Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Узган елдан башлап Татарстанда мөгезле эре терлекне идентификацияләү кампаниясе башланды

Узган елдан башлап Татарстанда мөгезле эре терлекне идентификацияләү кампаниясе башланды.

Мамадышта узган семинар бозауларны чиплаштыруга багышланды  Әлегә бозауларны гына чиплаштыралар, процедура бозау тугач та тәүлек дәвамында башкарыла. Мамадыш районында бу эшне Павлов крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәм Дүсмәт авылында башладылар.

Крестьян-фермерлык хуҗалыгы үрнәгендә район ветеринарлары өчен практик семинар үткәрелде. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.

«Һәр терлекнең үз паспорты булачак. Терлек турында туганнан алып чалганга кадәр мәгълүмат кертеләчәк. Бу мәгълүмат вакцинация, прививка, яше, физиологик хәле турында булачак», — диде «РИВЦ» АҖ директоры Данис Сәйфетдинов.

 15 фермер бу эшне башлау өчен инструментлар алган. Биркаларны һәм чипларны бозауларның колагына беркетәчәкләр. Аннары бөтен мәгълүмат махсус программага кертеләчәк. Смартфон өчен кушымтаны кулланып чиптан QR-кодны күчереп алып, терлек турында мәгълүматны белергә мөмкин.

Хәзерге вакытта Мамадыш районында 30 меңнән артык мөгезле эре терлек бар.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев