Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Утыз елга якын баласын бикләп тоткан

Шул кадәр үк вакыт өен җыештырмаган. Акылга зәгыйфь тә түгел үзе. Ни булган бу хатынга?

Стокгольм полициясе башкалада 70 яшьлек хатынны 28 ел дәвамында үз улын законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итүдә шикләнеп тоткарлаган. Бу хакта "Expressen" гәзите хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына караганда, шушы көннәрдә әлеге хатынга аның туганы килгән. Фатирга кергәч, ул биредә аягында көч-хәл белән басып торган, тешсез, аягы яралар белән капланган куркып калган иргә тап була.

Туганының сүзләренә караганда, күп еллар дәвамында ул әнисе улын җәмгыятьтән аеруда шикләнгән. Бер көнне, ул өйдә булмаганда, аның фатирын кереп карарга булган. Коточкыч күренештән югалып калмыйча, ул шунда ук табибларны чакырта һәм 41 яшьлек ирне дәваханәгә алып китә. Хәзер табиблар аның хәле авыр дип билгели.

Башка танышларының сүзләренә караганда, әнисе улын җиденче сыйныфта ук мәктәптән ала һәм шул вакыттан бирле ул өйдән чыкмый. Әнисе аңа: "Барысы да - туганнар да, күршеләр дә, танышлар да, гомумән, җәмгыять тә — аларга явызлык кына тели, һәм ул гына аны алардан яклый ала".

Туганы яшь чагында ук бу гаиләдә ниндидер начар хәл булуын сизгән, туганнарына аңлатырга тырышкан. Әмма аны беркем дә тыңламаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев