Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Василиса Володина кая киткән

 Астрологның җанатарлары Володинасыз тапшыру әллә ни кызык түгел дигән фикердә, тик моның белән риза булмаучы тамашачылар да бар.  

2 ел дәвамында Василиса Володина “Давай поженимся!” тапшыруы эфирына чыкты. Ә менә узган елның язында Лариса Гузеева белән Роза Сябитованың коллегасы кисәк кенә экраннардан югалды. Бактың исә,  астролог пандемия һәм коронавирус йоктыру  куркынычы аркасында яраткан эшен вакытлыча калдырырга карар иткән.

 Астрологның җанатарлары Володинасыз тапшыру әллә ни кызык түгел дигән фикердә, тик моның белән риза булмаучы тамашачылар да бар.   Mediascope  компаниясе мәгълүматары буенча,  “Давай поженимся!” Россиядә 100 популяр тапшырулар топ-исемлегенә керә.   Икенче сүзләр белән, россиялеләрнең 10% артыграгы  тапшыру эфиры   вакытында нәкъ “Давай поженимся”ны сайлаган. Чыннан да бу әйбәт күрсәткеч.  

Володина шоуга кайтырга каршы түгеллеген дә белдерә. Тик... әлегә дистанцион форматта гына.   Ә проект авторларын бу вариант канәгатьләндерми.  

“Василиса эфирларга йортындагы студиясендә төшерелгән видеоларны яисә онлайн-язмалар урнаштырырга тәкъдим иткән иде. Әмма  экспертлар фикерләрен видеошалтыратулар аша ишетә торган ток-шоу түгел бу. Шоуның форматы мондый “нарезкалар”ны күзалламый”, – дип сөйләделәр Володинаның коллегалары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев