Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Васил Шәйхразиев татар журналистларына: "Киләсе елда безне зур чаралар көтә"

Милләт хакына очрашу. Илнең төрле төбәкләреннән килгән матбугат әһелләре очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев шулай дип белдерде.

Бөтенроссия татар журналистлары форумы газета-журналлар мөхәррирләре һәм журналистлары өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып торды. Очрашуда шулай ук “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, 15 төбәктә 20 татар басмасында кушымта булып чыгып килүче “Без – бергә” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров та катнашты.

- Ел ахыры ул – узып бара торган елга нәтиҗәләр ясау, киләчәккә бурычлар кую вакыты. Киләсе елда безне зур чаралар көтә. Аларның берсе – ТАССРның 100 еллыгы. 19 декабрьдә үк юбилей чараларына старт биреләчәк. 2020 ел сугыш бетүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Сентябрь аенда Татарстан Президентын сайлаулар булачак. Тагын бер мөһим чара – 1 октябрьдән халык санын алу оештырыла. Бу вакыйгага битараф булып калырга ярамый. Ил өчен, без татарлар өчен ул бик зур вакыйга. Әлеге уңайдан матбугат чаралары аша халык арасында аңлату эшләре алып баруыгызны сорыйбыз, - диде Васил Шәйхразиев.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, кайда гына барса да, шундагы татарлар белән очрашулар уздыруын һәм аларның үтенечләренә колак салуын билгеләп үтте ул. Төрекмәнстанга баргач, андагы татарлар Президентка, татар телевидениесен карый алмыйбыз, дигән булган. Бер айда үтмәгән, алар кабельгә кертелгән. Үзбәкстанда да тиздән кабельгә керәчәкләр. Болар да милләттәшләребезгә үзенә күрә бер мәгълүмат җиткерү чарасы, диде Милли шура рәисе.

Түгәрәк өстәл артына җыелган матбугат чаралары мөхәррирләре үзләренең эш алымнары белән таныштырып үтте. Башкортстанның “Кызыл таң” газетасы мөхәррире Фаил Фәтхетдинов журналистларның газета өчен дә, сайт өчен дә язуларын, социаль челтәрләрдә актив булуларын сөйләде. Моның өчен, кызыксындыру чарасы буларак, кемнең хәбәре яки язмасы күпме укылганына карап, аерым гонорар бирелүен дә ассызыклап үтте. 

Язма матбугатны укучы буын өлкәнәеп бара, ә яшьләр интернетта утыра, димәк, аларны да укыту җаен табарга кирәк. Шуны күз алдында тотып, һәр журналистка социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларына бишәр мең дус җыеп, язмаларга репост ясарга һәм шуның белән сайтка керүчеләрнең санын арттыру бурычы куелган. Һәм бу алым үзен аклый да, ди баш мөхәррир.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да газетаны укучыларның олы яшьтә булуын, тора-бара аларны да югалту куркынычы барлыгын әйтеп, шулай ук газетаның сайтына игътибар бирелүен билгеләп үтте. Аудиторияне алар ярдәмендә генә арттырып була дигән фикерне җиткерде ул. “Ватаным Татарстан” яшьләр өчен аудиоформатта подкастлар эшли башлаган. Алга таба видео форматында да эшләргә җыеналар. Сайтыбызны укучыларның 40 проценты 24-40 яшьлекләр, аларга кызыклы булсын өчен төрле форматта эшләп карыйбыз, диде ул. 
“Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов тираж җыю максатыннан “Моңнар кайтсын авылга” дигән акция уздыруларын сөйләде. Газетаны иң күп яздырган авыл җирлегенә танылган бер җырчыны чакырып, концерт оештыралар икән. 

Сүз арасында баш мөхәррирләр почта белән кыенлыклар килеп чыгуын, газеталарны тарату авырлыгы турында да әйтеп узды.

Иртәгә әлеге чарада катнашучылар Ульян өлкәсенә сәфәр кылачак. Анда өлкә губернаторы Сергей Морозов белән дә очрашу узачак.

 

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/vasil-shykhraziev-tatar-zhurnalistlaryna-kilse-elda-bezne-zur-charalar-kt

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев