Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уңыш мулдан, табыннар сыйлы булыр

Тукай районы хезмәтчәннәре өчен быелгы хуҗалык елы көтелгәннән дә бәрәкәтлерәк булды. "Җәй башындагы корылык игеннәрнең үсешенә артык зыян салмады. Аннан соң бит һава шартлары җайланды. Җылысы да, дымы да җитәрлек булды. Бөртеклеләрдән менә дигән уңыш җыеп алдык. Тулай җыем - 114000 тонна. Һәр гектардан уртача чыгыш 23 центнер тәшкил итте....

Тукай районы хезмәтчәннәре өчен быелгы хуҗалык елы көтелгәннән дә бәрәкәтлерәк булды. "Җәй башындагы корылык игеннәрнең үсешенә артык зыян салмады. Аннан соң бит һава шартлары җайланды. Җылысы да, дымы да җитәрлек булды. Бөртеклеләрдән менә дигән уңыш җыеп алдык. Тулай җыем - 114000 тонна. Һәр гектардан уртача чыгыш 23 центнер тәшкил итте. Бәрәңге дә каерылып уңды: гектарыннан 200 центнер җыеп алдык. Соңгы 5 елда бу иң югары күрсәткеч", дип, куанычын уртаклаша районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Шәһәрдәшләр өчен дә бермә-бер куаныч бу. Димәк, безнең табыннар да ел дәвамында үзебездә үстерелгән, ярмаланып пешә торган тәмле бәрәңгедән, шыгырдап торган ап-ак кәбестәдән, татлы һәм сусыл чөгендердән өзелмәс.

Яшерен-батырын түгел, чит ил яшелчәсе күрер күзгә күркәм булса да, тәме күңелгә ятмый. Өстәвенә, бәясе дә кыйммәтрәк. Шуңа күрә ял көннәрендә ярминкәләргә юнәлә халык. Үзебезнең авыл хезмәтчәннәре үстергән бәрәңге, яшелчәләрне арзан бәядән кышка җитәрлек итеп алып калырга ашыга. Ә яшелчәләр җыю әле дәвам итә. Бүгенге көнгә 2300 тонна җыеп саклауга куелган, тагын 2000 тоннасы әле басуда.

Республика күрсәткечләре дә бермә-бер югары. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел игеннәрдән барлыгы 3518,8 мең тонна уңыш җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 22,7 центнер тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, 2013 елда республика буенча бөртеклеләрнең тулай җыемы 2,8 млн тоннадан артмады. Бәрәңге басуларыннан 74,9 мең тонна уңыш алынды. Бүлбеләрнең уртача чыгышы да югары - һәр гектардан уртача 184,6 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев