Шəhри Чаллы

Вак­ци­на яса­ту – чир­ләр­дән ко­ты­лу­ның бер­дән­бер ысу­лы

Соң­гы ва­кыт­лар­да йо­гыш­лы авы­ру­лар һәм яңа ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се бе­лән авы­ру­чы­лар са­ны арт­ты. Бу кур­кы­ныч ви­рус­ның бер­кая да кит­мә­вен дә­лил­ли. 5нче шә­һәр хас­та­ха­нә­се ко­вид гос­пи­та­ле бу­лып эш­ли, ки­чә Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры гос­пи­та­ле дә янә­дән ко­вид гос­пи­та­ле ста­ту­сы ал­ды. Шу­ңа кү­рә вак­ци­на яса­ту ак­ту­аль мәсь­ә­лә бу­лып ка­ла би­рә.

Л.Га­ни­е­ва исе­мен­дә­ге 4нче ши­фа­ха­нә­нең ха­тын-кыз­лар кон­суль­та­ци­я­се мө­ди­ре, аку­шер-ги­не­ко­лог Ве­не­ра Ха­ри­со­ва әй­тү­ен­чә, при­вив­ка­лар бө­тен ил­дә бар, шу­ңа кү­рә аны яса­ту­дан ку­рык­мас­ка ки­рәк. “Ин­фек­ция га­рип­лек­кә ки­те­рер­гә мөм­кин, шун­лык­тан авы­ру ке­ше­ләр са­ны арт­кан­чы вак­ци­на ка­да­ту ях­шы­рак.
Исе­гез­дә бул­са, уз­ган га­сыр­ның тук­са­нын­чы ел­ла­рын­да Мәс­кә­ү­гә Һинд­стан­нан бик кур­кы­ныч  чир - диф­те­рия  кайт­кан иде. Аңар­дан Рос­си­я­дә 158 мең ке­ше авыр­ды, 4 мең ке­ше үл­де.  Бу чир­дә вак­ци­на­ция яса­тып кы­на ко­тыл­дык. 2015 ел кы­за­мык­ны бе­те­рү елы иде. Бө­тен ил­дә вак­ци­на­ция үт­те. Нә­ти­җә­дә кы­за­мык бе­лән авы­ру тук­тал­ды.
Вак­ци­на­ция җәм­гы­ять­тә ты­ныч­лык бул­сын өчен дә ки­рәк. Хә­тер­лә­сә­гез, күп­тән тү­гел Чал­лы­да кы­за­мык оч­рак­ла­ры ачык­лан­ды. Чир та­рал­ма­ды, при­вив­ка­лы ке­ше­ләр күп­че­лек­не тәш­кил ит­кән­гә  вак­ци­на­сыз ке­ше­ләр авыр­ма­ды. 
Грипп көч­ле рес­пи­ра­тор ин­фек­ци­я­ләр ара­сын­да иң кур­кы­ны­чы иде, хә­зер ко­вид та өс­тәл­де. Грипп­ның үзен­нән тү­гел, өз­ле­гү­лә­рен­нән, йө­рәк-та­мыр, нерв сис­те­ма­сы авы­ру­ла­рын­нан, ши­кәр чи­рен­нән күп үлә­ләр бит. Ко­вид ки­чер­гән ке­ше­ләр хас­та­ха­нә­дән чы­га, әм­ма бу алар ту­лы­сын­ча те­рел­де ди­гән сүз тү­гел.  Ко­ро­на­ви­рус­тан соң тром­боз, ин­фаркт һәм баш­ка чир­ләр бар­лык­ка ки­лер­гә мөм­кин.  Мон­дый кур­кы­ныч хәл­ләр бул­ма­сын өчен ко­вид-19га кар­шы кол­лек­тив имун­ни­тет  фор­ма­лаш­ты­рыр­га ки­рәк.
Хә­зер бел­геч­ләр ко­ро­на­ви­рус­ка кар­шы вак­ци­на­ны йөк­ле ха­ным­нар­га да яса­тыр­га ки­ңәш итә­ләр. Мин дә алар­га ку­шы­лам, чөн­ки йөк­ле ке­ше­не бо­лай да төр­ле авы­ру­лар са­га­лап кы­на йө­ри. Ко­ро­на­ви­рус­ны алар бик авыр ки­че­рә. Шу­шы көн­нәр­дә без­нең ши­фа­ха­нә­гә йө­рү­че,  20 ат­на­лык авы­ры бул­ган Нас­тя вак­ци­на ясат­ты. Алар ире бе­лән Ама­лия исем­ле кыз үс­те­рә­ләр. Нас­тя үзен һәм якын­на­рын сак­лау мак­са­тын­нан, вак­ци­на­ны үз те­лә­ге бе­лән ал­ды. Без аны тик­ше­реп, кү­зә­теп то­ра­быз. Ба­ры­сы да әй­бәт бу­лыр. Го­му­мән ал­ган­да, Та­тар­стан­да ко­ро­на­ви­рус­лы әни­дән ка­рын­да­гы ба­ла­га авы­ру кү­чү оч­ра­гы тер­кәл­мә­гән. Әм­ма, ви­рус йок­тыр­ган авыр­лы әни­ләр­нең ир­тә­рәк ба­ла та­бу­ла­ры, өз­ле­гү оч­рак­ла­ры кү­зә­те­лә.
Ко­ро­на­ви­рус бе­лән авыр­ган йөк­ле ха­тын­нар­га ке­са­рев ки­се­ме ясар­га ту­ры ки­лә, тром­боз­лар кү­зә­те­лер­гә мөм­кин.  Бу­ла­чак әни­нең га­и­лә әгъ­за­ла­ры­на вак­ци­на яса­тыр­га ки­рәк. Шу­лай ук бер-ике ел­дан ба­ла та­бар­га те­лә­гән ха­тын­нар да хә­зер при­вив­ка ясат­са, ях­шы­рак. ЭКО­га әзер­лә­нү­че ха­тын-кыз­лар­га исә ко­ро­на­ви­рус ки­чер­гән бул­са­лар, бу про­це­ду­ра­ны авыр­ган­нан соң 3-6 ай уз­гач кы­на ясар­га ки­ңәш ите­лә”, - ди­де ул.
Шә­һәр­дә ко­ро­на­ви­рус­ка кар­шы вак­ци­на­ны яшәү уры­ны бу­ен­ча ши­фа­ха­нә­ләр­дә, “Оме­га” сә­ү­дә үзә­ген­дә яса­тыр­га бу­ла. “Дә­ү­ләт хез­мәт­лә­ре” пор­та­лы  һәм ши­фа­ха­нә­ләр­нең ре­гис­т­ра­ту­ра­сы аша ал­дан  язы­лыр­га да мөм­кин. Вак­ци­на яса­тыр ал­дын­нан ан­ке­та ту­ты­ры­ла, ан­да чир­ләр­не күр­сә­тер­гә ки­рәк. Та­биб-те­ра­певт кан ба­сы­мын, тән тем­пе­ра­ту­ра­сын үл­чи. Ки­рәк­сә, өс­тә­мә ла­бо­ра­тор тик­ше­рү­ләр бил­ге­ли.
Вак­ци­ноп­ро­фи­лак­ти­ка - ирек­ле эш, лә­кин при­вив­ка­ның  100% дә­рә­җә­дә өз­ле­гү­ләр­не, үлем­не ки­сә­тә ал­га­нын оныт­мас­ка ки­рәк.
“Спут­ник V”ның бар­лык бил­ге­ле штамм­нар­га кар­шы кө­че җи­тә. Вак­ци­на­лар сос­та­вы­на S ак­сы­мы сос­та­вы­на кер­гән бар­лык ви­рус ком­по­нент­ла­ры да ке­рә, аның яр­дә­мен­дә ви­рус ке­ше ор­га­низ­мы­на ярак­ла­шып үтеп ке­рә”, - ди 4нче ши­фа­ха­нә та­би­бы Гөл­сә­рия Аб­дул­ли­на.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: