Уңышлар сөенечле
Яр Чаллы шәһәре икътисады узган алты айда уңай якка үзгәргән. Бу бигрәк тә җитештерү өлкәсенә кагыла. Әйтик, узган 2015 елда бу чорда промышленностьта җитештерү индексы 70,4 процент булса, быел ул 113,8 % тәшкил итә. Бигрәк тә машина һәм җиһазлар, катыргы-кәгазь, тимер әйберләр һәм азык-төлек җитештерүдә алга китеш бар. Шәһәрнең төп...
Яр Чаллы шәһәре икътисады узган алты айда уңай якка үзгәргән. Бу бигрәк тә җитештерү өлкәсенә кагыла. Әйтик, узган 2015 елда бу чорда промышленностьта җитештерү индексы 70,4 процент булса, быел ул 113,8 % тәшкил итә. Бигрәк тә машина һәм җиһазлар, катыргы-кәгазь, тимер әйберләр һәм азык-төлек җитештерүдә алга китеш бар. Шәһәрнең төп терәге булган КАМАЗ автомобильләр җитештерү берләшмәсе алты айда 13 мең авыр йөк машиналары сатты, бу узган ел белән чагыштырганда 32 процентка артык. КАМАЗның илебез базарында тоткан өлеше бүген 61% тәшкил итә, автомобильләр Россиянең төрле өлкәләренә җибәрелде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев елның икенче яртысы автогигант өчен уңышлы булыр, дигән фаразны белдерде. Бу өмет акланыр, камазлыларга эш тә, акча да булыр. Шулай ук машина җитештерүдә "Форд Солерс Холдингы" ААҖ уңышлы эшләп килә август аенда аның конвейрыннан унмеңенче кроссовер EcoSport төште, бу Форд Солерста яңартылып чыгарыла башлаган беренче шундый модель. Заводларда җитештерү арткан саен шәһәр казнасына салымнар керү дә күбәя, ә бу инде үз чиратында халыкның көнкүрешен яхшыртуга, социаль өлкәләргә финанс белән ярдәм итүгә алшартлар дигән сүз.
Әле күптән түгел генә үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үткән Катыргы-кәгазь комбинаты эше мактауга лаек. Чаллы предприятиесенең даны Россиянең барлык төбәкләрендә дә билгеле, комбинат җитештергән продукция кайларга гына таралмый?! Быелның беренче яртысында С. П. Титов исемендәге бу халык предприятиесе үз хисабына инвестицияләрне узган елга караганда ике тапкыр арттырды. Ул 200 миллион сумга җитте. Комбинатта яңа төр продукцияләр җитештерелә башлады, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артты, социаль яклау программасы яхшы үтәлә.
"Чаллы-Икмәге" АҖ беренче ярты еллыкта заманча җиһазлар, ипи пешерү линияләрен яңарту исәбенә 120 миллион сумлык инвестиция үзләштергән. Комбинатның уңышларын сөйләп кенә бетерерлек түгел. Алдынгы җитештерү предприятиеләре исәбенә горурланып Татпроф, "Болгарсыра", "Чаллы-Суык" һ.б. кертергә була.
"Чаллы- бройлер " компаниясе хакында аерым әйтеп китәргә кирәктер, биредә җитештерү мөмкинлекләрен тагын да арттыру белән бергә, яңа төр продукция җитештерү турында да җитди эш алып баралар. "Чаллы- бройлер " өстәмә җитештерү мәйданнары булдыруны да күз алдында тота. Шәһәр биләмәләрендә 3 миллиард сумга төшәчәк яңа комплекслар төзелә. Компания җитештергән кош итен һәм аның йөзләрчә эшләнмәләрен илебезнең төрле өлкәләренә сатуга озата, чит дәүләтләрдә дә биредә җитештерелгән хәләл итләргә сорау зур.
Шунысы куанычлы социаль-икътисадый өлкәгә караган кайсы гына тармакны алсак та күрсәткечләр куанычлы, без аларның иң эреләренә генә телгә алдык. Иң мөһиме шәһәр җитәкчеләре дә, предприятиеләрдә дә халыкның тормышы яхшырсын өчен кайгырталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев