Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакансияләр бар

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасына конкурс игълан ителде. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә һәм 22 майда конкурска йомгак ясала. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Илдар Әхмәтгалиев киткәннән соң, февраль аеннан бирле әлеге вазифаны вакытлыча Илназ Газизуллин башкара. Шәһәр башкарма комитетында тагын ике җитәкче...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасына конкурс игълан ителде. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә һәм 22 майда конкурска йомгак ясала.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Илдар Әхмәтгалиев киткәннән соң, февраль аеннан бирле әлеге вазифаны вакытлыча Илназ Газизуллин башкара.

Шәһәр башкарма комитетында тагын ике җитәкче - икътисад һәм социаль планлаштыру, шулай ук хокук идарәләренә башлыклар кирәк. Беренчесен җитәкләгән Наталья Кропотова ел башында Наил Мәһдиев боерыгы белән Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән иде. Башкарма комитет мәгълүматларына караганда, әлеге идарәләргә башлыклар билгеләп куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев