Уролог-хирург Абдусәлим Абдурахманов: «Безнең династия Чаллыга гашыйк»
«Хастаханә җитәкчеләре белгечләрнең осталыгын тикшерү өчен безгә үз кешеләрен дәваланырга яисә операциягә җибәрә иделәр. Нәтиҗәсен күргәч, ышанычлары арта», - ди ул.
Чаллы сәламәтлек саклау өлкәсендә табиб династияләре шактый. Алар арасында Абдурахмановлар да бар. Династиянең башында югары категорияле уролог-андролог, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы Абдусәлим Абдурахманов тора.
«Безне тикшерү өчен остазлар үз кешеләрен дәваланырга җибәрә иделәр»
Ул Дагыстанда туып-үскән. Дагыстан Дәүләт медицина университетының дәвалау эше, Казан дәүләт медицина институтының хирургия факультытын, ординатура, интернатура тәмамлаган һәм язмышын Чаллы белән бәйләгән.
Хезмәт юлын ул Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә башлый. «Ординатурада укый идем. Мине бу хастаханәдә бик җылы каршы алдылар. Хирургия бүлегендә эшләдем. БСМПга китәр вакыт җиткәч ул чактагы баш табиб Иван Антоновның җибәрәсе килмәде. Бик яхшы мөнәсәбәттә идек. Үзенең кабинет ачкычын биреп: «Шкафтагы китапларны укы, өйрән», – дия иде. Ул вакытта интернет юк иде, бу яшь белгечләр өчен зур ярдәм булды, – ди ул яшь чакларын искә алып. – Аннары ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә күчтем. Биредә тәүлек буе эшләргә кирәк, умарта күче кебек гөжләп торган коллектив. Баш табиб Ирек Ишкинеев, хирургия бүлеге мөдире Таһир Хәсәнов, олы йөрәкле остаз Илдус Шәкүров белән иңгә-иң куеп эшләдек. Алар белгечләрнең осталыгын тикшерү өчен безгә үз кешеләрен дәваланырга яисә операциягә җибәрә иделәр. Нәтиҗәсен күргәч, ышанычлары арта».
«Иң зур бүләк – авыруларның терелүе»
Абдусәлим Корбанович 40 елдан артык хирург-уролог булып эшләү дәверендә бик күп авыруларны терелткән. УЗИ аппаратлары күп хастаханәләрдә булмаган вакытта үзенең кечкенә аппараты белән төгәл диагноз куеп, күпләрне аякка бастырган.
Чаллыда рәхмәтле пациентлары шактый аның. Мәсәлән, бер бабай операциядән соң аягына баскач, сөенеченнән аңа үзенең бакчасын бүләк итмәкче булган. «Мин бүләк өчен эшләмим. Иң зур бүләк – авыруларның терелүе», – дигән аңа табиб. Шулай да теге үҗәт бабай аңа бер оя умарта бүләк иткән. «Мин инде карт, умарталарны ышанычлы кулларга тапшырасым килә. Сез шундый кеше», – дигән. Умартаны табибның бакчасына илтеп урнаштырырга булышкан. «Бакчагызда матур чәчәкләр, балыгыз тәмле булачак», – дигән. Шуннан бирле Абдусәлим Корбанович умартачылык белән шөгыльләнә.
Тагын бер кызыклы очрак. Төрле табибларга йөреп тә сихәтләнә алмаган мөселман әбисенә Абдурахмановларга барырга киңәш иткәннәр. Әбинең хәле бик авыр була. Аны дәвалауга Абдусәлим Корбановичның улы Рөстәм, кызы, кияве кушылган. Авыруны терелткәннәр. Гомере буе катнаш никахларга каршы булган әби шушы вакыйгадан соң кызын Дагыстан егетенә кияүгә биргән.
Абдусәлим Корбанович тормышында гел яхшы җитәкчеләр очратканы өчен язмышына рәхмәтле. «4нче поликлиникада да эшләдем. Ул чактагы баш табиб Линуза Ганиева бик кешелекле иде. Ул кешеләр өчен эшләде, алар өчен яшәде, ЗЯБ халкына яңа поликлиника төзеп калдырды. Мин аны яратып «Әнием» дип йөрттем. Аннан соңгы җитәкчеләр Светлана Захарова, Равил Бакиров та кешелекле, үз эшләренең осталары булдылар», – ди ул.
«Улым да, кызым да, киявем дә табиб»
Абдусәлим Корбанович табиб һөнәренә балаларында да мәхәббәт тәрбияләгән. Хатыны Суна ханым (БСМПда хисапчы булып эшләгән) белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Уллары Рөстәм 5нче шәһәр хастаханәсендә хирургия буенча баш табиб урынбасары, уролог-хирург. «Заманча технологияләр кулланып теләсә кайсы авыруны аякка бастыра», – ди әти кеше улы белән горурланып. Сүз уңаеннан, фидакарь хезмәте өчен Рөстәм Абдурахманов быел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Рөстәмнең хатыны Регина БСМПда функциональ диагностика бүлегендә эшли.
Кызы Саимат Хәмидуллина башта балалар медицина үзәгендә, хәзер Тукай районы хастаханәсендә гинеколог булып эшли. Аны пациентлары да, коллективта да хөрмәт итәләр. «Кызым бик күп кешегә ана булу бәхете бүләк итте. Аңа авырулар да, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре дә рәхмәтле. Тукай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев тырыш, максатчан кыз тәрбияләп үстергән өчен үземә рәхмәт әйтте», – дип сөенә ул кызы өчен дә.
Кияүләре Булат Хәмидуллин онкология үзәгендә эшли. Шәһәрдә аның турында «Врач от бога» диләр. Ул да бик күп мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек булган.
Уллары Артур Автозавод районы хакимиятендә, аның хатыны Алсу заводта эшли эшли.
Абдурахмановларның биш оныклары бар – Мәликә, Мәкъсүм, Адам, Давид, Әмир. Бабалары аларның да сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүләрен тели.
Абдусәлим Корбанович ялларда балалары, оныклары белән аралаша. Бергәләп төрле уеннар уйныйлар, бакчада эшлиләр.
«Волейбол уйнарга яратам. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, яман гадәтләрдән ерак торырга кирәк. Кызганыч, теләсә нәрсә эчеп, чама хисен югалтып зарарлы ризыклар ашау нәтиҗәсендә чирләүчеләр күп. Урологларга яшьләр дә еш мөрәҗәгать итә. Алар авыру ныклап борчыгач кына киләләр. Алай итәргә ярамый. Елына бер тапкыр урологка күренергә кирәк», – ди тәҗрибәле табиб.
«Туган ягымны сагынам, Чаллыны яратам»
Абдусәлим Абдурахмановтан: «Туган ягыгыз сагындырамы? Әгәр язмыш кабатланса, шул юлны сайлар идегезме?» – дип сорамый кала алмадым. Ул: «Кешеләрнең туган туган ягын сагынуы табигый. Мин ялларымда Дагыстанга, Дербентка барып ял итәм. Шөкер, узган тормыш юлым үкенерлек булмады. Миңа Чаллының матурлыгы, табигате, кешеләренең яхшы булуы ошый. Шәһәр җитәкчеләре халыкның тормышын яхшырту өчен тырышып эшли. 1980 елгы Чаллы белән бүгенге шәһәр җир белән күк арасы. Минем Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләргә китү мөмкинлегем дә бар иде. Әмма мин, хатыным, безнең династия Чаллыга гомергә гашыйк. Биредә уңган, яхшы кешеләр яши», – дип җавап бирде.
/ Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев