Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ураза бәйрәме

Чаллы шәһәре мәчетләрендә ураза гаетен бәйрәм итү иртәнге 7 сәгатькә билгеләнгән иде. Әмма иртәнге 6 сәгатькә үк мәчетләр гает намазына килүчеләр белән тулды. Шуңа күрә бәйрәм вәгазе иртәрәк башланды. Намаз заллары шыплап тулу сәбәпле, килүчеләрнең бер өлеше гает намазын мәчетләр ишек алдында укырга мәҗбүр булды. Алты мәчеттә гаеткә күлүчеләр һәм...

Чаллы шәһәре мәчетләрендә ураза гаетен бәйрәм итү иртәнге 7 сәгатькә билгеләнгән иде. Әмма иртәнге 6 сәгатькә үк мәчетләр гает намазына килүчеләр белән тулды. Шуңа күрә бәйрәм вәгазе иртәрәк башланды.

Намаз заллары шыплап тулу сәбәпле, килүчеләрнең бер өлеше гает намазын мәчетләр ишек алдында укырга мәҗбүр булды. Алты мәчеттә гаеткә күлүчеләр һәм дә барча халык өчен пылау пешерелде. Калган мәчетләрдә халык коймак белән сыйланды. "Нур-Ихлас", "Тәүбә" мәчетләрендә балалар өчен атракционнар, төрле уеннар үтте. "Әбүзәр" мәчете "Солнышко" ял базасында күп балалы гаиләләр өчен ял чаралары оештырды. "Сөембикә" мәхәлләсендә гает намазы беренче мәртәбә әле куллануга тапшырылмаган яңа мәчет бинасында укылды. Ошбу уңайдан 200дән артык кешене пылау белән сыйлау булды. Алга таба да җәмәгать намазлары яңа бинада укылачак.

Гает намазыннан соң "Нур-Ихлас" мәчетенә шәһәр мэры Вәсил Шәйхразиев һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов килделәр һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинны һәм дә аның йөзендә шәһәрнең барча мөселманнарын Ураза гаете белән котладылар, дин кардәшләребезгә киләчәктә дә актив гражданлык позициясе, исәнлек-саулык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев