Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцинация буенча шәһәрдәшләребез фикере

Прививка турында шәһәрдәшләребез нинди фикердә? Шуларны белештек.

Гөлназ Вәлиуллина, 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары:
- Мин яңа коронавирус инфекциясе белән чирләп, хастаханәдә ятып чыктым. Әлеге куркыныч чир өзлегүләргә китерергә мөмкин. Безгә көн саен чирле кешеләр белән аралашырга туры килә. Шуңа күрә антитәнчекләрнең микъдарын тикшертеп тә тормыйча, вакцина ясаттым. Дусларыма, туганнарыма да коронавирустан вакцина ясатырга киңәш итәм, чөнки бу - йогышлы авыруларның таралуын туктатуның бердәнбер һәм нәтиҗәле ысулы. 
Резидә Юсупова, “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире-филиал җитәкчесе: 
- Мин коронавирус белән көтмәгәндә чирләдем. Үземне физик яктан бик нык дип ышанып йөри идем. Декабрьдә, еллык эшләргә йомгак ясап, киеренке халәттә йөргәндә мине вирус «эләктерде». Яңа елны ис-тәм сизмичә, температуралы килеш каршы алдым. Бик озак госпитальдә ятарга туры килде. Табиблар, шәфкать туташлары, санитарларның нинди авыр шартларда эшләгәнен, авыруларның ничек интеккәнен күрдем. Дәваланып чыккач, ике айга якын тернәкләнүдә булдым. Һич арттырусыз әйтәм - яңадан йөрергә өйрәндем, хәлсезлек, йөрәк кагу озакка барды. Берничә айдан чәчләрем учлап коела башлады. Аллаһка шөкер, анысы да төзәлде. Хәзер бар да әйбәт, тик үземнең, туганнарымның чирләгән вакытларын искә төшерсәм, йөрәгем жу итә. Өстәвенә, көн саен әле теге авырган, әле бу дигән хәбәрләр килеп тора. Яшерен-батырын түгел, үлүчеләр дә күп.  Авырган кеше буларак, минем антитәнчекләремнең дә күләме зур иде. Шулай булуга карамастан, табиб булып эшләүче дустым ясатырга киңәш итте. Спутник-лайт дигән бер тапкыр ясала торган вакцина ясаттым. Мин табибымның сүзләрен аяк астына салып ташлый алмадым, чөнки ул теләсә кайчан ярдәм кулы суза, чак кына авырсак та иң беренче аңа килеп киңәш сорыйм. Әле дә ул бар! Ә, гомумән, бу эшне үзенең мөмкинлекләрен исәпкә алып, һәркем үзе хәл итәргә тиеш дип саныйм. Иммунитетың булмаса, әшәке вирустан котылып булмый, диләр. 
Рәсим Хафизов, Чаллы татар Дәүләт драма театрының башкарма директоры:
– Әле бераз чирләп торам. Аннары, Аллаһы боерса, вакцина ясатам. Бу заманда үзең өчен генә түгел, якыннарыңны да кайгыртып яшәргә кирәк. Минем гаиләм, әти-әнием, балам бар. Үзем театрда һәрвакыт кеше белән эшлим. Якыннарымны куркыныч авырудан саклау өчен вакцина ясатырга кирәк, ул сәламәтлек өчен зарарлыдыр  дип уйламыйм. Үзем бөтен прививкаларны ясаттым, балабызга да тиешлеләрен ясатабыз.  

Рушания Алтай, Төркия:
– Төркиядә 30 яшьтән узган кешеләргә вакцинаны мәҗбүри ясаталар. Куркып яшәгәнче, без дә ясаттык. Аллаһы Тәгалә: “Сакланганны саклармын”, - дигән бит. 
Айна Зеттерлунд, Швеция:
– Мин бик каты авырдым. Иптәшем хастаханәдә эшли. Коронавирус котырган чакта авырулардан йоктырды, чирләде, аңардан миңа да иярде. Миндә антитәнчекләр булгач, ясатмадым. Ирем вакцинация ясатты. Үзем әлегә Америкада,  Вероникаларда.  Монда курыкмасаң битлексез йөрергә дә була.  Ресторан кешеләр белән тулган, уздырган чарада, бәйрәмнәрдә чикләү юк – күпме кирәк, шул кадәр кунак чакыра аласың.  Россиядән кешеләр килә, китә, ә менә Швециядән иптәшем һаман килә алмый, юллар ябык.  Йоран Копенгаген аша килеп була дигәч,  билет алган, тик Копенгагиннан кире кайтарып җибәргәннәр, чыгармаганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус