аңлавымча, кызлар белән Самат арасы да шактый булган. Алар кырыйга керергә өлгергәннәр, ә машина алар артындагы ике малай өстенә менгән.
Улымның үлеме мизгел эчендә булган, вафат булуын аңларга да өлгермәгән, диделәр. Алдан баргач, артыннан барган кызларны саклап калган фәрештә булган инде минем улым.
Ул көнне өчесен дә моргка алып киттеләр. Икенче көнне авылга алып кайтып җирләдек. Әниләре белән Саматның сыйныфташлары, укытучылары, мәктәп директоры кайтты. Кеше бик күп иде җеназада.
– Балаларны бәрдергән хатынга карата нинди хисләр кичерәсез, Рамилә ханым? Рәнҗү бармы күңелегездә?
– Нигәдер мин ул хатын-кыз турында уйламыйм. Бернинди күралмау да, төрмәдә чересен иде дигән теләк тә юк. Кайгым – шул дәрәҗәдәге кайгы, ул хатын минем уема кереп тә чыкмый. Ул да мескен инде, ул да корбан бу фаҗигадә. Аның да баласы бар... Юри таптамаган бит инде ул безнең балаларны. Барыбыз да рульдә йөрибез, Аллаһ сакласын.
– Үкенечләрегез, Саматка әйтелмәгән сүзләрегез калдымы?
– Үкенечләрем юк. Аллаһка шөкер, кул күтәргәнебез, кычкырып эндәшкәнебез дә булмады балаларга. Утыртып, тыныч кына аңлата идек ярый-ярамыйларны. Яратуыбызны тоеп яшәде.
Бер начар гадәтебез, кеше өлешенә кергәнебез, кеше рәнҗеткәнебез юк. Кайвакыт нәрсә өчен бу сынау безгә дип уйлыйм. Беләсезме, нәрсә өчен, «за что» дип түгел, ә «для чего» – нәрсәне аңлау өчен бирелде безгә бу сынау? Мин хәзер шушы сорауга җавап табарга тырышам, – диде Рамилә ханым.
Гөлназ Хәбибуллина intertat.tatar/news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев