Үзе табиб, үзе спортчы
Кырык елдан артык сәламәтлек сагында торучы Чаллы табибы Рафис Әхмәтҗанов бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Рафис Заһит улы Татарстанның атказанган табибы, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау ветераны, «Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе һәм күпсанлы рәхмәт хатлары иясе. Бүген ул физкультура-дәвалау диспансерында баш табиб һәм табиб-невролог булып эшли. Хөрмәтле табиб белән очрашып, тормыш юлын барладык.
«Чаллыга бер елга дип кенә килгән идем»
Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлагач, бер ел РКБда эшләп алдым да, 1984 елда Чаллыга килдем. Ул вакытта инде гаиләм бар, олы улыбыз туган иде. Миңа – гаилә башлыгына торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Чаллыда фатир бирә иделәр. Чыннан да, килгәч өч айдан фатир алдык. Шул арада дуслар табылды, шәһәр дә күңелгә хуш килде. Инде кире Казанга китәсе килми дә башлады. Тормыш иптәшем Сайбә гомер буе даруханә мөдире, провизор булып эшләде. Мин башта 20 ел 8нче хастаханәдә невролог һәм бүлек мөдире булдым, соңгы 20 елымны дәвалау-физкультура үзәген җитәклим. Улларыбызның олысы Адель юрист профессиясен сайлады, икенчесе Марат – теш табибы. Без үзебез дә дүрт малай үстек гаиләдә. Икебез укытучы, икебез табиб. Гомумән, нәселебездә медицина өлкәсен сайлаучылар күп. Туганнарның балалары арасында да андыйлар җидәү. Күбесе невролог.
«Авылда иң яраткан урын медпункт иде»
Мин Әгерҗе районы Тирсә авылыннан. Әтием гомер буе селхозтехникада тимерче булып эшләде. Бик күп мактау кәгазьләре, медальләре бар. Әнием яшь чагында авыл советы рәисе булды, аннары мәктәптә, элемтә үзәгендә эшләп лаеклы ялга чыкты.
Ни өчен табиб профессиясе дисезме? Безнең күршедә генә Россиянең атказанган табибы Августа Индрикова яшәде. Ул невролог, ире Василий Иванович ветеринария табибы иде. Казаннан күченеп килделәр алар. Мин шуларны күреп үстем. Аннары күршедә генә ветлечебница бар иде. Анда шприцлар, скальпельләр белән мәш килә идем. Җай чыккан саен авылның медпунтына йөри торган идем. Рәхәт иде. Авылда иң яраткан урыным иде ул минем. Аннары минем әбием дә үләннәр җыеп дарулар ясый торган иде. Аның кайбер рецептларын әле дә кулланам.
«Киләләр дә Советлар Союзы, диләр»
Медицина профилактикасы үзәге иде бу. Соңрак аны дәвалау- физкультура диспансеры белән берләштерделәр. Үзәкнең төп үзенчәлеге шунда: бөтен нәрсә элеккечә. Килешәсездер, элек бит гасырларга җитәрлек итеп төзегәннәр. Кайчандыр безнең үзәккә йөргән спортчылар инде балалары яки оныклары белән килә дә, без үскән Советлар Союзы диләр. Элек Чаллыда сәнәгать спорты көчле иде бит. КАМАЗда гына да күпме спорт командасы бар иде. Профсоюзлар көчле чаклар. Бүген бездә шәһәрнең 16 спорт мәктәбенә йөрүчеләр, 60лап федерация командасыннан профессиональ спортчылар, якын-тирә район спортчылары тикшеренү үтә. Дүрт яшьлек балалардан алып, танылган спортчыларга кадәр. Ярышларга да алар бездә бирелгән белешмә белән генә керә. «КАМАЗ - мастер» командасы да ел да бездә сәламәтлекләрен тикшертә. Үзеңне яхшы хис итү һәм үз көчеңә ышану гына җитми. Тикшерүләрнең максаты да шул – спортчының сәламәтлегенә зыян килү куркынычын киметү, аны саклау. Җитдирәк тикшеренүләр таләп ителеүе ачыкланган очракта махсус клиникаларга җибәрәбез. Хәтта Мәскәүгә.
«Хәзер спортчылар «слабый»рак»
Бездә имгәнү алган спортчыларны тернәкләндерү бүлеге дә бар. Озак еллар дәваланып спортка кире кайткан спортчыларыбыз бар. Гомумән, спортчылар алар көчле рухлы, нык кешеләр. Гадәттә алар кечкенәдән үк шөгыльләнә. Режим белән генә ашыйлар, вакытында йоклыйлар. Шулай да, соңгы елларда карап торам, яшь спортчылар «слабый»рак килә. Бу шул телефон, интернет шаукымы микән дип тә куям. Ә менә авыл балалары шәһәрнекеләргә караганда көчлерәк. Чөнки эшләп үсәләр. Спортта бит әле техника гына түгел, чыдамлык та кирәк. Карап торасың, берсе яхшы гына башлый да, соңга таба хәле бетә. Нәтиҗәдә иң чыдамы җиңеп тә куя.
«Көч һәм илһам алу өчен авылга кайтам»
Мин үзем дә улларымны авылга алып кайтып йөрергә тырыштым. Төрле юнәлешләрдә эшләсәләр дә, алар да спортчылар. Минем кебек волейбол, теннис, җиңел атлетика белән мавыгалар.
Әле бу якшәмбедә генә авылдан килдем. Атна саен кайтып килергә тырышам. Гөрләп торган бакчабыз бар. Җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк үстерәбез. Чаллы янындагы бакчамда да ни генә юк. Шулай да туган нигезнең, туган җирнең һавасы гына җанга шифа бирә. Көч-илһам алырга үз авылыма кайтам.
«Будь здоров» тапшыруын без башладык
Тапшыру Чаллы телевидениесе белән берлектә оештырылды. Беренчеләре минем кабинетта төшерелде. Җитди әзерләндек. Соңрак аның студиясе барлыкка килде. Бу идеяне беренчеләрдән булып ул вакыттагы шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары Галина Каширина һәм депутатлар яклап чыкты. 20 минутлык эфир бирделәр. Башта тапшыруны үзем алып бардым, аннары төрле белгечләр килә башлады. Бөтен материалларны үзебез әзерләдек. Әлеге тапшыру хәзер дә эшләп килә.
Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы Чаллыда башланды
2000 елда шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Азат Фәтхетдинов медицина хезмәткәрләре арасында спартакиада оештырды. Бу чараның максаты медицина хезмәткәрләре үрнәгендә халыкны спортка чакыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Ул уңышлы узды һәм башкаладан килгән җитәкчеләр мондый спартакиаданы республика күләмендә дә оештырырга кирәк дигән карарга килде. 2005 елда республикакүләм спартакиаданы Чаллыда үткәрдек. Чаллы медицина хезмәткәрләре командасы икенче урынны яулады. «Жигули» машинасы оттык. Аннан алдагы елны Казанда өченче урынны яулап, «Ока» алган идек. Хәзер акчалата бүләклиләр.
Мин үзем ел да волейболда, өстәл теннисында, вакыт булганда йөзүдә катнашам. Диспансердан минем белән биш-алты белгечебез дә бара. Яшьләрдән стоматологыбыз – минем улым Марат катнаша. Җиңел атлетика, волейбол буенча яхшы күрсәткечләре бар. Оештыруда да миңа бик ярдәм итә. Гомумән, бүгенге көндә диспансерыбызда бер команда булып эшлибез.
Рушания Ночевкина, дәвалау-физкультура диспансерының спорт медицинасы бүлеге мөдире:
– Рафис Заһитович үзенә дә, безгә дә бик таләпчән җитәкче. Һәм без бөтенебез дә аның үрнәгендә эшләргә һәм яшәргә омтылабыз. Кешеләргә, килеп туган мәсьәләләргә зур игътибар белән карый. Бер генә проблеманы да, бер генә мөрәҗәгатебезне дә игътибарсыз калдырмый. Сәламәт булып, алга таба да шулай эшләргә язсын иде!
Ландыш Корбангалина, шәфкать туташы:
– Рафис Заһитович белән башта хастаханәдә эшләдек. Соңрак ул дәвалау-физкультура диспансерына китте. Күпмедер вакыттан соң Рафис Заһитович үз янына чакырды. Аңа бик тә рәхмәтлемен. Аның кебек кешелекле җитәкчене күргәнем юк минем. Мин шәһәрнең икенче очында яшим. ЗЯБка эшкә килеп җитү өчен кышын сәгать биштә дә торырга туры килә. Әмма, бернигә карамастан, эшемне алыштырмыйм.
Алинә Васильева, баш табиб ярдәмчесе:
– Эш эзләгәндә «Аллаһым, миңа кешелекле, акыллы җитәкче бир» дип сорадым. Ялваруымны күктә ишеттеләр, мине Рафис Заһитович эшкә алды. Аның зирәклегенә, иплелегенә, заман белән бергә атларга омтылуына чиксез сокланам.
Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе флагының авторы – Рафис Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев