Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урып-җыю дәвам итә

Татарстанда 903,9 мең тонна ашлык суктырылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 395,8 мең гектар мәйданда урылган. Бу фаразланган күрсәткечләрнең 25 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Шул исәптән, уҗым бодае 180 мең гектардан сугып алынган, бу фаразланганның 73 проценты дигән сүз. Көзге арыш 175,4 мең...

Татарстанда 903,9 мең тонна ашлык суктырылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 395,8 мең гектар мәйданда урылган. Бу фаразланган күрсәткечләрнең 25 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Шул исәптән, уҗым бодае 180 мең гектардан сугып алынган, бу фаразланганның 73 проценты дигән сүз. Көзге арыш 175,4 мең гектардан, ә арпа 17,5 мең гектардан, борчак 15,9 мең гектардан суктырылган.

Бүген 903,9 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән, уҗым бодае - 430 мең тонна, көзге арыш - 391, арпа - 40,7, борчак - 27,2 мең тонна.

Республика буенча гектардан уртача уңыш 22,8 центнер тәшкил итә. Аграрийлар һәр гектардан 23,9 центнер уҗым бодае алган, көзге арыш - 22,3, арпа - 23,2, борчак - 17,2 центнер.

Уңыш җыеп алу буенча Буа, Нурлат, Актаныш, Әлки, Азнакай, Сарман районнары алда бара. Күршебез Тукай районы буенча урып-җыю әкренрәк бара, көн саен 2 мең гектар җир эшкәртелә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район басуларында 49988 гектардагы бөртеклеләрнең 9167 гектары теземнәргә салынган, 8375

гектары, ягъни 17 проценты суктырылган, гектардан уртача уңыш 24,1 центнер тәшкил итә. Һава шартлары игенчеләрне ашыктыра. "Кама" агрофирмасы - 2030 гектарның 17 процентында, "Чаллы яшелчәсе" - 1570 гектарның 38 процентында, "Тукай азык-төлек корпорациясе" 3931 гектарның 7 процентында игеннәрне суктырып алдылар. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң көннәр аяз торган мәлдә урып-җыю эшен арттыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев