Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Усадьба-2» бакчачылык ширкәтендә агач йорт янды

Битараф булмаган кешеләр матди ярдәм җыя.

Тукай районының "Усадьба-2" бакчачылык ширкәтендә көндезге сәгать 1дә янгын чыкты. Богородицкая урамында агач йорт дөрләп янды. Ут 100 кв.метрдан артык мәйданны чолгап алды. Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Йортта яшәүчеләр исән-имин. Ана кеше, яшүсмер, 2 һәм 3 яшьлек кызлар чыгып өлгергән. Фаҗига сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

- Тикшерү эшләре алып барылачак. Сәбәпләре шунда гына билгеле булачак, - ди Тукай районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлеге бүлегенең өлкән испекторы Артём Асеев. 

Битараф булмаган шәһәрдәшләр йортсыз калган гаиләгә матди ярдәм дә җыя башлады. Интернет челтәрендә балаларга өс киемнәре сорап язалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын