Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вадим Захаров үзеннән дә тазарак кешене күреп сөенгән яки Винарис Ильегетнең авырлыгы ничә кило

Татар эстрадасы баһадиры Вадим Захаров икенче баһадир Винарис Ильегеттән, дөресрәге, аның авырлыгыннан "көлеп" йөри башлады. Вадимның "эстрадада Винарис пәйда булгач, сөендем әле" дигән сүзен берничә концертта ишетергә туры килде. Винарис үзе бу хакта ни уйлый икән? Вадимга үпкә сакламыймы? "Вадимның ул сүзе турында беләм. Һич үпкәләмим. Миндә комплекслар юк, шулай...

Татар эстрадасы баһадиры Вадим Захаров икенче баһадир Винарис Ильегеттән, дөресрәге, аның авырлыгыннан "көлеп" йөри башлады. Вадимның "эстрадада Винарис пәйда булгач, сөендем әле" дигән сүзен берничә концертта ишетергә туры килде. Винарис үзе бу хакта ни уйлый икән? Вадимга үпкә сакламыймы?


"Вадимның ул сүзе турында беләм. Һич үпкәләмим. Миндә комплекслар юк, шулай да үземә тәнкыйть белән карыйм. Минем турында чын дөресен сөйлиләр икән, миңа бу кызык кына. Хәзерге вакытта бик күп концертлар белән йөрим. Тик тормагач, ябыгам. Шулай итеп, тиздән Вадим авырлык буенча янә чемпион булмагае! Ай ярым эчендә 150 килодан 142гә калдым. Моның сәбәбе - әлеге дә баягы эш белән мәшгуль булу", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Винарис Ильегет.


"Җырлаганда башыма бер уй килде дә, хөрмәтле тамашачыма болай дидем: "Моңа кадәр эстрадада үземне бераз кимсетеп йөри идем. Кайбер артистлар да таза дип мыскыл итә иде. Ходайның рәхмәте, эстрадада Винарис Ильегет дигән кеше килеп чыкты! Үзеңнән таза кеше күрсәң, сөенәсең бит ул". Винарис юморны аңлый торган кеше моңа көлеп кенә карады. Үзем 113 кило идем, хәзер авырлыгым - 107 кг", - дип белдерде Вадим Захаров.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65963

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев