Шəhри Чаллы

Вакытлы матбугат – тормыш көзгесе

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте матбугатка язылу кампаниясенең иң кызган вакытында «Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧна яздыр» дип исемләнгән акция игълан итте. Аңа Чаллы шәһәре җитәкчеләре дә, халык та актив кушылды.

Акциянең асылы шунда - «Почта России» сайтына яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, кирәкле матбугатны сайларга һәм банк картасы белән түләргә кирәк. Бу очракта элемтә бүлекләрендә чиратта торасы юк.

Шәһәр башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова да әлеге акциягә кушылды. "Мин республикада һәм шәһәрдә нәшер ителә торган газета-журналлар белән танышып барырга тырышам, чөнки аларда Татарстан, Чаллы халкының тормышы, яңалыклар чагылыш таба. Газета-журналларны үзем дә, туганнарым да укый. "Әти-әниеңне" газетага яздыр акциясенә кушылып, 2016 елның икенче яртысына "Шәһри Чаллы" газетасына әтиемне яздырдым. Без гаиләбез белән бу газетаны яратып укыйбыз. Әтием Карл Мөхәт улы гомере буе укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Ул газетадагы барлык мәкаләләрне җентекләп укый, аннары фикер алышабыз", - ди Гөлнар Карловна.

Хөрмәтле җитәкчеләр, газета укчыларыбыз Сезне дә Дәүләт хезмәтләре порталы аша матбугатка язылырга өндибез. Абунәне элемтә бүлекләрендә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Ашыгыгыз, вакыт аз кала. #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: