Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урамда йөргәндә җинаятьчене тоткан

Бик озак еллар хатын-кыз образы гаилә учагын саклап, балалар тәрбияләүче әни буларак кына күз алдына баса иде. Әмма замана һәм тарих гүзәл ханымнарның оста сәясәтчеләр, космонавтлар, гыйлем ияләре була алуын күрсәтте. Хәтта, бүгенге көндә дә ир-егетләргә генә хас булып тоелган һөнәр белгечләре арасында да хатын-кызлар бар. Мәсәлән, полиция хезмәтендә.

Шәһәрдәшебез Гөлназ Гиздатуллина әлеге өлкәдә 15 еллап хезмәт куя. Ул - Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча "Автозаводский" идарәсенең 1нче номерлы ПБ Сораштыру (дознание) бүлегенең өлкән дознователе, полиция майоры. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, без аның белән очрашып, үзенчәлекле һөнәр турында аралашып алырга булдык.

- Мин гап-гади гаиләдә үстем. Әтием - шофер, әнием - ательеда эшләүче тегүче. Кечкенә чагымда тормышымны медицина белән бәйләргә уйлый идем. Җәмгыятькә файда китереп яшисе килде. Ләкин полиция хезмәткәре булдым. Һәм моңа бер дә үкенмим. Чөнки мин шәһәребездә яшәүче кешеләрнең сәламәтлеген генә түгел, куркынычсызлыгын да кайгыртам, - дип әйтә гүзәл белгеч.

Полиция хезмәтенә Гөлназ Гиздатуллина 2001 елда, ТИСБИ югары уку йорты каршындагы көллиятне бетергәч килә. Һөнәри уку йортында укыганда, аңа еш кына шәһәребездәге Эчке эшләр идарәсе яныннан узарга туры килгән. Яшь белгеч әйтүенчә, ул һәрчак аннан чыгып баручы, форма кигән гүзәл хатын-кыз полиция хезмәткәрләре белән сокланган булган. Аларның һөнәрләре дә бик хөрмәтле һәм үзенчәлекле булып тоелган аңа. Ниһаять, үзенә дә һөнәр сайлау вакыты җиткәч, ул Эчке эшләр идарәсенә документларын тапшырып, полициядә эшләргә булган.

Һөнәри юлын яшь белгеч балигъ булмаганнар эше буенча инспектор вазыйфасында башлап җибәрә. Имин булмаган гаиләләр буенча рейдларга йөри, яшүсмерләр арасында җинаятьчелек буенча профилактика эшләрен алып бара, авыр яшүсмерләрләр белән актив эшли. Моннан тыш параллель рәвештә Казан социаль-юридик институтында югары белем дә ала.

- Форма һәм беренче погоннарны алганда кичергән хисләремне бүгенгедәй хәтерлим. Мин шундый бәхетле һәм үзем белән бик нык горур идем. Ул вакытта милиция дип атала торган эш урынына керү - мөмкин булмаслык хыял кебек тоела иде. Әмма мин штатка керә алдым. Бу минем өчен бик зур җиңү иде. Әти-әниләрем дә минем белән горурландылар. Безнең гаиләдә полиция хезмәткәрләре юк бит. Шуңа да алар каршында формада басып торганда: "Полиция хезмәткәре булырсың дип, күз алдына да китермәгән идек. Синең белән бик горурланабыз", - дип кочаклап, котладылар, - искә ала ул.

Әлбәттә, романтик булып тоелган эш җиңел генә булмый. Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны карау, аларның әти-әниләре белән эш алып бару өчен көчле рухлы, психологияне яхшы белү кирәк. Яшь инспектор Гөлназ Гиздатуллина шундый сыйфатларга ия була. Яратып һәм зур тырышлык күрсәтеп, ул ун елга якын балалар белән эшли. Шактый гына тәҗрибә туплаганнан соң, белгеч үзен яңа өлкәдә - сораштыру (дознание) бүлегендә сынап карарга була һәм 2012 елда шунда күчә.

- Хәзер мин җинаять эшләрен тикшерәм. Эшчәнлегемнең төп юнәлеше булып зыян салу күләме буенча зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләрне - талаулар, караклык очраклары һәм башкаларны тикшерү тора. Бер айга 5-6 эшне судка җибәрәм. Эш зур игътибарны, сабырлыкны сорый. Чөнки җинаять эшен тикшергәндә төгәл вакыт аралыкларын үтәү төп таләп, - дип сөйли белгеч.

Һәрбер кешенең хезмәт юлында истә кала торган төп вакыйгалар була. Гадәттә, ул бай тәҗрибә туплаган чакта ешрак очрый. Ә безнең героебыз һөнәр юлын башлап җибәргән вакытта ук зур батырлык күрсәтә - урамда ялгызы гына диярлек җинаятьчене тота. Эшли генә башлаган белгечне мактап, премия белән бүләклиләр.

- Полиция хезмәтендә бер еллап эшләгән вакыт иде. Кичке тугызлар-уннар тирәсендә егетем белән урамда йөри идек. Кинәт, безнең каршыбызга йорт аркасыннан бер егет чабып килә башлады. Кара куртка кигән, нигәдер миңа сәер кебек тоелды. Аңа "Тукта!" дип кычкырдым. Ул миңа карады да, тагы да ныграк чаба башлады. Мин егетемә аны куа барырга әйттем. Үзем 02 хезмәте буенча шалтыратып, талау очраклары булмады микән дип белешә башладым. Бездән качучы егет, куеныннан сумканы атып бәрде дә, юлда ыргытып калдырды. Әмма бездән качып котыла алмады. Аны тотып, сумканы шул ук көнне хуҗасына кайтарып бирдек. Ул үзе дә моңа бик гаҗәпләнде. Кинода гына шулай эшли алалардыр дип, безгә рәхмәтләр әйтеп калдырды, - дип сөйли белгеч.

Әйтергә кирәк, Гөлназга җинаятьчене тотарга ярдәм иткән егет бүгенге көндә аның тормыш терәге, алар төзегән гаиләнең башлыгы да булып тора. Ире Руслан белән алар унике еллап бәхетле гаилә тормышы алып баралар. Өч бала - кызлары Ләйлә һәм Алияне һәм төпчек уллары Әмирне тәрбияләп үстерәләр. Зурысына - ун яшь, уртанчысы быел беренче класска барды, ә 2 яшьлек Әмир балалар бакчасына йөри. Руслан - машина йөртү буенча инспектор булып эшли.

- Шөкер, мин бар яктан да бәхетле хатын-кыз. Яраткан гаиләм бар. Мин иремнең сөекле хатыны һәм балаларымның кадерле әниләре. Үземнең әнием дә һәрчак ярдәм итеп тора. Теләгән урынга эшкә кердем. Һөнәри баскыч буенча да үсәм, дәрәҗәләрем дә бар. Кадерле ирем Руслан мине аңлап, һәрчак ярдәм итеп тора. Аның беркайчан да эшеңне алыштыр, ташла дип әйткәне булмады. Балаларыма да сөенеп бетә алмыйм. Тырышып укыйлар, әниләренең полиция хезмәткәре булулары белән дә бик горурланалар. Хәтта, зур кызым Ләйлә, качырып кына, мине форманы да киеп караган була. Кем белә, бәлки, киләчәктә аларның берәрсе минем эзләр буенча да китәр. Гомумән, мин үз гаиләмә, әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар һәрчак мине кайгыртып торалар. Өеңдә тыныч һәм рәхәт булганда, эштә дә күңел биреп эшлисең һәм уңышларга ирешәсең! Бәйрәмнәр уңаеннан, хатын-кыз буларак, барлык гүзәл затларга бәхет телим. Сөйгән ярыгызны табып, үз гаиләңне булдыру - зур шатлык. Агачның җимешләре булган кебек, балаларны тәрбияләү әлеге сөенечне арттыра гына. Шуңа да гаиләле, бәхетле хатын һәм ана булыгыз. Полиция хезмәткәре буларак, барлык шәһәрдәшләремә законны бозмыйча, матур итеп яшәүне теләп калам!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев