Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уңышлар сиңа, абитуриент

Ю­га­ры уку йорт­ла­рын­да урак өс­те. Аби­ту­ри­ент­лар­ны ка­бул итү кам­па­ни­я­се­нең иң кыз­ган ча­гы. 26 июль­дә, юга­ры уку йорт­ла­ры­ның көн­дез­ге бү­лек­лә­ре­нә, БДИ нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча до­ку­мент­лар­ны ка­бул итү тө­гәл­лә­нә­чәк. Исе­гез­гә тө­ше­ре­бә­зе: 1 нче курс­ка укыр­га ке­рү­че­ләр берь­ю­лы 5 юга­ры уку йор­ты­на 3 бел­геч­лек­кә га­ри­за би­реп кон­кур­ста кат­на­ша ала­лар. Вуз­лар­га тап­шы­рыл­ган га­ри­за­лар са­ны, яңа...

Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә­ге Ка­зан (Идел буе) фе­де­раль уни­вер­си­те­ты

15 июль кө­не­нә мон­да көн­дез­ге бү­лек­ләр­гә 5 161, чит­тән то­рып уку­га - 1377 га­ри­за ка­бул ител­гән. Бюд­жет­лы урын­нар са­ны исә бы­ел 1123 не тәш­кил итә. Әле­ге күр­сәт­кеч уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 186 урын­га арт­кан. КФУ­да бе­лем алыр­га те­ләү­че­ләр өчен ки­мен­дә 75600 сум ак­ча әзер­ләр­гә ки­рәк бу­лыр. Иң кыйм­мәт­ле про­филь­ләр "Ди­зайн" һәм яңа ачыл­ган "Су­ыт­кыч­лы, кри­о­ген тех­ни­ка­сы һәм тө­зек­лән­де­рү сис­те­ма­сы". Алар­ның бә­я­лә­ре 129000 сум­ны тәш­кил итә. Яңа ачыл­ган бел­геч­лек­ләр ара­сын­да шу­лай ук "Ту­ризм", КА­МАЗ их­ты­я­җы бу­ен­ча "Ин­но­ва­ти­ка" фа­куль­те­ты да бар.

- Без­нең уни­вер­си­тет шә­һә­ре­без­нең шак­тый гы­на оеш­ма­ла­ры бе­лән хез­мәт­тәш­лек итә. Иң зу­ры­сы - КА­МАЗ. Бы­ел исә су­ыт­кыч­лар­ны чы­га­ру­чы "Ха­йер" өчен дә бел­геч­ләр әзер­ли баш­ла­дык. Сту­ден­ла­ры­быз дүр­тен­че кур­стан оеш­ма­лар­да ак­тив эш­ли баш­лый­лар. Юга­ры уку йор­тын тә­мам­лау­га, кү­бе­се шун­да ук ур­на­шып та ка­ла­лар, - дип аң­лат­ты ка­бул итү ко­мис­си­я­нең җа­вап­лы сәр­ка­ти­бе Алек­сей Илю­хин.

А. Н. Ту­по­лев исе­мен­дә­ге Ка­зан мил­ли тик­ше­ре­нү тех­ник уни­вер­си­те­ты фи­ли­а­лы (КАИ)

Бы­ел мон­да бюд­җет­лы урын­нар са­ны ике тап­кыр ки­ме­гән. 2015 ел­да алар 75 бул­са, 2016 ел­да ни­ба­ры 30 гы­на - "Ин­фор­ма­ти­ка һәм хис­па­лау тех­ни­ка­сы" бү­ле­ге бу­ен­ча - 10, "Ма­ши­на тө­зү җи­теш­те­рү­ен кон­ст­рук­тор­лык тех­но­ло­ги­я­ләр бе­лән тә­э­мин итү" дә - 20.

- Әле­ге хәл без хез­мәт­тәш­лек итә тор­ган оеш­ма­лар их­ты­яҗ­ла­ры­на бәй­ле, - дип аң­лат­ты ка­бул итү ко­мис­си­я­нең җа­вап­лы сәр­ка­ти­бе Азат Мос­та­фин. - Алар ара­сын­да КА­МАЗ, Ра­ри­ТЭК, "Ко­риб" ҖЧҖсы бар. Ка­бул ит­кән га­ри­за­лар са­ны­на кил­сәк, көн­дез­ге бү­лек­ләр­дә алар - 170е, чит­тән то­рып укый тор­ган­на­рын­да 100. Яңа бү­лек­ләр бы­ел ачыл­ма­ды, - дип аң­лат­ты ул.

Мон­да­гы көн­дез­ге бү­лек­ләр­дә бе­лем алу­чы­лар өчен ки­мен­дә 64 370 сум тү­ли­се бу­ла. Иң кыйм­мәт­ле фа­куль­тет­лар ара­сын­да тех­ник юнә­леш­ләр - 79 672 сум.

Яр Чал­лы сәү­дә-тех­но­ло­гия ин­с­ти­ту­ты

­Ә­ле­ге юга­ры уку йор­тын­да 275 бюд­жет­лы урын ка­рал­ган. Иң по­пу­ляр бел­геч­лек­ләр ара­сын­да "Җә­мә­гать тук­ла­нуы про­дук­ци­я­се тех­но­ло­ги­я­се", "Җә­мә­гать тук­ла­нуы бу­ен­ча хез­мәт күр­сә­тү һәм оеш­ты­ру эш­лә­ре", "Икъ­ти­сад һәм бух­гал­тер хи­са­бы" то­ра. Бы­ел яңа гы­на ачыл­ган бел­геч­лек­ләр­гә - "Пе­шек­че-кон­ди­тер", "Сөт про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү мас­те­ры" на да со­рау зур. Бер урын­га 4-3 ке­ше. Көн­дез­ге бү­лек­тә уку бә­я­се - 35000 сум, чит­тән то­рып уку - 22 000 сум. Ан­да 480 аби­ту­ри­ент га­ри­за­сын тап­шыр­ган.

- Без­нең юга­ры уку йор­ты шу­ның бе­лән ае­ры­ла: укып чык­кан һәр бел­ге­че­без дә 100% эш­кә ур­наш­ты­ры­ла. Аның һө­нә­ри үсе­шен дә әле 3 ел дә­ва­мын­да кү­зә­теп то­ра­быз. Бы­ел "Прос­то мо­ло­ко" ЖЧЖсы бе­лән ак­тив эш­ли­без. Алар их­ты­яҗ­ла­рын­нан чы­гып мах­сус бел­геч­лек тә ач­тык. Мон­нан тыш "Чал­лы ик­мә­ге" сәү­дә йор­ты, "Чал­лы ик­мә­ге" АҖ, "Ле­руа Мер­лен", "Мэт­ро", "Лен­та", "Дет­ский мир", "Ме­диа Мар­кет" оеш­ма­ла­ры бе­лән, "Ис­ку­ше­ние", "Круг­лый стол", "Мак­си­ми­ли­анс" ке­бек җә­мә­гать тук­ла­нуы урын­на­ры бе­лән эш­ли­без, - дип сөй­лә­де ка­бул итү ко­мис­си­я­нең җа­вап­лы сәр­ка­ти­бе Оле­ся Ха­биб­рах­ма­но­ва.

В.Г. Ти­ми­ря­сов исе­мен­дә­ге Ка­зан ин­но­ва­ция уни­вер­си­те­ты

­Ә­ле­ге юга­ры уку йор­тын­да да яңа бел­геч­лек­ләр ачыл­ма­ган. Аның уры­ны­на икъ­ти­сад һәм юри­дик фа­куль­тет­ла­ры­на күп­ләп га­ри­за­лар би­рә­ләр. Го­му­мән, 15 июль­гә ин­с­ти­тут­ка 700 га­ри­за ка­бул ител­де, ди­де ка­бул итү ко­мис­си­я­нең җа­вап­лы сәр­ка­ти­бе Свет­ла­на Ти­то­ва. Мон­да бе­лем алу өчен ки­мен­дә 48 000 сум ак­ча ки­рәк бу­лыр.

Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты

­Мон­да 434 бюд­жет­лы урын ка­рал­ган: 208 - көн­дез­ге бү­лек­ләр­гә, 226 - чит­тән то­рып уку­чы­лар өчен. 2015 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ул 100 урын­га күб­рәк, ди­де ка­бул итү ко­мис­си­я­нең җа­вап­лы сәр­ка­ти­бе Гай­де Иса­ка­е­ва. Юга­ры уку йор­тын­да бе­лем алу бә­я­лә­ре­нә кил­гән­дә алар 64370 сумм­нан алып 126000 га ка­дәр ара­лык­та. Иң кыйм­мәт­ле фа­куль­тет­лар­дан "Фи­зик куль­ту­ра", "Ди­зайн" чут­ла­ны­ла. Әле­ге уку йор­ты­на 1741 аби­ту­ри­ент га­ри­за­ла­рын ин­де тап­шыр­ган. Яңа бел­геч­лек­ләр­дән бы­ел "Со­ци­аль-мә­дә­ни эш­чән­лек ме­недж­мен­ты" һәм "Ма­те­ма­ти­ка һәм компь­ю­тер фән­нә­ре" ачыл­ган.

Бар­лык аби­ту­ри­ент­лар­га да те­лә­гән уку йорт­ла­ры­на ур­на­шып, "сту­дент" исе­мен алу­ын те­ли­без. Уңыш­лар юл­даш бул­сын сез­гә!

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев