Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Татарстан гүзәлләренә кастинг игълан ителде

11 декабрь көнне Яр Чаллыда "Мисс Татарстана 2017" Респбулика матурлык бәйгесенең зональ кастингы узачак. Анда 14 яшьтән алып 23 кадәр, буе 170 см дан озынрак кызлар чакырыла. Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә начар гадәтләрнең, тәннәрендә татуировкаларның һәм күренеп торган шрамнарның булмавы шарт итеп куела.

Моннан тыш аерылган, балалары булган һәм кияүдәге кызлар анда катнаша алмый. Кастинга шпилька туфлиларын һәм купальникларны алу сорала. Бизәнмичә килергә кирәк. Яр Чаллыда зональ кастингны оештыручылар булып "ПлатФорма" мода театры, "Мисс Татарстан" республика иҗтимагый оешмасы, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге тора. Бәйгенең жюри рәисе - "Мисс Татарстан" республика иҗтимагый оешмасының президенты Изольда Генриевна Сахарова. "Мисс Татарстана 2017" бәйгесенең финалы Казанда, гыйнвар аеның ахырында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев